16+

Гәүдә - өйдә, күңел - сәяхәттә: цифрлы технологияләр тагын ниләр күрсәтер?

Россия Президенты Владимир Путинның “Россия Федерациясендә 2030 елга кадәрге чорга илкүләм максатлар һәм стратегик үсеш бурычлары турында”гы указы нигезендә, “Мәдәният” илкүләм проекты кабул ителде.

Гәүдә - өйдә, күңел - сәяхәттә: цифрлы технологияләр тагын ниләр күрсәтер?

Россия Президенты Владимир Путинның “Россия Федерациясендә 2030 елга кадәрге чорга илкүләм максатлар һәм стратегик үсеш бурычлары турында”гы указы нигезендә, “Мәдәният” илкүләм проекты кабул ителде.

Казан дәүләт мәдәният институтында “Мәдәният” проекты киң колачта гамәлгә ашырыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә институт вәкилләре башкарган эшләре белән таныштырдылар.

- Россия Президенты Владимир Путин, Россия халыкларының телләрен, мәдәниятен, традицияләрен саклау һәм үстерү бурычы куйды. Без шушы бурычны гамәлгә ашыру максатында цифрлы технологияләргә дә таянабыз. “Мәдәният” проекты кысаларында, институтта узган ел “Цифрлы мәдәният” өзлексез укыту һәм һөнәри осталыкны күтәрү үзәге оештырылды. Россия күләмендә 3 мең мәдәният хезмәткәре онлайн курсларда катнашты. Хәзер инде без 4 мең мәдәният хезмәткәрен курсларга җәлеп итәргә ниятлибез, - диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Коронавирус пандемиясе дә мәгариф программаларын цифрлы технологияләрне киңрәк кулланып алып барырга этәргән. 

- Онлайн укулар, форумнар оештырылды. Тарихи-мәдәни мирас урыннарына онлайн сәяхәт программасы әзерләдек, - диде Роза Әхмәдиева.

Институтның социаль-мәдәни эшчәнлек һәм интеллектуаль системалар факультеты деканы Резеда Гарифуллина цифрлы технологияләр Татарстанда эчке туристлыкны үстерүгә ярдәм итүе турында сөйләде. 

- Башкортстанда пенсионерлар өчен үзләрендәге тарихи-мәдәни урыннарга сәяхәтләр оештыралар, автобус бушлай. Татарстанда эчке туристлыкта мондый матур үрнәкне кабул итүгә ничек карыйсыз? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

- Татарстанда да 2 мең сумга ике көнлек туристлык сәяхәтләре оештырыла. Транспортка түләнә, ләкин, бу бәягә турсәяхәттә катнашучыларны тукландыру да кергән, - дип җавап кайтарды Резеда Гарифуллина.

- Социаль-мәдәни чараларда Татарстан Башкортстаннан калышмый, мәсәлән, пенсионерларга музейларга бушлай экскурсияләр үткәрелә, - дип өстәде Роза Әхмәдиева.

Өзлексез укыту һәм һөнәри осталыкны күтәрү үзәге директоры урынбасары Гөлнара Абаева институт хезмәткәрләренең республика районнарында татар теле “дәрес-семинарлары” үткәрүләре турында сөйләде.

- Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышлап оештырыла әлеге чаралар. Арчадагы семинарда район хакимияте башлыгы үзе дә шигырь сөйләп алды. Республиканың 22 районында булдык инде, сентябрьдән калган районнарны йөреп чыгачакбыз. Дәрес бергәләшеп Туган тел җырын җырлап тәмамлана, - диде Гөлнара Абаева.

Институтның “Мультимедиа” укыту-технология үзәге җитәкчесе Юрий Бабкин сүзләренә караганда, институтта цифрлы программаларны камилләштерү юнәлешендә максат эш алып барыла.

Казанда 21-24 сентябрьләрдә Digital Week халыкара форумы планлаштырылган.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында үткәрелә бу форум. Аның кысаларында, күргәзмә дә була. Форумда дөньяның цифрлы технологияләр яңалыклары тәкъдим ителәчәк һәм әлеге яңалыклар эшләребезгә кулланма итеп алыначак, - дип, сөйләшүгә йомгак ясады Роза Әхмәдиева. 


 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading