ТАССРның 100 еллыгына әзерлек барганда, республикабызның мәдәни тормышында зур эз калдырган Галия апабызны искә алу урынлы булыр.
Мәшһүр якташым, танылган җырчы, ТАССРның халык артисты Галия Кайбицкаяның Кайбыч район үзәгендә күркәм музее эшләп килә. Анда бүген дә төрле тәрбияви-мәдәни чаралар уза, халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмас сандугачыбызның нәсел тамырлары сакланган төбәгендә аны онытмыйлар. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек барганда, республикабызның мәдәни тормышында зур эз калдырган Галия апабызны искә алу урынлы булыр.
Олы йөрәк – кече күңел
Татар халык җырчысы Галия Кайбицкая – күренекле якташым, якын күргән кешем. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Кече Кайбычта туып-үскән, Каһирәдә белем алган, «Мотыйгыя» мәдрәсәсен оештырып, анда мөдәррислек һәм мөгаллимлек иткән, ятим Апушны үз канаты астына сыендырып, аңа тирән белем, күркәм тәрбия биреп, талантын ачып, татар халкының күренекле шагыйре Тукай дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән мөхтәрәм шәхес. Әтисенең туган җиренә хөрмәт йөзеннән, Галия апабыз яшь чагында ук Кайбицкая тәхәллүсен алган.
Миңа Галия апа үзе исән чагында аның белән якыннан аралашу бәхете елмайды. Кайчандыр Салих Сәйдәшевтән калган җыйнак кына фатирында яшәде ул, кайбычлыларга ишекләре һәрвакыт ачык булды. Нурлы карашлы, якты йөзле, нәфис гәүдәле, юмарт, гади, олы йөрәкле, кече күңелле ханым иде. Үзен беркайчан да зурга куймады, башкаларга игелекле булуы белән аерылып торды. Җаекта Мотыйгулла хәзрәт өенә кунакка кергән шәкерт Тукайның, нәни Галиянең бишегенә иелеп, шаккатып: «Күрегезче, еламый бит бу нарасый, җырлап ята. Мөгаен, җырчы булыр», – дип юраганы юш килүе турында тәмләп сөйләве, «Апуш – Тукай булмас иде, Мотыйгулла булмаса», – дип кабатлавы әлегәчә исемдә.
Шәхси тормышында зур югалтулар кичерә, хаксызга рәнҗетелүләргә дучар ителә Галия апа. Коточкыч репрессияләре белән талантлы шәхесләр күңеленә яра салган шомлы еллар шаукымы аны да читләтеп узмый. Халык сөеклесе, бик популяр талантлы актриса булуына карамастан, обкомда зур кәнәфи биләгән бер хөсетле татар түрәсе, Галиянең мулла кызы булуын сәбәп итеп, аңа СССРның халык артисты исемен бирдертми. Җырчының олы улы, татар милли архитектурасына нигез салучы, архитектура фәннәре докторы, РААСН мөхбир-әгъзасы, профессор Сәяр Ситдыйков, Галия апаның Кайбычтагы музеендагы бер очрашу вакытында: «Әни үзенең халыкны рухландыручы, аның күңелен сугаручы, җәмгыятькә кирәкле һөнәр иясе булуын аңлап иҗат итте. Бу аңа чиксез авырлыкларга бирешмәскә көч бирде. Дин әһеле кызы булуы аркасында, совет заманы түрәләренең әнине мораль яктан изүен, каныгуын, көнчелек белән тәгәрмәчкә таяк тыгуын, нахакка күз яшьләре түктерүен хәтерлим. Авызы тулы кан булса да, чит-ятлар алдында төкермәде ул. Күз яшьләрен эчкә йотып, сәхнәгә шат елмаеп, көр күңел белән чыгарга үзендә көч тапты», – дип сөйләгән иде.
Беренче адымнар
1923 елда Галия Төхфәтуллина апасы Әминә, абыйсы Әдһәм белән Җаектан Казанга килә. Калага аяк басуга, Тукай каберенә барып, үз туганнарыдай якын күргән шагыйрьнең рухына дога кылалар. Туташлар Татар театр техникумына укырга керә. Галия студент чагында ук драма театрындагы музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый.
Тирән белемгә омтылган сәләтле кыз бераздан Көнчыгыш музыка техникумына кабул ителә. Сәйдәш Галиягә җыр дәресләре бирә. Яңарак кына аякка басып килүче татар театры җитәкчесе режиссер Кәрим Тинчурин өметле яшь туташка Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклендәге төп рольне ышанып тапшыра. Галиянең ихлас уйнавын ошатып, театрга эшкә чакыра. Тәүге адымнарын атлаучы музыкаль театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләре: драматурглар – Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, композиторлар – Салих Сәйдәш, Солтан Габәши, актерлар – Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарскаялар белән бер казанда кайнау Галиянең иҗади үсешенә, киләчәктә халык күңелендә тирән эз калдырачак милли җанлы актриса, көчле рухлы шәхес булып формалашуына уңай йогынты ясый. Ул үзенең моңлы йомшак тавышы, көләч йөзе, җылы мөгамәләсе, нәзакәтлелеге, тәрбиялелеге, чибәрлеге, тирән хисләрне сизгер йөрәге аша үткәреп, тамашачы хозурына тапшыра, аларның күңелен кузгата алуы белән аерылып тора.
Фәтхи Бурнашның «Таһир белән Зөһрә» спектаклендә Галиянең уенын күргән Һади Такташ, «Кызыл Татарстан» гәҗитендә: «Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынды», – дип язып чыга. Музыкаль драмаларның бизәген генә түгел, үзәген тәшкил иткән көйләренең күбесен Сәйдәш Галия тавышын күздә тотып иҗат итә.
Опера сәхнәсендә балку
XX гасырның 40нчы еллары башында милли җанлы татар зыялылары үзебезнең опера театрын оештыру идеясе белән яна. КПССның Татарстан Өлкә комитеты җитәкчелеге әлеге идеяне күтәреп ала һәм күркәм башлангычны гамәлгә ашыру мөмкинлеген тудыра. Һөнәри белемле милли кадрлар әзерләү зарурияте көн кадагына баса. 1934 елда Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында Хәмит Төхвәтуллин (Галия апаның абыйсы) җитәкчелегендә ачылган беренче татар опера студиясенә бер төркем талантлы яшьләр: Ситдыйк Айдаров, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Нияз Даутов, Фәхри Насретдинов, Асия Измайлова, Зөһрә Байрашова, Галия Кайбицкая сайлап алына. Бер дигән вокал мөмкинлекләренә һәм актерлык сәләтенә ия, татар драма театры сәхнәсендә тугыз ел дәвамында җырлы рольләр башкарып шомарган Галия студентлар арасында кыйммәтле йөзек кашыдай балкый. Консерваториядә уку аның дөньяга карашын үзгәртә, фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә, күңел офыкларын киңәйтә, вокал мөмкинлекләрен камилләштерә. 1939 елда, укуын уңышлы тәмамлап, труппа составында ул Казанга кайта.
Опера театры сәхнәсенә тәүге аяк басуына карамастан, Галия югалып калмый. Милли опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый, илһамланып эшли. Озак та үтми, яңа ачылган милли опера театрының әйдәп баручы солистына әверелә. 1939-1941 елларда опера театрында биредә әдәби бүлек мөдире булып эшләгән шагыйрь Муса Җәлилнең «Алтынчәч» (композиторы Нәҗиб Җиһанов) операсында төп партияне җиренә җиткереп башкаруы Кайбицкаяга алкышлар һәм дан китерә. Сирәк очрый торган яңгыравыклы, бизәкле мелизмнарга бай, ягымлы тембрлы табигый тавышы (колоратур сопрано), эзләнүчәнлеге, тырышлыгы, үҗәтлеге Кайбицкаяга башкару осталыгы биеклекләрен яуларга, сәнгать сөючеләр арасында киң танылырга ярдәм итә. Галия гүя сәхнәдә уйнамый, яши: һәр сүзен, хәрәкәтен ихлас, тормышчан, җанлы итеп гәүдәләндерә.
Окоптан окопка җыр агыла
Мәскәүдә Татар сәнгате декадасы уздыру максаты белән рухланып иҗат иткән сәнгатькәрләрнең нияте барып чыкмый – Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә сәнгать әһелләрен утлы мәхшәр үз эченә йотып ала. Төньяк- Көнбатыш фронтта дошманнарны аяусыз кыручы Татар дивизиясенең оешуына 1943 елда 25 ел тула. Республика җитәкчелеге юбилярны
ТАССР халкы исеменнән фронтка барып котлау өчен, сәнгатькәрләрдән бер төркем туплый. Делегация составында Галия Кайбицкая да була. Баш очыннан фашист пулялары сызгырып очкан, янәшәдә туплар шартлап ярылган, артыңда пулеметлар тырылдаган шартларда, көн саен берничә мәртәбә Газраил белән күзгә-күз карашкан хәлдә, Галия апалар бригадасы ай ярым дәвамында ротадан ротага, окоптан окопка күчә-күчә, татар-башкорт һәм башка милләт вәкилләреннән торган Татар дивизиясе солдатларының хәрби рухын күтәрү максатыннан, концертлар куеп йөри. Бер күчеш вакытында аларны артиллерия утына тоталар, артистлар утырган атлы арбаны шартлау дулкыны күтәреп ата. Галия апа җиңелчә контузия ала, ярый әле чукрак булып калмый.
Галия апабыз «Почет билгесе», «Хезмәт Кызыл байрагы» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. Бу дәүләт бүләкләрендә утлы фронт юлларының да өлеше бар.
Хәтердән җуелмас сандугач
Халкыбызның моңлы сандугачы Галия Кайбицкаяның арабыздан китүенә чирек гасырдан артык вакыт узса да, талантлы җырчының нурлы образы халык хәтереннән җуелмады. Кайбычта, Казанда аның исемендәге урамнар бар. 1998 елда Олы Кайбычта ачылган музеенда Галия апаның үзе язган шигырьләре, хатлары, фотолары, афишалары, буклетлары, ноталар дәфтәре, пианиносы, сәхнә күлмәге, китап һәм кием шкафы, радиосы, перчаткалары, бизәнү әйберләре, өстәл япмасы; әтисенең чалмасы, тәсбихы, китаплары; Каһирәнең «Әл-Әзһәр» дини академиясендә белем алган Мотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камилнең Мәккәгә хаҗ кылуы истәлеге – изге шәмаил кебек ядкәрләр кадерләп саклана. Галия апаның мемуарлары кызыклы, аңа багышлап язылган мәкаләләр бихисап. Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Мәхмүт Хөсәен, Гадел Кутуй кебек шагыйрьләр, аның талантын зурлап, шигырьләр иҗат иткән. Фоат Галимуллин моңлы сандугачның гыйбрәтле тормыш юлын «Талантлар йолдызлыгында» документаль повестенда яктыртты.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, ТРның халык, РФнең атказанган артисты якташыбыз Лидия Әхмәтова инициативасы, Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме, КФУ җитәкчелеге хәерһахлыгы белән, 2013 елда Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе гамәлгә куелды. Бу җыр бәйгесендә ТРның, РФнең берничә төбәгенең башлангыч, урта һәм югары музыка уку йортларында белем алучы сәләтле үсмерләр һәм яшьләрдән тыш, Әрмәнстан,Үзбәкстан,Төрекмәнстан, Кытай, Ямайка, Мексика, Индонезия, Малайзия гражданнарының катнашуы чарага күркәм бизәк өсти.
1996 елда данлыклы якташымның балалары, дуслары, киң җәмәгатьчелек белән бергәләп, аның 90 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Галия апага багышлап «Былбыл» поэмасын иҗат иткән һәм аны Кайбыч районы мәдәният йортында булып узган юбилей кичәсендә сөйләгән идем. Галия апаның олы улы Сәйяр ага Ситдыйков иҗат җимешемне сорап алды. Аны Казанда зур панно рәвешендә ясатып, әнисенең 1998 елда Кайбычта ачылган музеена бүләк итте. Хәзер аның музей фондында экспонат булып саклануы белән горурланам.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар