16+

Галимнәр чаң суга: кешенең вакытсыз үлемендә кыш кына гаепле!

Цельсий буенча 0 градустан түбән температура, йөрәк авыруы өянәгенә китереп җиткереп, халыкның күпләп үлүенә китерергә мөмкин, дип фаразлый швед галимнәре. Бу хакта РИА-новости хәбәр итә.

Алар милли реестр мәгълүматларына таянып, 274 мең кеше кешенең үлемен тикшергәннәр. 1998-2013 еллар аралыгында әлеге кешеләргә инфаркт миокарды диагнозы куелган, яшьләренә килгәндә, 50дән 89га кадәргеләр.

Салкында кан тамырлары тараеп, йөрәккә кислород азрак килә. Кышын шулай ук грипп, салкын тиюләр дә йөрәккә зарар салырга мөмкин. Менә болар барысы да йөрәк авырулары белән гомер өзелүгә сәбәпче булырга мөмкин, дип белдерә галимнәр.

Галимнәр әйтүенчә, халыкның үлемендә экология һәм башка шартлар да түгел, ә нәкъ менә салкын гаепле.  Шулай ук салкыннар башлангач, юл һәлакәтләре дә кискен арта. 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading