16+

Газ җайланмаларын ешрак тикшерәчәкләр

Магнитогорскида булган фаҗигадән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газ җайланмаларын куллануны катгый контрольдә тотарга һәм аларны ешрак тикшерергә кирәк дип йөкләмә бирде. 

Магнитогорскида булган фаҗигадән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов газ җайланмаларын куллануны катгый контрольдә тотарга һәм аларны ешрак тикшерергә кирәк дип йөкләмә бирде. 

– Идарәче компанияләр бу өлкәдә җаваплырак булсыннар, газ җайланмаларын да ешрак тикшерергә кирәк. Бу мәсьәләдә прокуратура безгә ярдәм итә ала дип уйлыйм. Без бу мәсьәләгә тыныч карыйбыз, әмма бу бит бомба! Бу өлкәдә таләпләр катгый булырга тиеш. Магнитогорскида булган хәлләрне күрдек, бу – куркыныч фаҗига, – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә. 

Аның бу фикерен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та хуплады. 
Инженерлар хезмәтенә төтен юлы системаларын тикшерергә дә кушылды, ә менә җавапсыз кайбер кешеләрне «уятып» җибәрү өчен нәкъ менә прокуратура ярдәме кирәклеген искәртте Президент. 
«Газпром трансгаз Казан» оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 1,5 миллион газ плитәсе, 220 мең су җылыту җайланмалары, 563 мең газ котелы, 22 мең җылыту мичләре кулланыла. Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов әйтүенчә, Татарстанда 123 мең фатирда газ плитәләренең куллану вакыты чыккан. Белгечләр әйтүенчә, мондый газ плитәләре кеше өчен куркыныч тудыра. Су җылыту җайланмалары белән эш тагын да хөрти, куллану вакыты төгәлләнгәннән соң да файдаланыла торган җайланмалар 14 процентка җиткән. 

Газ шартлау күп очракта газ җайланмаларын тиешенчә кулланмау аркасында килеп чыга. Газ белән агулану очраклары да еш күзәтелә. Мондый очраклар ел башында бездә дә булды. Күп очракта кеше үзе гаепле. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми, газ җайланмаларын тикшертми.

фото: RemRus.Ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading