16+

Гәүдәләре - кечкенә, ә рухлары тимердәй нык кешеләр

Татарстан инвалидлары узган ел “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында 55 медаль яулаган, бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бүген Казан сәүдә-икътисад техникумында чемпионатта җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә аша “Абилимпикс” чемпионаты җиңүчеләрен котлады.

Гәүдәләре - кечкенә, ә рухлары тимердәй нык кешеләр

Татарстан инвалидлары узган ел “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында 55 медаль яулаган, бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бүген Казан сәүдә-икътисад техникумында чемпионатта җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә аша “Абилимпикс” чемпионаты җиңүчеләрен котлады.

Ул “Абилимпикс” чемпионатлары җиңүчеләренә сертификатларның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча тапшырылуын әйтте.
- Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада “Абилимпикс” хәрәкәтенә зур теләктәшлек күрсәтә. Татарстанда 2017 елда узган тәүге чемпионатта 38 кеше генә катнашкан иде, ә узган елгы бәйгедә инде 905 кеше 88 һөнәр төрендә ярышты. Бездә хәзер 3 мең кеше “Абилимпикс” хәрәкәтендә катнаша. Сәламәтлекләре чикле кешеләр алар хөрмәткә  лаеклы, үзара  игътибар булганда җәмгыять тә имин, - диде үзенең чыгышында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, Татарстанда сәламәтлеге чикле 30 мең кеше хезмәттә катнаша.
- “Абилимпикс” чемпионатлары инвалидларга һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә, үзләрен танытырга ярдәм итә. Республикада һәр эшсезгә 6 һөнәргә ваканция бар, - диде Эльмира Зарипова.

“Һөнәр төрләрен үстерү үзәге”-“Абилимпикс” төбәк координация үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләгәнчә, инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр алар күңел төшенкелегенә бирешми торган көчле рухлылар. 
- Чемпионатларда җиңүләрдә остазларның да тырышлыгы зур. Шәкертләрен сабырлык белән өйрәткәннәре өчен аларга аерым рәхмәт! - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Сертификатлар 2020 елның декабрендә узган VI нчы “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган татарстанлыларга  тапшырылды. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан финанслана торган бу сертификатларны өстәмә белем үзләштерүгә яки тернәкләнү өчен махсус техник җайланмалар сатып алуга тотарга мөмкин. Беренче урынны яулаган кешегә - 100 мең сум, икенче урынга - 75 мең сум, ә өченче урынга 50 мең сум каралган.

Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елның 4 июнен сертификатлар тапшыруның бердәм көне итеп билгеләгән. Илнең 66 төбәгендә 460 сертификат  тапшырыла. VI нчы “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында җиңүчеләрнең һәм призлы урыннар яулаучыларның 55е - Татарстан Республикасы вәкилләре. Безнекеләрнең 19ы - җиңүче, 18е - көмеш, ә 18е бронза медаль иясе.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук “Абилимпикс” хәрәкәте хезмәттәшләренең координация советы катнашында “Инвалидларны һәм сәламәтлекләре чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында”гы темага түгәрәк өстәл сөйләшүе дә булды. Инвалидлар, мисал өчен, “социаль такси” хезмәтен киңәйтү, җәйге лагерьларда ял сменалары оештыру, аралашыр өчен махсус үзәк булдыру мәсьәләләрен күтәрде.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading