16+

Галимнәр чаң суга: ир-атлар акрынлап хатын-кызларга әйләнеп бара!

Татарстанда ир-атларда иң еш очрый торган авыруларның берсе – мәни бизе рагы. Республикада бу авыру белән 1380 ир-ат исәптә тора. Табиблар: «Авыруны I, II стадияләрендә ачыклап, вакытында дәвалау нәтиҗәле», – ди.

Татарстанда ир-атларда иң еш очрый торган авыруларның берсе – мәни бизе рагы. Республикада бу авыру белән 1380 ир-ат исәптә тора. Табиблар: «Авыруны I, II стадияләрендә ачыклап, вакытында дәвалау нәтиҗәле», – ди.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр мәни бизе яман шешен кисәтү, авыруның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Сексолог, уролог-андролог Любовь Мумладзе әйтүенчә, соңгы елларда ир-атларда җенси авырулар ешрак очрый. Мәни бизе рагыннан тыш, җенси көчсезлек яшьләрдә дә күзәтелә башлаган, ир-атларның организмында төп гормон – тестостерон кими.

– Гомумән, ир-атлар акрынлап хатын-кызларга әйләнеп бара. Болай дәвам итсә, галимнәр кешелек бөтенләй юкка чыгарга мөмкин дип чаң суга. Хатын-кызлар – беренче чиратта, гаилә учагын саклаучылар. Шуңа да балалары сәламәтлегеннән тыш, ир-атларны да кайгыртырга онытмасыннар иде, – ди табиб.

Ир-атларга 35 яшьтән соң ел саен җенси авыруларны билгеләргә ярдәм иткән ПСА анализын тапшырырга, урологка күренеп торырга киңәш ителә. Әмма, гадәттә, көчле затлар табибка барудан курка. Шуңа да бу мәсьәләдә табиблар ирләрнең хатыннарына, әниләренә, сеңелләренә, апаларына мөрәҗәгать итәргә булган. Бу уңайдан социаль челтәрдә махсус акция дә булдырганнар. #забочусьонем хештегы белән, кызлар ясалма мыек белән төшкән фотоларын инстаграмда урнаштырырга тиешләр. Ирләр сәламәтлеген ныгыту буенча киңәшләр бирү, ракны булдырмый калу өчен анализлар тапшырырга кирәклеге хакында да искәрмәләр урнаштырып барырга кирәк. Әлеге эстафета ир-атларда мәни бизе рагы проблемасына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк дип саный табиблар.
«Мәни бизе рагын кисәтү, вакытында ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау мөһим», – дип саный Республика клиник онкология диспансерының урология бүлеге җитәкчесе Марат Насруллаев.

– ПСА анализын тапшырганнан соң нәтиҗәләрне белгәч, күп кеше куркып кала. Югары күрсәткечләр кешенең шул вакыттагы халәтенә бәйле булырга мөмкин. Шулай ук физик эш белән шөгыльләнгән булсаң, температура югары булганда, башка факторлар тәэсирендә дә анализ күрсәткечләре үзгәрә. Аннары бу анализ нәтиҗәсе һәрчак рак дигәнне аңлатмый. Башка җенси авырулар билгесе булуы да бар. Мәни бизе рагыннан да куркырга киңәш итмәс идем. Вакытында дәваланганнан соң, ир-атлар тулы җенси тормыш белән яши ала, – ди табиб.

Мәни бизе рагының билгеләре, аны кисәтү турында газетабызның киләсе саннарында «Сәламәтлек» сәхифәсендә тулырак сөйләшербез.

Мәни бизе рагы турында 6 факт

1. Ир-атларда очрый торган яман шешләр арасында беренче урында мәни бизе рагы тора.

2. Мәни бизе рагы, гадәттә, билгеләрсез уза.

3. Авыруны кисәтү өчен, ПСА анализын тапшыру мөһим. Бу анализны 50-69 яшьтә диспансеризация кысаларында тапшырырга мөмкин, шулай ук яшьрәк чакта түләүле бирергә дә була.

4. Мәни бизе рагы, гадәттә, 55 яшьтән узган ир-атларда ешрак күзәтелә.

5. 1, 2 стадияләрдә мәни бизе рагын 80-95 процент очракта дәваларга мөмкин.

6. Ир-атлар ел саен урологка күренергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading