16+

Гаиләне берләштерә торган шәмнәр җитми

Беркөнне ут бетте. Элек мондый хәл була калса дип, һәрчак шәмнәр, керәчиннәр запаста тора иде.

Беркөнне ут бетте. Элек мондый хәл була калса дип, һәрчак шәмнәр, керәчиннәр запаста тора иде.

Хәзер берсе дә юк. Ут сүнгәч тә, дөм караңгыда утырып калдык. Ярый әле телефонның фонаре яна.
Өйдә ут беткәнне элек-электән ярата идем мин анысы. Шәм кабызабыз да барыбыз да шуның янына җыелабыз. Кызык хәлләр сөйләшәбез, кыскасы, аралашу өчен бер сәбәп. Гаилә учагы сүзенең мәгънәсен әнә шулай еллар узгач кына аңлыйсың икән. Бар гаиләне бер урынга җыя торган шәмнәр җитми икән безгә.

Алмаз Каюмов, Балтач

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading