16+

Гаяз Исхакый ядкярләре Казанга кайтты: саклый алырбызмы?

Төркия галиме Түлай ханым Дуран Казанга бик кыйммәтле хәзинә – танылган язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган көндәлекләрен-хатларын китергән.

Гаяз Исхакый ядкярләре Казанга кайтты: саклый алырбызмы?

Төркия галиме Түлай ханым Дуран Казанга бик кыйммәтле хәзинә – танылган язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган көндәлекләрен-хатларын китергән.

Кадерле истәлекләрне Түлай ханым Татарстан Фәннәр академиясе бинасында галимнәр, әдипләр каршында зур тантана ясап тапшырды. Вакыйга чынлап та көн дә булып тора торган түгел, тарихка кереп калырлык.

 Төркиянең Гаяз Исхакый исемен йөртүче «Идел-Урал» вакыфы 1988 елда әдипнең кызы Сәгадәт Чыгатай тарафыннан оештырыла. Түлай Дуран ханым шунда сайлана. Баштарак, юридик сәбәпләр аркасында, бу бай архив белән эшләү мөмкин булмый. Соңрак бу мәсьәләне җайга салгач, галимә үзе шәхсән әдип архивы белән ныклап шөгыльләнә башлый.
1996 елда аңа Татарстаннан Гаяз Исхакый турында мәгълүматлар сорап хат килә. Һәм әлеге фонд әдипнең эш өстәлен, үз кулы белән ясаган әйберләрен Татарстанга җибәрә.
– Мин Татарстанда Гаяз Исхакыйга нинди мөнәсәбәт икәнен башта белмәдем. Читтән карап өйрәнгәч, 2000 елда аның иҗатына багышланган фәнни эшләр эшләнүен ишеткәч, Исхакый кулъязмаларының күчермәләрен бирергә булдым, – дип сөйләде Түлай ханым.
Ул әдипнең 42 көндәлеген, Исхакый кызының немец телендә язылган 36 көндәлеген, хатларын, төрле мөрәҗәгатьләр һәм фоторәсемнәрен алып килгән.

– Дөньяның төрле илләрендә булган Гаяз Исхакый һәрчак Ватанына кайту теләге белән яшәгән. Шуңа да Әнкарада вафат булуына карамастан, аның кабере – Истанбулда. Бу – әдипнең үз васыяте. Чөнки Истанбул туган җиргә аз булса да якынрак. Мин Гаяз Исхакыйның хыялын тормышка ашырдым, аны үз Ватанына кайтардым! – диде Түлай ханым, дулкынлануын яшермичә.
Әлеге дәфтәрләрне, документларны җентекләп өйрәнүгә гомерен багышлаган галимәгә алардан аерылу җиңел булмагандыр. Аларны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә»сенә тапшырганда, без барыбыз да аның дулкынлануын сиздек, ләкин фидакарь галимә ханымның карары нык иде. Аның борчылуы үзе кадерләп саклаган әдип ядкярләренә биредә мөнәсәбәт ничегрәк булыр диюдән генә.

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың сүзләре аның борчылуларын тиз бетерде. Фәүзия ханым эшлекле өч тәкъдим белән чыкты. Беренчесе – әлеге кулъязмаларны халыкка җиткерергә, икенчесе – Исхакыйның Казан үзәгендә музеен булдырырга һәм өченчесе – әдип исемен йөрткән премияне быел, һичшиксез, Төркия галиме Түлай ханым Дуранга бирергә. Тәкъдимнәрнең барысы да алкышлап каршы алынды.

 Ядкярләрне тапшыру фәнни конференция кунаклары зур сәяхәттән – Чистай районы, Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеенда булып кайткач башланды. Тәэсирләр төрле иде. Берәүләр шундый музей барлыгына сөенсә, икенчеләр аңа капиталь төзекләндерү кирәклегенә эчләре пошуын да яшермәде.

Аннары Чистай якларыннан күңелсез хәбәр килде. Яуширмәдәге музейның сарайлары янган. Бу төзекләндерү эшләрен тизләтер дигән өметне арттырса да, музей кадәр музейларга «кызыл әтәч»нең кунаклавы безне бер дә бизи торган эш түгел. Кадерле истәлекләргә нинди мөнәсәбәт булырга кирәклеген Түлай Дуран кебек фидакарьләрдән өйрәнәсе бар шул әле безнең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading