Шәһри Казан

Гаилә учагында буш казан тирбәлгәндә нигә куанырга?

Бездә теләсә нәрсә турында сөйләшеп, туйганчы чәйнәп төкерәләр – кайсыдыр тарафка атылган ракета, чүлдә яуган кар, җырлаганда микрофонны ялап куючы җыр­чы, ак шигырьләр, әмма гаилә һәм аның проблемалары турында авыз ачып сүз әйтүче юк.

Әйтерсең лә бу өлкәдә бөтен нәрсә ал да гөл, гаиләләр таркалмый, буйдаклар юк, ятимнәр чәчелми. Югыйсә бу турыда сөйләп калу гына түгел, чаң сугарга вакыт инде, бу аерым бер гаиләнең генә мәшәкате түгел, ә дәүләт өчен куркыныч хәл.

Кайбер регионнарда 1000 гаиләгә шул саннан да артыг­рак таркалу очрагы туры килә. Шуның белән бергә, гаиләле булырга теләүчеләр дә кими (аптырыйсы юк, бөтен танышың диярлек аерылышып беткәндә, кемнең гаилә корасы килеп торсын). Гаиләләр таркалуның бер генә сәбәбен аерып әйтеп булмый, бер селтәнүдә генә бу бәладән котылу юлы юк – ниндидер тыюлар һәм субсидияләр белән генә хәл ителми. Шуңа күрә бу очракта сәбәпләрне икътисад белән сәяси торышка бәйләү дөрес түгел. Чөнки гаиләләр таркалу совет чорында да булган, дөресрәге, бүгенге бәлаләрнең чабуы шуннан ук сузылып килә. Ул чорда аерылышу канун тарафыннан гадиләштерелгән, 70-80нче еллардагы таркалган гаиләләр саны бүгенге көндәге белән бер дәрәҗәдә. Аларның бары тик биштән берсе генә яшәргә акча җитмәүне төп сәбәп итеп куя, 16 проценты – алкоголизм белән наркоманияне. Ә калган 63 процентның аерылышу сәбәбе – гаилә әгъзаларының үзара яхшы мөнәсәбәтне саклый алмавы, бер-беренә карата булган хисләрнең сүрелүе, вак-төяк сорауларда уртаклыкны таба белмәү. Менә бу турыда сөйләү, аны чишү юлларын табарга тырышу – җәмгыять өчен чит нәрсә. Һәркемнең өе кырый­да булу сәбәпле, ул үзенең учагы ягылып, казаны асылганга түгел, ә күршесенең башкача булганына сөенеп яши. Әмма казаннары учакка эленмәгәннәр илдәге халыкның өчтән икесен тәшкил иткәндә, шатланырлык урын әллә ни юк кебек, иртәгә үзеңнең дә буш казаның утсыз учак өстендә тирбәлеп утырырга мөмкин.

Реклама

Гаилә учаклары сүнмәүдән тыюлар да, аерылышуны катлауландыру да саклап калмый. Тыюлар белән цифрлар яхшырачак, әмма ике чит кеше, бер-берсенең психикасын көчләп, бер түбә астында гомер кичерәчәк. Бу очракта күп­ләр «элгәре заманнарда» дип кабатларга ярата. Янәсе, ул чакта аяктан егып салырлык гаилә традицияләре булган, һәрбер учак тирәсендә – ярату һәм гармония. Максим Горький бу хакта болайрак язган булган: «Бер генә илдә дә мондый әйтемнәр юк: «Хатын ике очракта гына матур була – өйгә керткәндә һәм зиратка илткәндә», «Хатын-кыз­ны күбрәк кыйнаган саен, кәбестә ашы тәмлерәк була». Тагын бер мисал: «Революциягә чаклы 12-13 яшьлекләр гаилә корган. Булачак парлар әти-әниләр тарафыннан сайланган: ниндидер хисләр турында сөйләп тору – урынсыз. Күп очракта гаилә «ярак­лашыр – яратылыр» принцибы белән яшәгән». Шулай итеп, «элгәре шулай иде» дип, аны матур традиция дигән булып, бүгенге тормышка сөйрәп кертергә маташырга кирәкми, ул бүгенге заманда эшләми, күргәнебезчә, ул традицияләрнең әле кызыгырлык җире дә юк. Гаилә таркалганда гына уйлана башлау – учактагы казан түгелеп, көл өстеннән шулпасын җыярга маташу кебек, җыя алсаң да, бик чиста булмаячак инде. Статистиканы яхшыртудан гайре бүтән файдасы юк, әмма статистика өчен яшәми адәм баласы.

Нишләргә генә кала бу очракта? Яхшы хәбәрләр дә юк түгел икән бит: Совет Федерациясе әгъзалары быел җәй мәктәпләрдә гаиләчелек курсларын кертүне тәкъдим итте. Әлеге курс бүген 38 регионда укытыла да инде. «Яшьләр гаилә кора башлагач кына ярдәм итәргә алынырга түгел – ул чагында соң, ә мәгариф системасы аша максатчыл рәвештә гаилә тормышына әзерләргә кирәк», – диелә тәкъдимдә. Бу проект яшь буынга тормышның кайбер нечкәлекләрен аңларга ярдәм итәр иде. Кирәкле эш, әлбәттә, ләкин моңа хәтле нишләп уйлап каралмаган соң ул, өч кешенең икесе буйдак булганны көтеп ятарга кирәкмәгәндер, бәлки? Югыйсә узган гасырның 70-80нче елларыннан бирле биш дистә ел чамасы гына вакыт узып киткән.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: