16+

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан җире эш сөючән һәм инициативалы кешеләре белән дан тота

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан җире эш сөючән һәм инициативалы кешеләре белән дан тота

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

 Татарстан җире элек-электән эш сөючән, талантлы һәм инициативалы кешеләре белән дан тота. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1 Май чын мәгънәсендә язгы яңарыш символы, хезмәткә тирән хөрмәт билгесенә әверелде. Бу тынычлык, татулык һәм безнең күпмилләтле халыкның бер максатка – имин һәм бәхетле яшәү өчен берләшүен чагылдырган бәйрәм. Ул рухи күтәренкелек бүләк итә, яшәү һәм иҗат итү теләген уята», - диелә мөрәҗәгатьтә.

«Татарстан җире элек-электән эш сөючән, талантлы һәм инициативалы кешеләре белән дан тота, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Оешкан вакыттан алып йөз ел дәвамында республика берничә буынның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә куәтле сәнәгый, фәнни һәм мәдәни потенциалы, ныклы демократия традицияләре, заманча норматив-хокукый базасы булган, икътисади яктан үсеш кичергән һәм үз-үзен тәэмин итә торган төбәккә әверелде. Без ирешелгән уңышларыбыз белән горурланырга хаклы».

Шул ук вакытта, ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, безгә күп кенә үзгәрешләр һәм сынаулар чорында яшәргә насыйп булды. Бүген коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә финанс һәм көнкүреш проблемалары, тормыш һәм гаилә мәшәкатьләре һәркемнең иңенә авыр йөк булып төште. Әмма Ватан тарихында бүгенгедән катлаулырак дәверләр дә булды. Татарстанлылар аларны һәрвакытта да үз көчләренә ышанып, лаеклы рәвештә кичерде.

«Югары гражданлык җаваплылыгы, дөньяда барган вакыйгаларга битараф булмау һәм социаль аңлылык, намус белән эшли белү безнең киләчәк уңышның төп нигезе булачагына ышанам. Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә әлеге бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек теләп калам. Барлык хыялларыгыз һәм өметләрегез чынга ашсын, ә өйләрегездә тынычлык һәм муллык тантана итсен. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

http://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading