16+

Француз әбиләр атна саен чәч ясатырга йөри (+фотолар)

Ольга Бортникова-Диксон безне Франция белән таныштыра.

Француз әбиләр атна саен чәч ясатырга йөри (+фотолар)

Ольга Бортникова-Диксон безне Франция белән таныштыра.

Ольга тумышы белән Көнчыгыш Казахстаннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Петербургның шәһәр мохите белән идарә итү, шәһәр төзелеше һәм нәшрият академиясенә укырга китә. Диплом алгач, нәшриятта эшләп ала. Петербургта булачак ире Фамоус белән таныша.

Фамоус тумышы белән Нигериядән, үзе Франциядә яши. Күпмедер вакыт аралашып торганнан соң, Ольга аның янына китеп бара. Үзе әйтмешли, унбиш ел башня астында яши. Ире белән ике бала үстерәләр. Ольганың открытка, марка һәм канцелярия кирәк-ярагы сата торган үз интернет кибете бар.

– Францияне беренче күрүемдә үк яраттым. Ул беренче чиратта лаванда кырлары һәм төрледән-төрле деликатеслары белән җәлеп итә, – дип сөйләде ул безгә. – Гомер буе Франциягә бөтен дөньядан тәмле ашарга яратучылар килгән, чөнки монда ризык әзерләү һәм авыз итү культ дәрәҗәсенә җиткән. Иң билгеле ризык – киш. Ил халкы арасында “киш ул – гел үзең белән булган бәйрәм” дигән гыйбарә дә бар. Француз круассаннары белән яңа пешергән каһвә исе үзе генә дә ни тора. Йоклар алдыннан каһвә эчү гадәтләре мине бөтенләй гаҗәпләндерә. Төнге сәгать унбердә миңа беренче тапкыр каһвә эчәргә тәкъдим иткәннән соң, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Ә хәзер инде ияләштем. Французларның табынында яшелчә бик күп. Ризык әзерләгән вакытта ингредиентларны озаклап сайлыйлар. Тәмләткечләрнең исен кат-кат исниләр, итнең яраклылык вакытын бик җентекләп тикшерәләр.

Тагын бер аерылып торган яклары – алар гел елмая һәм тормыштан рәхәтлек ала белә. Бик ягымлылар да. Көне буена “хәерле иртә”, “рәхмәт”, “зинһар”, “гафу итегез”, “кичерегез” кебек сүзләрне әллә дистә тапкыр ишетергә туры килә. Бер генә тапкыр рәхмәт әйтү килешә торган эш түгел. Бер генә әйткәнсез икән, йә сезгә берни ошамаган, яки кече күңелле түгелсез. Шуңа да рәхмәт дип кимендә өч мәртәбә әйтергә кирәк. Шуннан соң гына сезгә ышаначаклар.
Өлкән яшьтәге әбиләр атнага бер тапкыр чәчтарашханәгә йөри, туфли төсенә туры китереп сумка сайлый. Россиядәге әбиләрдән алар бик нык аерыла.
Баштагы вакытларда суны краннан эчүләре дә шаккатырды. Аны рестораннарда графинга агызып куялар, конференцияләр кебек зур чаралар барышында да тәкъдим итәләр.  

Бу илдә яшәүчеләр өйдә булган бөтен кәгазьне, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, гомерләре буена саклый.
Франциядә, синең белән нәрсә генә булса да, иң беренче чиратта янгын сүндерүчеләр булыша. Башка хезмәтләргә караганда алар тизрәк килеп җитә һәм хәтта ашыгыч медицина ярдәме дә күрсәтергә мөмкиннәр. Башка коткару операцияләрен дә башкаралар. Шуңа да халык аларга зур хөрмәт белән карый.

Ялга да зур иътибар бирәләр. Офисларда, банклар, дәүләт учреждениеләрендә төшке аш вакыты ике сәгатькә кадәр сузыла. Алда әйтүемчә, монда ашау культ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Төшке ашны ашыкмыйча ашыйлар, беркая да кабаланмыйлар. Кемдер бу вакыт аралыгында парк-скверларда да йөреп керә.

Французлар белән сөйләшкәндә, алар синең соравыңа яки йомышыңа иң беренче юк дип әйтә. Комик Оливье Жиро бу гадәтне, башта юк дип әйтү соңыннан әйе дип әйтергә мөмкинлек бирә, дип аңлата. Башта ук әйе дип әйтсәгез, аннары юк дия алмыйсыз, ди ул. Юк сүзенең синонимы – “бу катлаулы булырга мөмкин”. Шул ук вакытта юк дип әйтүләре ул ахыргы җавап булмаска да мөмкин, синең позицияне яхшырак аңлау өчен алар сине шул рәвешле фикер алышырга чакыра.

Французлар акчаны кысып тота, тик бу алар саран дигән сүз түгел. Суга, электр утына, башка шундый чыгымнарга чынлап та бик сак карыйлар. Ә менә тормыш рәхәтлекләре өчен акчаны жәлләмиләр. Барларга һәм рестораннарга йөрергә яраталар. Үз күңелләре өчен акчаны рәхәтләнеп сарыф итәләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading