16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләр инициативасыз дигән фикер белән килешмим"

Бүген Казанда IT-паркта "ПолитЗавод-2021" республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы узды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Быел проектта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 827 кеше катнашырга теләк белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләр инициативасыз дигән фикер белән килешмим"

Бүген Казанда IT-паркта "ПолитЗавод-2021" республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы узды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Быел проектта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 827 кеше катнашырга теләк белдерде.

- Яшьләрне иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә җәлеп итүче «Политзавод» проекты беренче ел гына гамәлгә ашырылмый, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - мондый эш формасы үзен аклады, ел саен сигез йөзгә якын гариза алабыз. Быел проектта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 827 кеше катнашырга теләк белдерде. Яшьләр проектка актив кушыла, яшьләргә кагылышлы проблемаларны күтәрә, шул ук вакытта үзләре дә әлеге проект белән бергә үсә".

Парламент башлыгы әйтүенчә, "Политзавод - 2021"гә бик җаваплы чорда старт бирелә: алдан тавыш бирү башланды, аның барышында Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар билгеләнәчәк, сайлау кампаниясе алда тора. Праймеризда һәм сайлауларда битараф булмаган яшьләр катнаша, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. "Мин кайбер тәнкыйтьчеләр бәяләвен кабул итмим, алар яшьләр бүген инициативасыз, диләр, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - безнең яшьләр креатив, кызыксынучан, студентлар, волонтерлар һәм "Политзавод" проекты моңа дәлил булып тора".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, "Политзавод" - яшь лидерларга һөнәр сайларга,   үзен иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек өлкәсендә сынап карарга ярдәм итә торган яхшы белем бирү программасы да. "Без дөрес юлда дип уйлыйм, - диде ул, - булган проблемаларны хәл итү юлларын эзләүче яшьләрне җәлеп итәбез". Күпләр өчен проект инде "кадр лифты" булды.

Алда торган праймериз һәм сентябрьдә булачак Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында сөйләгәндә, парламент башлыгы проектта катнашучыларны сәяси яктан актив булырга чакырды. "Үзегезне республикабызның сәяси тормышында табыгыз, - дип мөрәҗәгать итте ул "заводчылар"га, - читтә калмагыз. Безгә Татарстанның әзерлекле вәкилләрен Россия парламентының түбән палатасында сайларга кирәк, һәр тавыш мөһим һәм кыйммәтле».

Проектта катнашучылар 175 нче гимназиядәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган мәктәп укучыларын һәм педагогларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Парламент башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Дәүләт Советында корал турындагы законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләү буенча эшче төркем оештырылган. 2018 елда Керчь политехника көллиятендә массакүләм үтерүдән соң Татарстан Дәүләт Советы депутатлары корал сатып алу өчен яшьне 21 елга кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Закон чыгаручыларга әлеге проблемага яңадан кайтырга кирәк дип уйлыйм, диде ул.

«ПолитЗавод» - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр актив яшьләрне республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итүгә юнәлтелгән иҗтимагый проект. Алты ай дәвамында конкурста катнашучылар үз проектлары буенча остазлар белән эшләячәк. Белем бирү модульләре «Сәясәт», «Законнар чыгару нигезләре», «Иҗтимагый лидер», «ПолитЗавод Про» кебек 4 төп юнәлешләр буенча узачак. Моннан тыш, яшь лидерлар "Сәяси көрәшләр" бәхәс мәйданчыгында сәяси дебатларда катнаша алачак.

Гариза бирү кампаниясе 25 марттан 1 майга кадәр барды. Быел 827 гариза килгән. Әңгәмәләр нәтиҗәсендә 100 катнашучы сайлап алынган. Проект финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә булачак. Проектта җиңүчеләр гадәттәгечә Страсбургта Европа Советының Яшьләр үзәгендә булу, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары кураторлыгы астында стажировка узу мөмкинлеген алачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading