16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»

Узып бара торган ел безнең өчен нәтиҗәле һәм вакыйгаларга бай булды. Парламент эшчәнлеге федераль советта да югары бәя алды, Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында хуплау таба.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»

Узып бара торган ел безнең өчен нәтиҗәле һәм вакыйгаларга бай булды. Парламент эшчәнлеге федераль советта да югары бәя алды, Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында хуплау таба.

Татарстан Дәүләт Советының 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган традицион матбугат очрашуында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

Спикер, Дәүләт Советы комитетларының эшен уңай бәяләп, алар тагын да активлашып эшли башлады, диде. Билгеле булганча, һәр комитет каршында экспертлар советы эшләп килә. Әлеге совет вәкилләре, закон проектларын кабул итәр алдыннан, аларны ныклап тикшерә, фикер алыша, үз тәкъдимнәрен кертә. Бу законнар чыгару тәкъдимнәрен эшләгәндә аңа объектив яктан якын килергә булыша.
– Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин да һәр профильле комитет каршында экспертлар советы булдырырга тәкъдим итте. Безнең исә бу өлкәдә күпмедер тәҗрибәбез инде бар. Без бу эшне алданрак оештыра алдык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшчәнлеген югары бәяләде.
– Быел "Мәрхәмәт" берләшмәсе күпьяклы эшчәнлек алып барды. Районнарга чыгып, халык белән очраштылар, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, ветераннар оешмалары, медицина һәм мәгариф учреждениеләре аларның күз уңында булды, – диде ул.
Быел парламент ун утырыш үткәргән, аларда 99 закон кабул ителгән, 350 мәсьәлә каралган. Алар арасында иң мөһимнәре дип, Фәрит Мөхәммәтшин беренче баланы уллыкка алганда акчалата ярдәм, 80 яшьтән узган һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне капиталь ремонт взносыннан азат итү, пенсиягә чыгу алдында торган кешеләргә льготаларны саклау турындагы законнарны аерып әйтте.
Парламентара элемтәләр дә елдан-ел киңәя. Ямал-Ненец автоном округы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Иран, Бөекбритания парламентлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Парламент эше тагын да нәтиҗәле булсын өчен, быел беренче тапкыр комитетларның барлык утырышларында кабул ителеп республика территориясендә гамәлгә кергән законнарның ничек эшләве, аның файдасы турында фикер алышулар да оештырылган. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, моны контрольдә тоту шулай ук бик мөһим.

Ул, сайлаучылар белән эшләүнең яңа формалар эзләүләрен сөйләгәндә, комитетларның авыл җирләренә, төрле производстволарга барып күчмә утырышлар үткәрүен һәм аларның үзләрен аклавын ассызыклады.

– Безне халык ышанып сайлап куйды, безнең өчен тавышын бирде. Аларның теләкләрен, моң-зарларын ишетергә, ачык булырга тиешбез. Шуны күздә тотып, "Законны бергә язабыз" дигән проект барлыкка килде. Ул халыкны закон чыгару эшенә җәлеп итәргә булыша. Теләге булган һәр кеше парламентка, хакимият органына үзенең теләге белән мөрәҗәгать итә ала. Халыктан иллегә якын шундый мөрәҗәгать кабул ителде. Алар профильле комитетларга җибәрелде. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш. Без шуның белән халыкка якынаябыз, – диде Дәүләт Советы рәисе.

Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре уздыру алга таба да дәвам итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу да үзенә күрә бер эш формасы булып тора.
– Хәзер укыту системасы, мәктәпләрдәге заманча техникалар безнең чордагы кебек түгел, яшьләр дә башка, бик мәгълүмати, хәбәрдар, активлар, үз фикерләрен җиткерә беләләр, бәхәскә дә керәләр. Алар безнең булачак сайлаучыларыбыз, республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерәчәк кешеләр. Бу мине бик сөендерә, – диде спикер.
Узып бара торган елда Дәүләт Советы адресына гражданнардан 2 740 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
– Азмы-күпме икәнен әйтә алмыйм, әмма моны гражданнар тарафыннан парламентка ышаныч күрсәтү дип бәялибез. Үз чиратыбызда без һәр мөрәҗәгатьне контрольгә алдык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай Татарстан парламентының халыкны борчыган проблемаларны федераль үзәккә вакытында җиткерә алу һәм аның нәтиҗәсез калмау очракларын да билгеләп узды.
– Беларусиядән сөт продукциясе күпләп кертелгәч, сөт бәясе бик нык төште. 23-24 сумнан 18 сумга калды. Фермерларга, авыл халкына сыер тоту шактый чыгымлы була башлады, чөнки сөт бәясе үзен акламый. Шуннан соң без Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иттек һәм аңа реакция тиз булды, – диде парламент башлыгы.
Пенсия реформасы уңаеннан Татарстанның беренчеләрдән булып пенсионерларны яклау турында карар кабул итүен дә искә төшерде. Белүегезчә, пенсиягә чыгар алдында торган кешеләргә льготаларының барысы да гамәлдә булачак.

Фото: gossov.tatarstan.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading