16+

 Гашыйк булырга ашык! (14 февраль – Гашыйклар көне)

 “Нигә февральдә үткәрелә икән ул?” – дип уйланып куйдым. Февральдән Такташ әйтмешли, “ерак калмый инде язга да”... 

 Гашыйк булырга ашык! (14 февраль – Гашыйклар көне)

 “Нигә февральдә үткәрелә икән ул?” – дип уйланып куйдым. Февральдән Такташ әйтмешли, “ерак калмый инде язга да”... 

Ә яз ул гашыйк булуның “урак өсте” дияргә дә була. Әллә кояш туры караганга, әллә инде “тып-тып” тамчылыр тамганга, дөнья башка төрле күренә башлый. Психологлар бу тулыр-тулмас айда бик күпләр депрессиягә бирелә, диләр. Ә инде гашыйк булу – шул эч пошу, күңелсезлектән иң үтемле, иң шифалы дару. Бәлки шунысын да истә тотканнардыр.

Гашыйклык ул яратуның бер этабы төсле. Беренче тәүге хисләр бәйләменнән торадыр кебек. Әйе, бик күп мәртәбәләр гашыйк булырга була. Тик берәүне генә гомер буе сөяргә туры килергә мөмкин. Чөнки һәрбер гашыйклык сөюгә (монысы яратуның икенче этабы) әйләнми. Сөю гөле һәр күңелдә үсми. Ул бик нәзберек. Гайбәт булып искән салкын җилләр аны зәгыйфьләндерергә генә тора. Ә инде шушы сынауларны, елларны, юлларны исән-имин узган сөю аннары мәхәббәткә әйләнәдер. Зур мәхәббәткә. Монда тагын Такташны искә төшерми булмый. 
“Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин 
Һәрбер йөрәк аны яңарта...”

Гашыйк булу язгы гөрләвекне хәтерләтсә, мәхәббәт инде ул тирән диңгез я океан сыман. Ләкин шунысын онытмаска кирәк, һәр олы мәхәббәтнең нигезендә гашыйк булу ята. Менә шуңа күрә дә аңа аерым бәйрәм көне багышлаганнар да инде. 

Гашыйклык ул Африкадада да гашыйклык. Аның нинди сер-тылсымга ия булганын башына төшкән ул хисләрне татыган кеше үзе генә белә. Хәер, гомерендә бер тапкыр гына булса да, гашыйк булмаган кеше Җир йөзендә юк диләр. Ул хис һәр йөрәккә кереп оялый, ләкин кайберләрендә озак тора алмый гына.
Әгәр әлегә йөрәгең буш икән, аны гашыйклык белән тутыр. Җитмәсә, җае да чыгып тора. Гашыйклар көне – бусагада. Әгәр дә инде алай-болай ниндидер сәбәпләр аркасында гашыйк булырга өлгерми калсаң, борчылма. Монысы аның әле репетиция генә. Алда – яз! Ә анда инде, һичшиксез, гашыйк булмый калалмассың. Аннары сөюле җәйләр һәм мәхәббәтле көзләр дә озак көттермәс.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    эх, фотосы да тәресез булса лайк куяр идек

    Мөһим

    loading