16+

Георгий Фомин: «Иң кыены – бәләкәй баламны рәхәтләнеп сөя алмадым»

Тәрәзә яңаклары, аш бүлмәсенә почмакка куя торган утыргычлар, өстәлләр ясый, мунчалар, йортлар сала...

Георгий Фомин: «Иң кыены – бәләкәй баламны рәхәтләнеп сөя алмадым»

Тәрәзә яңаклары, аш бүлмәсенә почмакка куя торган утыргычлар, өстәлләр ясый, мунчалар, йортлар сала...

Балта осталары белән еш күрешәбез, ә менә Сәвәләй авылыннан Георгий Фомин чын-чынлап сокландыра. Бу эшләрнең барысын да ул... бер кул белән эшли.

Үзе турында сөйләргә бик яратмый Георгий абзый. Кулын комбайнда эшләгәндә югалткан. Бәхетсезлек очрагы.
7нче класстан бирле балта сабы тотып өйрәнгән остага, үзе әйтүенчә, бер кул белән эшен дәвам итәргә авыр булмаган.


– Иң кыены – бәләкәй баламны рәхәтләнеп сөя алмадым. Таеп киткәндә тотып калам дип, икенче кулым юклыгын онытып, ничә тапкыр ектым мин аны,– дип искә ала.
Хәзер аңа 59 яшь. Кулсыз калганына 20 елдан артык. Эш урынында барысын да үзенә уңайлы итеп җайлаштырган. Эш кораллары да җиңел, кечкенә.

Без килгәндә, тәрәзәгә пыяла куя иде Георгий абзый. Ике кат пыяла арасына чүпләр кереп калмасын өчен, биш төрле чүпрәк белән чистартып сөртә икән.
– Хәзер пластик тәрәзәләр күбрәк куйдыралар, ләкин мин үзем агачка өстенлек бирәм. Пластик тәрәзәле өйдә тын алып булмый кебек тоела, сулышымны кыса. Безгә матурлык кирәкми, иң мөһиме – сыйфатлы, нык, сәламәтлек өчен файдалы булсын, – ди ул.


Үзенең йорты нараттан. Иң яраткан эше – бура бурау. Бүрәнәне култык астына кыстырып ташый, өя, мүкли, кага. Кыш көне урындыклар ясый. Тирә-күршедәгеләр дә: «Георгий җиһазлары озакка чыдый», – дип мактый. «Урындыкларыгыз чыдам икән», – дип, без дә күршеләргә кушылабыз. Ә тыйнак әңгәмәдәшем, гадәттәгечә, мәзәккә бора: «Ничек утырасың инде»... Бик җор телле, көр күңелле, мәзәкчән кеше ул.

Заманында авыл клубында директор булып та эшләп алган. Уен-көлке, җыр-биюгә осталыгы шуннан киләдер. Ул да түгел, Георгий абзый махсус ышкылый торган җиһазда помидор таяклары ясый башлады. Хатыны Анна кушкан булган икән.


– Помидор таякларын да шулай ышкылап ясыйм. Күршеләр, Георгий мунчага утынны да ышкылап яга икән, дип көләләр инде, – ди, елмаеп.

35 яшендә фаҗигагә юлыккач, бер кулы юклыгын аңлагач, иң башта бер кул белән нәрсәләр эшләргә өйрәнә алырмын дип уйладым, ди. Аннан үзенә көчле булырга сүз биргән. «Авыр чакларда да төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, теләк булса, барысы да була», – ди ул.

Зәй, Сәвәләй

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading