Шәһри Казан

Футболчыларыбыз миллионер булырмы? 

Россиянең футбол союзы аңлатуынча, быел дөнья чемпионатында җиңгән җыелма команда – 38 миллион, көмеш призер – 28, өченче урындагысы 22 миллион доллар күләмендә премия алачак.

Әлеге акчалар Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) приз фондыннан бүлеп бирелә. Чирекфиналга чыгучыларга – 16, ә финалның 1/8 өлешенә барып җитүчеләргә 12 миллион доллар эләгәчәк. Төркем этабыннан соң турнирда катнашу хокукын югалтканнарның һәркайсы 8әр миллион алачак, шулай ук һәрбер катнашучыга өстәмә 1,5 миллион да биреләчәк.

Реклама

Шулай итеп Россия командасы, чемпионатта бернәрсәгә дә ирешмәгән очракта да, 9,5 миллион долларга ия булачак. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, әлеге сумманың 70 проценты уенчыларга бирелә. Евро-2008дә бронза алып, безнең җыелма команда уенчылары 180-200 мең евро алган булган.


фото:rugby-fili.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: