«Умырзая»да Кәримәнең язмышы аяныч тәмамлана. Ул – бөртек кадәр дә гөнаһы булмаган бала, татарның бөек шагыйрәсе булачак кеше. Әмма аны ил мәнфәгатен яклау күләгәсе астында үзләренең көнчелекле тойгыларына хезмәт итүләре һәлакәткә китерә. Дөрес, татар дөньясының гадел кешеләре, изге җаннары аның соңгы минутларында да табыла. Соңгы минутларында, чөнки соңаралар. Алар аны имин саклап кала алмыйлар, әмма рухының сафлыгы, иманының ныклыгы өчен булсын, соңгы юлга озатканда, әти-әнисенә ярдәмгә алыналар.
«Умырзая» романы – бер тында укыла торган, укыганда үзеңнең дә татар икәнлегеңне тоеп, тетрәнү дә, дулкынлану да кичерүгә этәрүче көчле әсәр. Рухи яктан бай татар тормышына бәйле ачык хакыйкатьләрне сурәтләп бирүе белән хәтта дөнья классикасы әсәрләре рәтендә укучыларга тәкъдим ителерлек роман.
«Умырзая»ны укыганда, аның төп геройларыннан берсе буларак Кәримә Дулатованың чын татар тормышыннан алынганлыгы сиземләнә башлый, аның прототибы буларак халык шагыйрәсе Клара Булатованың язмышы, аның әти-әниләре, яшәгән урыннарына кадәр дөрес бирелүләре белән генә түгел, хәтта авыл клубындагы «кулак Сәйфетдин көзге»се, чәч бантлары, яулыклары, чемоданнары, күлмәкләре белән дә күз алдына килеп баса. Ф.Яхин яраткан шагыйрәбез язмышын тасвирлауга алынып, аны зурлады, татар хатынының ХХ гасырда үткән авыр юлын күз алдына китереп бастырды, моның белән апаларыбызга, әниләребезгә тагын да тирән ихтирам хисләре белән баш ияргә этәрде. Клара Булатова, әдәби образыннан аермалы буларак, тормышында очраган каршылыкларны ерып чыгарга үзендә көч тапкан. Дөрес, ул да башта бирешкән. Әмма аңа якыннары, гаделлек ияләре вакытында терәк була алганнар. Ә «Умырзая» романындагы Кәримә Дулатова бөтенләй ялгыз кала, хәтта иптәш кызы Сабира да аның шигырьләрен үзләштерүдән чирканмый, аңа тиешле бәхетне үзенә даулый, шагыйрәлек дәгъва кылуга ук барып җитә.
Ф.Яхин иҗаты даими, өзлексез үсештә, камилләшә бара. Араларында, әлбәттә, әсәрләренең төрлесе очрый. Бу аның форма эзләнүләренә дә, яңа мәгънәләрне барлауларына да бәйле. Кайчандыр актуаль яңгырап, заман һәм вакыт бураннары астында күмелеп калганнары да бар. Араларында бары тик Ф.Яхин гына яза алганнары да байтак.
Алсу Шәмсутова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче.
Комментарийлар