16+

Флюра Сөләйманова: «Иптәш кызым үлгәч, аның дүрт баласы өстенә бардым бит мин»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманованың 80 яшьлеген билгеләп уздылар. Тыйнак, мөлаем һәм сабыр Флюра апаның юбилее да җылы атмосферада, ижат юлында бергә булган хезмәттәшләре, дуслары белән бергә түгәрәк табын артында узды.

Флюра Сөләйманова: «Иптәш кызым үлгәч, аның дүрт баласы өстенә бардым бит мин»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманованың 80 яшьлеген билгеләп уздылар. Тыйнак, мөлаем һәм сабыр Флюра апаның юбилее да җылы атмосферада, ижат юлында бергә булган хезмәттәшләре, дуслары белән бергә түгәрәк табын артында узды.

Әлеге чараны филармония директоры Кадим Нуруллин ачып җибәрде. Мәшһүр җырчыны гомер бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.

– Бүген без Флюра апа белән 80 яшьлеген шушылай билгеләп узарбыз да 85ен сәхнәләрдә үткәрербез, дип сүз куештык. Ул бүген дә күңеле белән 17 яшьтә. Һәрвакыт безнең белән элемтәдә тора. Киңәшләрен бирә, фикерләрен җиткерә. Татар артистының яше никадәр өлкәнрәк булса, татар милләтенең дә гомере озынрак булып күренә. Безнең артистлар дәүләтебезнең, халкыбызның әйдаманнары булып алгы планда бара. Күпчелек яңалык алардан килә. Флюра апа, сез бик матур кеше булдыгыз. Тормыш юлыгызда безнең өчен үрнәк итеп алырлык вакытлар бик күп. Сез ялгызыгыз гына эшләп өлгергән эшләрне бүген берничә кеше дә башкара ала торган түгелдер, – диде Кадим Нуруллин һәм Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдиновның телеграммасын тапшырды.

Татарстанның халык артисты, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, мондый мәҗлесләр сирәк була. Шуңа күрә бәйрәмгә дә җырчының моңнарын, җырларын тыңлап, күңеленә сеңдергән кешеләр килгән.
– Артист кеше өчен иң кадерлесе – аның иҗатташлары тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам. Һәм сезне яраткан тамашачыгыз һәрвакыт яныгызда булды. Артист халкы өчен бу да иң кадерле әйбер, – диде Айдар Фәйзрахманов.
Матур кичәдә кем генә сүз алса да, Флюра апаның ятимлек ачысын татуын (36 яшьлек әниләреннән биш бала кала алар), дус кызы вафатыннан соң аның дүрт баласын җылы канаты астына сыендыруын, иҗат юлында гаделсезлекләр белән очрашуын телгә алды. Ләкин бернигә дә карамастан, аның бәхетле булуын ассызыкладылар. Флюра апаның бик сабыр, тыйнак, гайбәт сөйләмәс кеше булуына басым ясадылар.
– Кая гына барсак та, Флюра апа балаларын гел олы ярату белән сөйләде. Балаларның берсе дә аңа «Әни» диеп эндәшмәде. Мин бервакыт Флюра апага бу хакта әйткәч, ул: «Әни» дип тә яратмаска мөмкиннәр, «Флюра апа» дип тә яратырга мөмкиннәр», – диде. Һәм шулай булып чыкты да. Балалары аның өчен үлеп тора. Флюра апа бәхетле әни булып яшәде. Аннан соң ул беркайчан да әниләре куенында үсмәүләренә сәхнәдә дә, аның артында да басым ясамады, чөнки ул чыннан да үзен бәхетле итеп тойды. Аеруча иҗатта бәхетле иде, – диде Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов.

Соңрак без җырчы белән аралашкан вакытта бу мәсьәләгә карата аның үзенең дә фикерен ишеттек.
– Бәхетле вакытларым күп булды. Шулай да тормышымның бөтен матур, рәхәт чагы концертлар куеп йөргән вакыт булгандыр ул. Без гомер буе трактор арбасында йөрдек. Катлаулы булды, ләкин сәхнәгә халык арасына чыккач, авырлыклар онытыла да, үзебезне иң бәхетле кеше итеп хис итә башлый идек. XIII Ваһапов фестивале гала-концертында Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый-милли премия тапшырганнар иде үземә. Авырып торган чакка туры килде, ләкин барыбер, бар көчемне җыеп, сәхнәгә чыктым. Җырлап җибәргәч, халык, аягүрә басып, алкышларга күмде. Монда ничек рәхәт булмасын? Күңелгә бик рәхәт булды, әлбәттә. Аеруча 80гә җиткәч. Яшь чагымда да мине халык яратты, сорады. Заманында «махсус белеме юк» дигән кара тамга бар иде. Филармониягә безнең ишеләрне кабул итмәделәр. Казахстанда аттестация алып кайткач, җыр һәм бию ансамбленә алмадылар. Радист дигән һөнәрем бар иде. Шуңа күрә радиога эшкә алдылар. Ә бу кәҗәне кәбестә басуына куып җибәргән кебек булды инде. (Көлә.)

Аннан соң, үз балаларым булмаса да, әни бәхетен дә татыдым. Иптәш кызым үлгәч, аның дүрт баласы өстенә бардым бит мин. Балалардан: «Әни дип әйтәсезме?» – дип еш сорадылар. Мин килгәндә, кечкенәләре – игезәкләре – беренче сыйныфта укыйлар иде. Барысы да нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый торган яшьтә бит. Хәзер менә шул дүрт баланың берсе юк инде. Ике ел элек үлеп итте.... Иң якыны да шул булгандыр. Аэропортта диспетчер булып эшли иде. Өйдәге бөтен мәшәкатьләр аның өстендә иде. Хәзерге вакытта кызым белән киявем, улым белән киленем янында яшим. Бик тәрбиялиләр.

– Үкенечләр калмады, димәк, Флюра апа?
– Үкенечләрем юк. Сәхнәгә чыкмаган булсам, бәлки... Ә ничек чыкмаска? Барыбер чыга идек. Радио – иң җырлый торган җир бит инде ул! Җырлар өчен, халыкка моңымны җиткерер өчен уңайлырак та булды әле миңа. 80 яшькә җитәрмен дип уйламаган идем, әлбәттә. Шаккаткыч бит инде. Сәламәтлегем соңгы бер-ике елда гына какшады. Трактор арбасында йөрүләр үзен сиздерә башлады: аякларым авырта. Йөрәгем белән дә проблемалар бар.

– Яшь җырчылар иҗатын күзәтәсезме?
– Яшь талантларның иҗатын күзәтеп барам, ләкин менә шушы җырчыны аеруча яратам, дип әйтә алмыйм. Мин үзебезнең заман җырчыларын да бертигез күреп яраттым. Яшьләрнең өлкән буын җырчыларының җырларын башкаруларына да каршы түгел мин. Рәхәтләнеп җырласыннар. Алар җырламасын дигәнгә исем китә. Безнең заманда мин башкарган җырны башка җырчы башкарса, мин яхшы җырлаганны һәм ул җырның да яхшы булуын аңлата иде.

– Җитәкчеләр тарафыннан ярдәм тоясызмы, Флюра апа? Сезгә булган кадер-хөрмәт җитәрлек дәрәҗәдәме?
– Миңа хуҗалар белән якыннан аралашырга туры килгәне булмады. Башкаларга да, үземә карата да артык кадер-хөрмәт булганын сизмәдем. Үлгәч бөтенләй кирәкми инде ул. Менә Илһам Шакиров китте. Ул булмагач, бик сәер хәзер. Илһам миңа бер «контроль» шикелле иде. Сүзне ялгыш әйтеп җырлаудан кыенсына идем. Ул тыңлар да бәяләр шикелле иде. Хәзер андый «контроль» бетте. Мин хәзер үземә-үзем «Контроль». (Көлә.)
Флюра Сөләйманова үзе әйтүенчә, җырчы 8 март көнне туган, ләкин ул вакытларда бу күпләргә хас булганча, документка 10 март дип язганнар.

– Туганнар, балалар – барысы да 8 март көнне котларга җыелды. Берсе дә чәчәксез килмәде. Өйдә тәрәзә төбе саен чәчәк гөлләмәләре. Үтерәләр инде алар чәчәкләр белән. Кыйммәт бит әле алар, нигә шулкадәр мәшәкатьләнергә инде? – дип елмаеп куйды татарның мәшһүр һәм шул ук вакытта бик тыйнак җырчысы.

Фото: Татар-информ/ Салават Камалетдинов

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading