16+

Гагарин Кубогы безнең кулда да булды

Кәшәкә белән алка куу ир-атлар тамашасы булса да, безнең «Ак барс» командасы финалга чыккач, бер генә матчны да калдырмаска тырыштым. Менә-менә тиздән Гагарин Кубогы кабат безнеке, Татарстанныкы булачак. Ә ул Кубок минем күңелгә аеруча якын, кадерле, чөнки... тотып караганым гына түгел, фотога да төшкәнем бар. «Төштәме?» – дияргә ашыкмагыз.

Гагарин Кубогы безнең кулда да булды

Кәшәкә белән алка куу ир-атлар тамашасы булса да, безнең «Ак барс» командасы финалга чыккач, бер генә матчны да калдырмаска тырыштым. Менә-менә тиздән Гагарин Кубогы кабат безнеке, Татарстанныкы булачак. Ә ул Кубок минем күңелгә аеруча якын, кадерле, чөнки... тотып караганым гына түгел, фотога да төшкәнем бар. «Төштәме?» – дияргә ашыкмагыз.

«Ак барс»ның беренче тапкыр җиңеп, Гагарин Кубогын яулаган 2009 ел иде ул. «Сабантуй» газетасы редакциясе урнашкан Матбугат йортының сигезенче каттагы бүлмәбезнең ишек-тәрәзәсе шар ачык булса да, җил дә керми. Июль челләсе. Мондыйда эшләргә хәл дә, теләк тә юк, эсселектән куркыпмы, илһам да каядыр качкан. Кинәт ишектән шау-гөр килеп, бер төркем балалар килеп керде. Бу безнең редакция өчен гадәти хәл, яраткан газеталарының туган өен күрергә дип, балалар шулай еш кына каникулда, ара ераклыкка да карамыйча, сәяхәткә чыгалар иде. Боларга да газетаның ничек ясалуын күрсәтербез, типографиягә дә алып төшеп менәрбез дип уйлап куйдык. Ләкин Сарман районы, Илексаз мәктәбенең иртәнге дүрттән үк юлга кузгалган малай-кызларының хыяллары зурдан икән. Алар кыш буе хоккей белән «чирләгәннәр», «Ак барс» өчен җан атканнар. Аның җиңүенә бик сөенгәннәр һәм менә, шушы Кубокны үз күзләре белән күреп булмасмы дип, озын юлга чыкканнар икән.

Бүтәннәр булса, «юк булмый!» гына дияргә дә булыр иде. Ә болар – газетабызның чын дуслары. Нинди генә конкурс булмасын, барысында да катнашалар һәм җиңәләр дә. Татлы йокыларын калдырып, шундый зур хыял-өмет белән 300 чакрымлык юлга кузгалган бу сабыйлар бик кызганыч тоелып киттеләр. Шулай да: «Безнең Кубокны күрәсе килә», – дигәннәрен ишеткәч, башта: «Безнеке дә бик килә дә, нишлик соң?!» – дип шаярткан булдык. Ә аларның үз туксаннары туксан. Укытучылары Вахит Шәвәлиев максатчан, җиңүгә омтылышлы, авырлыклардан курыкмаслык итеп үстерә үзләрен. Шуңа да ярты юлда тукталып кала торганнардан түгел. Боларның үҗәтлеге миңа да көч өстәгәндәй булды. Ничек тә булса, бу балаларның хыялларын чынга ашырасым килде. Аннары «Сабантуй»ның да абруен төшереп булмый бит инде?! Җәйге яллар вакыты иде ул. Редакциядә кеше дә аз. Шулай да «Татарстан яшьләре»нең спорт хәбәрчесе Атлас Гафиятов белән киңәшләшкәч (бүген бу газетаның редакторы), ул миңа «Ак барс» клубының телефон номерын бирде. Шалтыратып, гозеребезне җиткердем. Безнең үтенеч бик гаҗәп тоелгандыр инде аларга. Ләкин әллә редакция дигән сүзнең тәэсире булды, әллә балаларны кызгандылар, «Хат языгыз!» – диделәр. Тиз генә хат язып аны илтеп биргәндә дә ышанып бетә алмадык әле.

Клубта киңәшләштеләр бугай. Вакыт бик озак тоелды безгә. Һәм менә, ниһаять, безгә ул Кубокны күрергә рөхсәт бирделәр. Автобусыбызны берсүзсез ишегалдына үткәргәч, тиз генә төшеп, «Татнефть-Арена»ның ишегеннән эчкә уздык. Безне анда һәркайда зур кунаклар шикелле каршыладылар. Беркем дә караңгы йөз күрсәтмәде. Урамда 30 градуслы эсселек булса да, асты бозлы бу бинада салкынча рәхәт иде. Аннары хыялның чынбарлыкка якын булуыннан да булгандыр инде ул рәхәтлек. Бер хезмәткәр ачкычларны шалтыратып сейфларны ачып, Гагарин Кубогын чыгарып өстәлгә бастырып куйгач, балалар өнсез кала язды. Күзләре ут яна. Шатлыклары аңлашыла, билгеле. Кемгә тигән әле ул мондый бәхет?! 19 килолы 12 литрлы әлеге Кубокны бары тик хоккейчылар үзләре, тренерлары һәм Президент кына тотып карагандыр ул чакта. Җитмәсә, фотога төшәргә дә рөхсәт иттеләр.


«Сабый шатлыгы бирсен үзеңә!» – диләр теләк теләгәндә. Ихлас шатлана белгән балалар рәхмәте ул мең генә түгел, дөньяның барлык бәлаләреннән дә сакларлык көчкә иядер. Киләсе 2010 елда да Кубокның «Ак барс»та калуы һәм инде, уенын-чынын бергә кушып, Гагарин түгел, ә «татарин» Кубогы дип аталуында шушы сабыйларның рәхмәт тәэсире дә булгандыр бәлки. Әлеге вакыйганың истәлеге итеп газетабызның беренче битендә «Дуслар өчен жәл түгел» дигән язмам һәм зур фото да чыкты. 
Менә быел да «Ак барс»ыбыз чемпион булып, Гагарин Кубогын кабаттан кулларына күтәргәндә, мин «Ак барс» клубы җитәкчеләренә, сабыйларның хыялын чынга ашырганнары, сүзебезне аяк астына салып таптамаганнары өчен, янәдән рәхмәт укып утырдым. Ул чакта Казанга килгән Сарман малайлары да (хәзер егетләр) шул онытылмас мизгелләрен искә төшергәннәрдер дип уйлыйм. «Ак барс» финалга чыккач та, кулыма каләм алып, бу хакта язарга җыенган идем. Вахит Шәвәлиевнең контакттагы битенә кереп, шул бергә төшкән Кубоклы фотоны күргәч, бу вакыйганың балаларга гына түгел, сабый күңелле укытучының үзе өчен дә әһәмияте зур булуын аңладым. Минем өчен дә бу – журналистлык хезмәтемнең горурлык хисләре уята торган иң зур вакыйгаларының берсе. Рәхмәт сезгә, хыялый Сарман егетләре!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин Йолдыз апа! Кайдан гына табып бетерэсез шундый кызыклы материаллар?!

    Мөһим

    loading