16+

Фомин урынына - Вәлиева: Татарстанда Иҗтимагый палата рәисе алышынды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы утырышында әлеге оешманың яңа җитәкчесе сайлап куелды. 

Фомин урынына - Вәлиева: Татарстанда Иҗтимагый палата рәисе алышынды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы утырышында әлеге оешманың яңа җитәкчесе сайлап куелды. 

Моңа кадәр әлеге вазыйфаны Анатолий Фомин башкарды. Бүгеннән исә палата белән Зилә Вәлиева җитәкчелек итәчәк. 

"Иҗтимагый палата эшендә файдалы булу, нәтиҗәле эшләүдән башка амбицияләрем юк. Гражданлык җәмгыяте буларак Иҗтимагый палата оешуын Президент та билгеләп үтте", - диде Зилә Вәлиева һәм үзгәрешләр кичерә торган заманда Иҗтимагый палата үз вазыйфаларын тулысынча үтәячәгенә вәгъдә бирде. 

Иҗтимагый палата составында 60 кеше кергән. Аларның егермесен - ТР Президенты, егермесен - республика парламенты, егермесен исә Иҗтимагый палата сайлый һәм раслый.

Мәгълүмат өчен. Зилә Вәлиева 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туган. 

Югары Совет Рәисенең беренче урынбасары, Татарстан мәдәният министры кебек югары вазыйфаларны биләгән. 2012 елдан "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры булып эшләде.

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading