16+

Французлар Казанда үз «куыш»ын тапты

«Түземсезлек белән көттек һәм әлеге очрашуга әзерләндек. Безнең өчен сез кунакларны кабул итү – зур хөрмәт.

Французлар Казанда үз «куыш»ын тапты

«Түземсезлек белән көттек һәм әлеге очрашуга әзерләндек. Безнең өчен сез кунакларны кабул итү – зур хөрмәт.

Шуңа да ишекләребез – киң ачык!» – Казанның 9нчы гимназиясе директоры Марина Кузнецова Worldskills чемпионатында катнашырга килгән Франция вәкилләрен шулай дип сәламләде.

«Бер ил – бер мәктәп» проекты кысаларында узды әлеге очрашу. Башкала уку йортларына дөньяның төрле ил делегацияләре беркетелгән. Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Дөнья чемпионаты вакытында алар Казан мәктәп-гимназияләрендә һәм лицейларында булачак.

Казанда уза торган WorldSkills чемпионатында Франция­дән 37 компетенция буенча 40 конкурсант катнаша. Делегация составында 36 эксперт та бар.
Франция вәкилләрен шә­һәрнең 9нчы гимназиясенә кунакка дәшү идеясе юктан гына тумаган: биредә чит тел буларак француз теле өйрәтелә, гимназиядә хәтта әлеге ил белән бәйле тарихны чагылдырган махсус музей да бар. Иң мөһиме: укучылар арасында француз телендә иркен аралашучылар да күп. Шуңа да Франция вәкилләре үз иленә эләккән кебек булгандыр.
– Балалар француз телен өйрәнә, ул телне ярата һәм сезнең белән аралашырга да әзерләр, – диде гимназия директоры кунакларга.

Һәм шулай булып ­чыкты да, директорның сәламләвеннән соң очрашу тулысынча француз теленә күчте: җырлар да шул телдә яңгырады, музей, һөнәри осталык күргәзмәсе белән таныштыру һәм җылы аралашу да...
Очрашуның төп асылы эшче һөнәрләр белән бәйле булганлыктан, гимназия әлеге юнәлештә башкарылган эшләре белән дә таныштырып калырга ашыкты. Директорлары әйтүенчә, гимназия укучылары «Ворлдскиллс юниор» бәйгеләрендә катнашып, сертификатларга лаек булган инде. Беренче чирканчык алынган. Шундый башлангыч, кем белә, вакыт узу белән, бүгенгедәй Чемпионатка да юл салырга булышыр бәлки. Һәрхәлдә, укучылар эшеннән торган күргәзмәне кунаклар югары бәяләде.

Кунаклар димәктән, Франция делегациясен очрашу барышында үз илләренең WorldSkills президенты Мишель Гизанбэр җитәкләде. Азактан гимназия ишегалдына «Эйфель манарасы» урнаштырылды.
PS. 2015 елда Казан, Парижны узып, WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булса, шушы көннәрдә Чемпионатның 2023 елда Франциянең Лион шәһәрендә узачагы билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Франциянең хезмәт ­министры Мюриель Пенико белән очрашып, аларга чемпионатны оештыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading