16+

Үгез

Тереклек дөньясының үз көе бар. Язларда ул аеруча сизелә. Һәммә җан иясе, үзенчә яшәргә теләп, якты, аяз көнгә өмет тулы күзләр белән бага, ирекле авазлар җир буйлап тарала.  Кояш, көне буена кырмыскалардай кайнашкан мәшәкатьле галәмгә текәлеп, һәммә тереклекне ихлас сөеп, көлеп тора. Әкрен искән җилдә мәңгелек белән өр-яңадан очрашкан җете нәни яфраклар лепердәшә.

Үгез

Тереклек дөньясының үз көе бар. Язларда ул аеруча сизелә. Һәммә җан иясе, үзенчә яшәргә теләп, якты, аяз көнгә өмет тулы күзләр белән бага, ирекле авазлар җир буйлап тарала.  Кояш, көне буена кырмыскалардай кайнашкан мәшәкатьле галәмгә текәлеп, һәммә тереклекне ихлас сөеп, көлеп тора. Әкрен искән җилдә мәңгелек белән өр-яңадан очрашкан җете нәни яфраклар лепердәшә.

Кояш җылысын тоеп, җир куеныннан калкып чыккан ямь-яшел үлән кыяклары өстеннән назлы җил тәгәри. Көтүченең әле тамчы да очы китмәгән өр-яңа чыбыркысының саңгырау тавышы ишетелә.

Җәйгә чыгарга торган көннәрнең берсендә, авыр, дәү гәүдәсен як-якка чайкап-селкетеп, авылга ферма үгезе төшә... Ул урам башында ук мәгърур тавыш белән эчтән генә тирән моң аша иңрәп куя:
– М-м-м...
Шулкадәр дә дәһшәтле ул үзе! Кот очарлык!
Юк-юк, аңа әле көтү чыккан көнне дөнья йөзен күрсәтмиләр. Сыерлар бераз тынычланганны көтәләр. Юан муенындагы калын чылбырларын шалтыр-шолтыр китереп, авыр, итләч гәүдәсен тибрәтеп, әле ул тигәнә тирәсендә генә йөренеп тора. 
Көтү чыккан көннең мәшәкате үзенә бер төрле күңелле. Кешеләр кебек үк, сыер-сарыкларның да иреккә омтылган җаннары тантана итә. Сыерлар һич булмаганча мөгри, әйтерсең кыш буена аюлар кебек йоклаганнар да йокыдан яңа гына уянганнар... Бөтен авылның яшәеше көтү озаткан, көтү кайткан серле мәлгә бәйле кебек тоела башлый. 
Көтү чыккан көнне минем әби нигәдер тын гына елый. Күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь агып тора. Яз килү сөенеченнән елыймы икән ул? Тагын язлар җитте, гомерләр үтеп бара бит дип моңсуланамы икән?.. Анысын үзе генә беләдер, мөгаен. Көтүне дә ул бары тик үзе генә куа, үзе генә каршылый.
Авылда көтү чыга... Йорттагы кош-кортка урын калмый. Тавыклар, кытаклый-кытаклый, читкә сибелә, тишек-ярык эзли башлый.
Әтәч исә әтәчлеген итә: канатларын вәкарь белән генә җилпеп, лапас өстенә очып менә. Югарыдан башын суза төшеп:
– Кикрикүк, – дип сөрән сала. Мәхшәр купты, ди, күрәсең.
Авылда көтү чыга... Бөтен дөньяга сөт исе, сутлы үлән исе тарала. ишегалдында тоз сибеп, бисмилла әйтеп, муен астын сыпыра-сыпыра, сабыр гына, сыерга әби бер-ике телем ипи каптыра. Мөгезенә кызыл чуклар бәйли. Бөдрә йонлы бәтиләр, Сабан туена җыенган кызчыклардай, төрле төстәге бантиклы башларын күтәрә төшеп, әби тирәсендә әвәрә килә. Әбием, аларның куе йоннарына бармакларын батыра-батыра: «Аюдан кач, бүредән кач, ябалактан йон сора», – дип теләк тели.
– И-и күрче бу әбекәеңне, күңел байлыгын һәммә тереклеккә сала бит, – дип, әнием читтән генә елмаеп күзәтеп тора.
Малларның башлары бакча кырыйларындагы бәпкә үләненә иелә, алар әле һәрберсен җентекләп карагандай, эзләнеп кенә, борын очларын үләннән кытыклатып рәхәт чигә-чигә, ашыкмый гына җәйләргә таба юнәлә...
Һәм көннәрдән бер көнне авылга ферма үгезе төшә... Караңгы, соры, котсыз абзарларга керәсе килми, күрәсең, аның да. Хәер, муенга тагыласы чылбыр кемгә тансык инде?
Менә ул ирек тоеп, башын югары күтәреп бер болгап ала да эчке тавыш белән генә иңрәп куя. Бөтен урам шым була. Койрык чәнчеп, хуҗа булып урам буйлап арлы-бирле йөренеп торган этләрнең мизгел эчендә эзләре суына. Маэмайлар үгезне тавышыннан ук таный: гүя ил өстенә афәт төшә... Этләр белән кешеләр генә җиңәрлек түгел шул аны. Капкалар ябыла. Халык кай арада кереп качарга өлгерәдер...
Үгез, тәрәзә каршысына ук килеп басып, кыска юан алгы аяклары белән җирне тырмый, мөгезләре белән чирәмне актарып ташлый. Яшел чирәм, кәс-кәс булып, һавага оча...
Капка артында кешеләр пыш-пыш сөйләшә:
– Ни кылана, күр! Яшәү өчен дә түгел бит... Ризыгы алдында. Болын тулы хуш исле печән... Аһ, мәлгунь!
– Бер мәхәббәт өчендер... мөгаен...
Тыныч кына көлешү тавышлары ишетелә.
– Т-с-с, тавышланма, яз саен бер-ике мәртәбә төшә бит инде ул шулай. Чир китә, гадәт китми, диләр...
Койманың эчке ягыннан колакка ирләр тавышы чалымлана:
– Ирекле илдә яшисе килү теләге көчледер шул аңарда да... Ул да җан иясе бит. Йөрсен әйдә бер иркенләп...
Хатын-кызлар кушыла:
– Йөрсен дип, бөтен урамны актарып бетерә бит хәзер, имансыз... 
Безнең якта урамдагы куакларны, терлек таптап үтмәсен дип, рәшәткә белән тотып куялар. Үгез, итләч сырты белән, шунда килеп бәрелә. Черек такта кисәкләре куакка ябыша, чырт-чырт килеп җиргә коела. Үгез иске черек исе аңкып, үз төшенә коелып торган рәшәткәләрнең калганын кыска мөгезләре белән алып-алып күккә очыра.
– Хәерчелеккә мөнәсәбәте яман моның, – ди сугышларны күргән, заманында үгезләр белән дус яшәгән бабам.
Ул мыек астыннан гына елмая. Тәрәзәләрне киң ачып, аңа яратып карап тора. Мөгаен, үгез җигеп, ду кубарып яшәгән яшьлек елларын исенә төшерәдер. 
