16+

Гармунчы Миннислам

«Син уйнаган, без җырлаган Калсын сагынып сөйләргә...»

Гармунчы Миннислам

«Син уйнаган, без җырлаган Калсын сагынып сөйләргә...»

Күп тапкырлар ишеткән булсам да, әлеге җырдагы сүзләрнең чын мәгънәсен Саба районы Шекше мәдәният йортында уздырылган «Уйнагыз, гармуннар! Якты бер моң...» дип исемләнгән районкүләм зур фестиваль-кичәдә аңладым. Чынлап та, гармунчы Миннислам абый Гомәровның моңын яңадан ишеткәндәй булдык, тальянына бу кичне яңадан җан кереп, авылны моңга күмде...

Татарны татар итеп яшәтүче, мөгаен, гармун моңыдыр... Элек-­электән гармунсыз авыл булмаган, яшьләрнең кичке уеннары, аулак өй, туйлары гармунсыз, җырсыз үтмәгән... Шуңа да үзлегеннән гармун, тальян тартырга өйрәнгән Миннислам абый 79 яшенә кадәр авылдашларының йөзек кашы булды. Авыл хуҗалыгы тармагында механизатор булып эшләсә дә, тормыш иптәше Әсма белән биш бала үстерсә дә, бер генә бәйрәм дә аннан башка узмаган, конкурс-фестивальләрдә дә чыгыш ясаган, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңын калдырган ул.
Әле дә хәтерлим, Сабантуйга барганда, капка төбендә тальянын сузар иде, бар кешене озатып бетергәч кенә авыл читендәге мәйданга моң таратып килеп керер иде. Мәдәният йортына аның моңын сагынып хөрмәт итүчеләр җыелды. Чараны тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен Шекше авыл башлыгы, мәдәният йорты җитәкчесе, Саба райо­ны ­мәдәният бүлеге зур көч куйган. Җыр-бию, истәлекләргә күмелгән, күңелләрне кузгатырлык моңлы да, сагышлы да бәйрәм булды ул... Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле, сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, күрше авыллар – Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштаудан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җыр­чылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» һәм «Бөрлегән» фольклор коллективлары катнаш­ты. Миннислам абыйның улы Илшат Гомәров: «Ун еллап гармунны кулга алган юк иде, дөнья куабыз, эш-мәшәкать белән вакыт та җитми», – дип тә искәртте.

Явлаштау урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гыйбадуллин: «Әти безне кечкенәдән, һөнәрле кеше югалмас, дип үстерде. Гармун уйнаган кешене кызлар да ярата дип өсти иде. Чынлап та шулай: кечкенәдән гел үзешчән сәнгатькә тартылып үстек, хәзер дә җай чыккан саен кулга гармун алам. Миннислам абый: «Тормышта авыр вакытларда гел гармун булыша, егетләр, ташламагыз аны, уйнавыгызны тагы да камилләштерегез» – дия иде. Чынлап та, яши-яши моңа инанабыз. Ләкин ни кызганыч, авыл җирендә дә гармунчыларыбыз азая бара, үзебезнең балалар да, мәктәп балалары да өйрәнергә атлыгып тормыйлар. Чөнки хәзер мәгълүмати технология заманы, электрон музыка популяр. Гармун моңнарын югалтасы түгел иде», – дип сөйләде.

Хәзер балаларга гармунда уйнарга өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә, вакыт та бар. Элек бит үзлектән өйрәнгәннәр. Гармунчы әтием Рәкыйп та: «Әтидән качып, мунчага кереп уйный идем», – дип көлеп искә ала...

Алан-Елга авылында Мәхмүзә һәм Гомәр Тимерхановлар гаиләсендә туган Миннислам да әлеге уен коралында уйнарга үзлегеннән өйрәнә. Күңеле моңга тартылган малайга Зөфәр абыйсыннан калган Венский гармун беренче көй һәм авазлар чыгарырга өйрәнү өчен бик ярап куя. Шушы авылда туып-үсеп, соңрак Свердловск шәһәренә барып урнашкан, анда музыка уен кораллары җитештерү фабрикасында эшләүче, үзе дә гармунчы күршеләре Илдус Зиннәтов авылга еш кайтып йөри. Ул Миннисламның иске гармунда уйнаганын күреп ала һәм үз куллары белән аңа өр-яңа кыңгыраулы «Тальян» гармуны ясап бирә. Үсмер егетнең шатлыгы эченә сыймый. Авылда һәр бәйрәм-кичәдә уйнап шомарган егет Арча районы Үрнәк һөнәр училищесында тракторчы-механизатор белеме алганда да тугры дусты тальян гармуныннан аерылмый. Алга таба да аның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Ул Саба районы гармунчылар ансамбле составында да, үзлегеннән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, төрле дәрәҗә лауреат, дипломант була.

Чарага килгән тамашачылар Миннислам абый белән бәйле фото, видеолар белән дә таныша алды. Шундый истәлекнең берсе – Миннислам Гомәровның «Шекше чабатасы» көен башкарган видео иде. Әлеге көйне үзенчәлекле һәм шушы җирлеккә генә хас итеп бары тик шушы авылда туган һәм кечкенәдән аны ишетеп үскән гармунчылар гына башкара ала, дип белдерә районыбыз гармунчылары. Чөнки ул нәкъ менә шушы җирлектә барлыкка килгән, бу авылның хәзер дә визит карточкасы... Һәвәскәр гармунчыларыбыз сыздырган көйләргә рәхәтләнеп биегән халык таралырга ашыкмады. Бу чара Миннислам абыйның балалары, оныклары, Гомәровлар нәселен дәвам итүчеләр күңелендә әтиләре, бабалары өчен горурлану хисе өстәгәндер.

Лилия Гатауллина, Саба.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading