– Без аны татар китабы йорты буларак күрәбез. Әлеге экспозицияне төзүгә дә яңа яктан килеп карадык. Татар китабы культурасының тарихын гына чагылдырып калмыйча, Татарстан китап нәшрияты белән дә актив хезмәттәшлек алып барачакбыз. Монда киң танылу алган китапларны да сатып алырга мөмкинлек булачак, – диде ул.
Шулай ук ведомство музейларын төзүгә дә зур игътибар күрсәтелүен ассызыклап узды. Казан дары заводы, Кама Тамагының туган якны өйрәнү, Юстиция министрлыгы музейлары – әнә шуның ачык мисалы. Актанышта Әлфия Авзалова музее ачылачагы турында да әйтте.
Филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов Светлана Измайловадан Гаяз Искахый музееның язмышы турында кызыксынды.
– Гаяз Исхакый – татарның йөз аклыгы, ләкин әле дә булса музей мәсьәләсе хәл ителмәгән. Моның өчен оят бит инде. Нәрсә эшләргә була икән монда? – диде ул.
Светлана Измайлова вазгыятьнең катлаулы булуын әйтте.
– Мин, чыннан да, Гаяз Исхакый музееның язмышын хәл итәр өчен Яуширмә авылына барган делегация составында идем. Вазгыять бик катлаулы, әлбәттә. Әлеге музей Чистайның музей-тыюлыгына карый. Бәлки аны чыннан да Чистайга күчерергә кирәктер дигән мәсьәлә күтәрелде. Ләкин без, музей берләшмәсе вәкилләре, мемориаль музей әдипнең туган җирендә булырга тиеш, дигән фикердә торабыз. Аннан соң, без туристик маршрутлар булдырып, әлеге музейның үсешенә ярдәм итә алабыз. Хәзерге вакытта Татарстан музей маршрутлары юл күрсәткечен төзибез. Әлеге маршрутка Гаяз Исхакый музеен да кертү мөмкинлеге бар. Бу очракта әлеге карар иң оптималь һәм дөрес юл булыр иде. Әлеге маршрут музейга яңа тормыш бүләк итәр иде дип уйлыйм, – дип җаваплады.
Комментарийлар