Үгез, калын җилкәләрен күтәрә төшеп, лап-лоп атлап, кизәк «пирамидалар»ына таба юнәлә... Иң куркынычы шул: алар эчендә кешеләр бар... Дөресрәге, бала-чага... без инде... Тик монысын беркем дә белми шул... Хәтта әниләр дә...
Безнең якта тирес-кизәктән кирпеч сугалар. Урманнар юк шул бер дә... Урмансызлык – уңайсызлык, диләр әниләр. Тик нишлисең, бу уңайсызлыкка күнеккәнбез инде. Без мичкә ягарга кирпеч әзерлибез.
Әтиләр кыштан ук кирпеч калыплары ясый: такта кисәләр, такта юналар. Аннан һәр калыпка икешәр кирпеч сыешлы итеп аларны як-якларыннан кадаклап куялар.
Кирпечкә дигән тиресне олылар бакча яктан, ат җигеп, арбага төяп, башта урамга ташыйлар. Аны сәнәк җәбе биеклеге итеп җәяләр һәм өстенә коедан алып чиләк-чиләк салкын су сибеп чыгалар. Башта әле измәгә атны гына кертәләр. Юк-юк, атны башыннан тотып әйләнә буйлап йөртүче резин итекле малай да була. Алар шулай әйләнәләр дә әйләнәләр... Җир шары буйлап әйләнгән кебек... Салам катыш тиресле әйләнә берзаман саз чокырын хәтерләтә башлый.
Әлбәттә, малайларга читтән күзәтүе бик авыр хәл, аларның ат янына чабып кереп китәселәре килә. Әниләре генә тотып тора:
– Үзләнергә тиеш әле ул, балалар, ашыкмый торыгыз, – диләр.
Шактый үзләнгәч, ялан тәпиле бала-чага, хатын-кызлар, күлмәк итәкләрен күтәрә төшеп, сазлы әйләнәгә кереп баса. Кызлар суны һаман өстәп кенә торалар. Бала-чага салкыннан куырылган тәпиләрен саз әйләнәсе буйлап тиз-тиз алдырып йөрергә тырыша. Аяклар җелеккә үтеп туңа. Үзең түгел, рәшәткәгә бәйләп куелган арыган ат та кызганыч тоела башлый... Тик кышлыкка мичкә ягарга кирпеч кирәк шул...
Измәне юеш калыпларга тутыруы, рәт-рәт тезеп, җиргә кибәргә илтеп салуы шактый авыр һәм пычрак эш булса да, күңелгә канәгатьлек бирә, чөнки ямь-яшел чирәм өстенә тип-тигез булып доминолардай коелып барган кирпечләрдә иҗат бар...
Моңа соклану хисләре суыкны да, өшегән тәпиләрнең сулкылдап чемердәвен дә шундук оныттыра. Үз хезмәтеңә кызыгып карап тору мөмкинлеге җанны җылыта. 
Берәр атнадан тагын да күңеллерәк мәшәкатьләр башлана: кояшта кипшенгән кизәк-кирпечләрне түгәрәкләп пирамидалардай өеп чыгарга кирәк була. Монысын да без, бала-чагалар, бик ихластан башкарабыз. Кирпечкә кирпечне ара калдырып куя-куя, тип-тигез итеп өскә таба күтәреп барабыз. Тик югарыга китә-китә буй җитми башлагач кына, олылар ярдәмгә килә.
Һәр капка төбендә эш кайный. Бөтен урам биек-биек челтәрләп өелгән соргылт «пирамидалар» белән тула. Әйтерсең авылны алыштырып куйганнар, ул гомумән башка төс-кыяфәт ала. Хәерчелекне, усал, салкын кышларны җиңәр өчен яуга чыккан Алып батыр кебек күренә. Димәк, безнең урамга кыштан өркү куркынычы янамый. Димәк, җәй җылысын җыйган кирпечләр быелгы кышта туңарга ирек бирмәячәк...
Болай гына да түгел, без, «пирамидалар»ның эчке ягына төшеп, кирпеч араларыннан урамны күзәтеп утырабыз... Монысын өлкәннәр күрми, әлбәттә. Тәрәзәдән беркем карамаганда, авылның тынып калган бер мәлендә сиздерми генә һәм бик тиз арада чума белү кирәк шул монда...
Күрсәләр... бер дә яхшыга түгел. Күрше Расыйхның төшкәнен бер тапкыр әнисе күреп калган. Тал чыбыгы белән эләктерде дә соң үзенә! Малай башы белән авызын дәү итеп ачып елады... 
Тәвәккәллеккә ирешү өчен үз-үзең белән күпме көрәшергә кирәклеген әти-әниләр тамчы да аңламый шул. Әйтерсең алар бала булып карамаган... 
Аның каравы мине эләктергәннәре юк әлегә... Ялгызлыкка качу ләззәте мине дә тәвәккәл итә. Иң өстәге ике-өч кирпечне аласың да шыпырт кына төшеп утырасың шунда... Монда ләззәтле тынлык тавышы ишетелә... Моннан ялгызлыкның куркыныч, шомлы өне килә. Тын да алмый, дөньяны тыңлап торасың...
Бөркү һавада, безнең баш өстендә генә, яңгыр көтеп, өянкеләрнең авыр яфраклары лепердәшә. Күкләрдә кулъяулык кадәрле болыт әсәре дә юк. Анда әфлисун кебек кояш эленеп тора. Аның кайнар нурлары кизәк «пирамидалар»ы эченә төшә. Күк тә безнең якты һәм кайнар хыяллар белән яшидер кебек тоела. Нигәдер моннан чыгасы килми... Хыяллар, безгә әле бик үк таныш та булмаган хыяллар, «пирамида» кебек үк, безне ян-яклап кыса бара. Һәм «пирамида» «күзләреннән» без еракка-еракка, урамның аргы башына текәлеп торабыз... Аннан авылны чыгып китә торган олы юл башлана...
Берзаман үгез тавышы ишетелә:
– М-м-м...
Ду кубарып бөтен урамны мөгез очында уйнаткан юан, кыска муенлы чем-кара үгезне кирпечләр арасыннан карап торган нәни генә кызның хәлен аңлыйсызмы сез? Аңламыйсыздыр. Тирләгән учларны йомарлап, суламаска тырышып, «пирамида» эчендә җиргә тәмам сеңеп бетәсең. Менә хәзер өйләр ишелерлек итеп яңгыратып үкереп җибәрер дә, куркудан кирпечләр ишелеп төшәр, һәм син шулар астында калып үлеп үк китәрсең сыман. Бичаралыгыңнан һәм көчсезлегеңнән җиргә тагын да ныграк елышасың. Җир шары үзе дә шулай ук көчсез кебек тоела. Дәһшәтле көч каршында бар җиһан көчсез икән шул... 
«Әлхәм» догасы искә төшә, ләкин иреннәр кыймылдамый. Бәла-казалардан саклый, ди аны әбием. Бердәнбер яклаучы булып бөтен галәмгә бер дога калган мәлдә, шуны укырлык көч таба алмаудан чарасыз бәргәләнеп, эчтән генә, тын гына елап җибәрәсең... Тик яшь тә, сулыш та иркенәеп чыкмый...
Инде айлар, еллар үткәндер, син шушы афәт эчендә мәңгелеккә торып калгансыңдыр кебек тоела. Мизгелнең күпне җимерү сәләтенә ия булуын күреп тору зиһенне томалый, берни дә уйлап булмый башлый. Бу хәвефтән котылу юк... Үзеңнең нинди куркыныч янәшәсендә калуыңны уйлый алмавың бәлки яхшырактыр да... 
Очып барганда үрмәкүч оясына килеп эләккән чебен генә, бәлки, шушы халәттә буладыр... 
Үгез эчке иңрәү белән генә янә мөгрәп куя:
– М-м-м...
Юан, кыска аяклары белән җирне казый. Чирәм, киселеп-кыелып, һавага оча. Һәм үгез, юлында очраган һәммә нәрсәне – рәшәткәләрне, кирпеч «пирамидалар»ны ишеп, алар өстеннән сансыз атлап, мөгезләрен бутый-бутый, ары китеп бара. 
Дәһшәтле берничә минутлык тынлыктан соң авыл әкренләп хәрәкәткә килә. Сукрана-сукрана, капкадан әбием чыга:
– Көтү кайтканда, урамда йөрмәгез. Башта урам бераз тынычлансын дип әйттем бит мин сезгә... Һай, кайларда гына инде бу балалар...
«Мин монда, әби!» дип кычкырасы килә. Кычкырып булмый. Иреннәр тыңламый. Йөрәк һаман дөп-дөп тибә... Үлмәдем микән дип, бармакларны хәрәкәтләндереп карыйсың да тагын тынасың. Сизсәләр, эш харап! Кыз кеше шундый буламы, диячәкләр.
Аннан урамда күршеләр күренә. Үгез артыннан урам ватык-сынык рәшәткә башларын җыя, кизәк калдыкларын тазга тутыра...
Үзара сөйләшәләр:
– Үгез дуласа, арба ватыла, диләр, арба гына ватылмады инде монда безнең. Сөбханалла гына булды бу. 
Үгез чөеп атарга уйлап та карамаган кизәк «пирамида» эчендә кинәт тынчу булып китә. Күкрәк тутырып сулыйсы килә. һава җитми...
Кешеләр таралышканны көтеп арый башлаганыңны сизәсең. Кереп тә китмиләр, ичмасам. Ялгызлык хисе көчлерәк булып чыга: ул хыялларны да куып тарата. Һәм сине кизәк «пирамида» үз эчендә тимер кыршау кебек кыса... кыса... Хәер, бичара үгез дә, җир өстенә сыя алмыйча, көчсезлектән нәкъ шундый халәт кичерәдер... Ул да җан иясе бит...
* * *
Мин кайчакта, шаянрак уйлар уйлыйсы килгәндә, кешеләрне җәнлекләргә яки хайваннарга охшатам. Кемнәрдәдер – күсе, кемнәрдәдер куян чалымнары бар сыман. Тиен кебек, тук төшле чикләвек эзләп, агачтан агачка сикерүчеләре дә очраштыргалый.
Куяннар исә җир өстенә йомшак кына басып элдертә бирәләр...
Төлкеләр... Һай, алары чиксез... Койрык болгап, уңга-сулга тик үтеп-сүтеп торалар...
Дуңгызлар да әз түгел икән. Монысын кешеләр бер-берсеннән яшермиләр дә...
Ишәкләр... сарыклар... пошилар... Табигатькә һәммәсе кирәк, күрәсең. 
Кешеләр төрле. Төрле булган өчен серләр дә күптер аларда. Төрле булганнары өчен, кешеләр барысы да ялгыздыр... Һәммәсенең үз дөньясы. Ул дөнья аларның үзләренә генә ят түгелдер. Иң якыннарына да кеше дигән галәмнең серләрен ачу кодрәте бирелмәгәндер. 
Хәер, мин ник бу хакта язарга булдым соң әле?
Мин кылдан нечкә күңелле, табигатьнең үзе кебек талантлы бер рәссамны беләм икән бит. Авылда үскән ул. Үз дөньясын да, чит-ятлар дөньясын да үтәли күрәдер кебек... Мәңгелек җиһанда бәргәләнүләре, төс-кыяфәте белән ул безнең авылны дер калтыраткан дәү үгезгә охшаган...

Фирүзә Җамалетдинова 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading