16+

Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

Бүген Казан зооботаника бакчасында «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар – Татарстанның төрле районнарыннан 13 укучы. Дүрт номинация буенча призерларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

Бүген Казан зооботаника бакчасында «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар – Татарстанның төрле районнарыннан 13 укучы. Дүрт номинация буенча призерларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчелеге исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда партия проектларының популярлыгын билгеләп үтте. "Балалар илне рәсемгә төшерә" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы илнең төп бәйрәме - Россия көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, – диде Татарстан парламенты җитәкчесе. –Быел "Татарстан" телекомпаниясе тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе ярдәме белән үткәрелгән конкурс инде 17 нче тапкыр безнең партиянең үсеп килүче буынны тәрбияләү, аларның иҗади башлангычларын үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен күрсәтә. 10 меңнән артык бала үзләренең рәсемнәрен тәкъдим итте. Финал өлешенә 518 рәсем узды. Минемчә, жюрига бер дә  җиңел булмагандыр.  Әмма ассызыклап үтәсем килә, мондый конкурсларда җиңелүчеләр булмый, барлык яшь рәссамнар җиңде, чөнки мондый чараларда катнашу балаларда иҗади сәләтләрне һәм җиңүгә омтылуны гына үстерми, ә шулай ук аларны һәрьяклап үстерә, әти-әниләренә, укытучыларына, үз мәктәбенә, кече ватанына һәм илебезгә мәхәббәт хисе тәрбияли. Без тагын бер кат балаларыбызның искиткеч, талантлы булуына инандык, республиканың киләчәге ышанычлы. Конкурсны оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм партнерларына рәхмәт! Ә балаларга яңа уңышлар һәм җәйге ялларын матур һәм файдалы итеп үткәрүләрен".

«Балалар илне рәсемгә төшерәләр» төбәк партия проекты координаторы, конкурсны оештыручы һәм илһамландыручы Дмитрий Второв зооботбакча коллективына актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм учреждение директоры Сергей Павловка оештыру комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасында шулай ук Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" ТРБ Секретаре урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Дәүләт Советы депутаты, "Аҗаган" ПБ генераль директоры Артур Габделҗанов, конкурсның эксперт советы рәисе Валентина Липужина, "Татарстан" ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Казан дәүләт мәдәният институты проректоры Татьяна Леонтьева һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең директор урынбасары — юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау идарәсе башлыгы Светлана Бикчәнтәева катнашты.

«Россиядә педагог һәм остаз елы» номинациясендә Яр Чаллының 15нче балалар иҗат йорты тәрбияләнүчесе Алиса Шәрипова, Чирмешән муниципаль районының Лашман урта мәктәбе укучысы Сөмбел Газизова, Нурлат муниципаль районының Якушкино урта мәктәбе укучысы Герман Богданов һәм Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алина Гнибедина җиңүчеләр булдылар.

«Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» номинациясендә Әгерҗе шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айназ Закиров, Теләче урта мәктәбе укучысы Максим Гарипов һәм Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе укучысы Адел Әхмәтгалиев җиңүчеләр дип танылды.

Буа шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укучысы Диләрә Сибгатуллова, Түбән Кама шәһәренең 22 нче урта мәктәбе укучысы Ралина Ибушева һәм Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Самира Абдуллина «Куркынычсыз юллар»номинациясендә җиңү яуладылар.

"Мин-патриот" номинациясендә беренче урынга  1 нче Тәтеш урта мәктәбе укучысы Софья Коновалова рәсеме, икенче урынга  Бөгелмә шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укучысы Дарья Мазлова эше һәм өченче дәрәҗә дипломга Казанның Вахитов районы 39 нчы урта мәктәбе укучысы Тимур Зарипов лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading