16+

Гендер пати: замана чиреме, мактанумы?

Казанда мондый кичәләр үткәрү күпмегә төшә икән дип юри генә кызыксынып, бер оешмага шалтыраттым. 20 кешелек шундый мәҗлес әзерләү кимендә 32 мең сумга төшә икән. Казанда уртача хезмәт хакы (статистика буенча түгел, ә чынлыкта) 30 мең сумнан артмый.

Гендер пати: замана чиреме, мактанумы?

Казанда мондый кичәләр үткәрү күпмегә төшә икән дип юри генә кызыксынып, бер оешмага шалтыраттым. 20 кешелек шундый мәҗлес әзерләү кимендә 32 мең сумга төшә икән. Казанда уртача хезмәт хакы (статистика буенча түгел, ә чынлыкта) 30 мең сумнан артмый.

Безнең әбиләр бала чакта туган көннең нәрсә икәнен дә белмәгән.. Әти-әниләребез дә (45-55 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр хакында сүз бара) андый купшы бәйрәмнәрне хәтерләми. Туган көнгә бүләк бирү 1970-1980 елларда керә башлаган, башлавын. Тик анда да бу кадәр кылану булмаган инде!

Хәзер бит бала ана карынында вакытта ук мәҗлес җыеп, хатын-кызның балага узуын бәйрәм итәләр. Аны инглизләр сыман “Гендер пати” дип атап йөртәләр. Авылдагы газета укучы абый-апалар мондый нәрсәне күрү түгел, ишеткәннәре дә юктыр әле. Шундыйлар өчен аңлатып китәм: Америкада мондый мәҗлесне бала көтә торган гаилә туганнары, якыннары өчен үткәрә. Биредә булачак баланың җенесен дә беләләр. Беләләр дип, аны УЗИда табиб карый инде. Әмма булачак әти-әнигә бу хәбәрне әйтми, язып кына бирә. Бала көтүче гаилә әлеге язуны кондитерга яисә мәҗлес узачак бүлмәне бизи торган декораторларга тапшыра. Гадәттә, декоратор баланың җенесенә бәйле рәвештә, шарлар эченә кызыл яисә зәңгәр кәгазьләр тутыра. Мәҗлес азагында шул шартларны шартлатып, булучак әти-әни сабыеның малаймы-кызмы икәнен ачыклый. Уф, аңлата алдым бугай!

Кунак чакыргач, өстәл әзерлисе дә була бит инде! Андый мәҗлесләргә токмачлы аш белән бәлеш кенә дә пешереп калмыйлар, әлбәттә. Торт пешерәләр, шоколадлы фонтан ясыйлар һәм... канди бар ясыйлар! Әллә нинди начар сүз дип уйламагыз тагын. Кәнфит-прәннекләрне хәзер аш өстәленә түгел, ә бер аерым, кечкенә генә өстәлгә матурлап тезеп куюны шулай әйтәләр.

Мәҗлес узачак урынны бизиләр. Кичәне оештыручылар фото-видеога төшерә, интерактив уеннар алып бара, фотога төшәр өчен урын ясый. Кирәк икән алып баручы да табалар. Кыскасы, туй бер якта торсын!

Казанда мондый кичәләр үткәрү күпмегә төшә икән дип юри генә кызыксынып, бер оешмага шалтыраттым. 20 кешелек шундый мәҗлес әзерләү кимендә 32 мең сумга төшә икән. Казанда уртача хезмәт хакы (статистика буенча түгел, ә чынлыкта) 30 мең сумнан артмый.

Бала тугач тагын галәмәтләр башлана. Аның 6 айлыгына тортларга заказ бирү (ә бу кимендә 1,5 мең сум), 1, 2 һәм 3 яшен зурлап бәйрәм итүләр дисеңме... Бала тудыру йортыннан чыккач ук фотосессиягә күтәреп чабу булсынмы. Янәсе, баланың ике атналык чагын истәлеккә төшереп калалар. Ул туган көннәрне бала истә калдыра дип уйлыйсызмы сез? Миңа калса, күп очракта әти-әни, беренче чиратта, үзләре бәйрәм итәр өчен шундый сәбәп уйлап таба. Акчасы бармы яшь гаиләнең, юкмы, ипотекасын түләргә акчасы калмаса да, баларының беренче туган көнен уздыра алар! Байлар уздырганны, без кимме әллә дип тә өстәп куя әле. Аннан мәҗлес фотоларын инстаграмга тутыра. Янәсе менә, күрегез, без ничек булдырабыз! Алты бала табып үстергән әбине искә төшерәм дә, боларны күрсә, нәрсә әйтер икән иде, дип уйлап куям. Юк, һич кенә дә кеше акчасын санавым түгел. Ә кешеләрнең шулкадәр кылануына ис китә. Юкса пандемия дә Җирдә кемнең хуҗа булуын һәм кешелек кыйммәтләре арасында нәрсә өстен икәнен дә күрсәтте кебек, югыйсә.

Без авыл балаларының тәрбия андый түгелме, әллә инде кыйммәтләр башкамы – гендер патилар түгел, балага зурдан кубып туган көннәр дә үткәргәнебез юк. Акча җитмәүдән түгел, бу эшнең мәгънәсен күрмәгәнгә. 2 яшьлек бала ул бәйрәмне истә калдыра дисезме? Акчагыз күп икән, балага исәп-хисап счеты ачыгыз да, шунда туплый барыгыз. 18е тулгач, зур бүләк алырга җыелыр һичьюгы!

Гендер пати, балаларның 1-2 яшьтә дә туган көннәрен зурлап уздыруга психолог Чулпан Нигъмәтҗанова фикерен белдерде.
– Бу темага психологик яктан карасак, мондый зур мәҗлесләрнең барлыкка килүенең берничә сәбәбен ачыкларга мөмкин. Беренчедән, кеше тормыш шаукымыннан, мәшәкатьләреннән арый һәм аның бәйрәм итәсе килә башлый. Анда ул баш миендә 24 сәгать әйләнеп торган уйларыннан арынырга, тәне һәм җаны белән ял итәргә тели. Андый шартларда эндорфин, ягъни шатлык һәм бәхет гормоны эшләнеп чыга. Ә бу безнең психикабыз сау-сәлмәт булсын өчен бик кирәк. Шулай ук мондый чаралардан соң безнең бәхетле мизгелләребезне хәтерләткән фото һәм видеолар, матур хатирәләр кала. Алар да уңай хисләр тудырачак. Икенче сәбәп – үзеңне, гаиләңне, заманча дөньяга туры килүеңене күрсәтергә яшерен теләк булу. Чөнки бу бит хәзер модалы санала. Өченчедән, әти-әнигә бала чакта тиешле игътибар булмау нәтиҗәсе булырга мөмкин. Аларга мондый зур туган көннәр уздырмаганнар, зур бүләкләр бирмәгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә, кеше зур тормышка аяк баскач та психологиядә “ябылмаган гештальт” дип атап йөртелә торган халәт барлыкка килергә мөмкин, – ди психолог.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading