16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшь галимнәргә үз белемнәрен файдаланырлык  урыннар күп"

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәрне һәм республиканың дәүләт стипендияләре лауреатлары булган югары уку йортлары студентларын хөрмәтләү тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, фән үсеше һәм фәнни кадрлар әзерләү мәсьәләләре Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшь галимнәргә үз белемнәрен файдаланырлык  урыннар күп"

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәрне һәм республиканың дәүләт стипендияләре лауреатлары булган югары уку йортлары студентларын хөрмәтләү тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, фән үсеше һәм фәнни кадрлар әзерләү мәсьәләләре Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшь галимнәргә үз белемнәрен файдаланырлык  урыннар күп"
"Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме" республика бәйгесенә һәм студентлар һәм курсантларга, аспирантларга, дәүләт һәм шәхси уку йортларының адъюнтларына махсус дәүләт стипендиясен билгеләүгә багышланган чара республиканың Милли китапханәсендә узды.
Яшь галимнәрне һәм студентларның талантлы вәкилләрен Россия фәне көне белән котлап, парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәргә белемнәрен һәм сәләтләрен кулланыр урыннар җитәрлек булуын билгеләп үтте. Ул галимнәрне республиканың күп тармаклы икътисадын саклап калу һәм үстерү өчен эшләргә чакырды.
"Сезнең фәнни белем үсешенә керткән өлешегезне,  талантыгызны, максатчанлыгыгызны, сезнең остазларыгыз һәм укытучыларыгыз тапшырган традицияләргә тугры булуыгызны таныйбыз, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. –  Әлбәттә, яшь галимнәребезнең зур фәнни ачышлары турында сөйләгәндә, мин Казан университеты доценты Ирек Мөхәммәтдинов исемен атап үтәргә һәм аны котларга телим, аңа илебез Президенты Указы белән «Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу Татарстанның бүгенге буын галимнәренең кайчандыр республикабызны дөньяга таныткан өлкән буыннарның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүен раслый".
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, фән үсеше һәм фәнни кадрлар әзерләү мәсьәләләре Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. "Ил субъектларын фәнни-технологик үстерү илкүләм рейтингында безнең республика бишенче урында тора, - диде ул. - Һичшиксез, бу республикада эшләүче 13 меңләп галимне берләштергән бергәлекнең зур казанышы. Шул исәптән фәнни юнәлешне аңлы рәвештә сайлаган яшь галимнәребезнең дә. Бүген республикада фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру өчен төрле ярдәм чаралары эшли. Алар арасында грант һәм стипендия программалары, фәнни премияләр бар. Татарстанда фәнни эшчәнлеккә еллык чыгымнар 20 миллиард сумнан артып китте!"
Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәрнең республиканың социаль-икътисадый үсеш документларын фәнни яктан тәэмин итүдә катнашуын зур канәгатьлек белән билгеләп үтте. "2022 елда республиканың академик җәмәгатьчелеге катнашында Татарстанның фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы һәм Стратегия әзерләнде – диде Татарстан парламенты җитәкчесе. –  Аларда 2030 елга кадәр төп максатлар билгеләнгән һәм аларга ирешү буенча төп чаралар формалаштырылган.  Сез киләчәктә дә республикабыз һәм илебезнең технологик алгарышы өчен, иң амбициоз максатларга йөз тотып, актив һәм кискен рәвештә көрәшерсез дип ышанам. Кыска вакыт эчендә Россиянең технологик суверенитетын, җитештерүдә  бәйсезлекне тәэмин итәргә кирәк булачак. Бүгенге бүләкләр яңа фәнни биеклекләргә таба хәрәкәтегезнең бер баскычы булсын, ә төп уңышыгыз  –сезнең  ачышларның халыкка китергән файдасы булачак".
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин "Җитештерү тармагы өлкәсендә иң яхшы яшь галим" номинациясендә җиңүчеләр Регина Агафоновага («Дәүләт гамәли оптика институты фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ),  Илмир Хәбибуллинга ("В.Б. Шнепп ис. Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты" АҖ) һәм Айдар Сагетдиновка ("Татэнерго" АҖ) бүләкләр тапшырды.
2022 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсында 21 яшь галим җиңүче дип танылды.
22 аспирант һәм адъюнкт, 48 курсант һәм югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты махсус дәүләт стипендиясенә ия булдылар.
Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән 2021 ел Россиядә 2022-2031 елларда узачак Фәнни унъеллыкның башы булды. Талантлы яшьләрне тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итүне, ил гражданнарының Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында хәбәрдарлыгын арттыруны, шулай ук тикшеренүчеләрне һәм уйлап табучыларны җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү унъеллыкның төп бурычлары санала.
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading