16+

Гөлнара Габидуллинадан Баклажан икрасы һәм "Анкл Бэнс" салаты РЕЦЕПТЫ

Җырчы Гөлнара Габидуллина да гаиләсе белән үз йортларында яши. 

Гөлнара Габидуллинадан Баклажан икрасы һәм "Анкл Бэнс" салаты РЕЦЕПТЫ

Җырчы Гөлнара Габидуллина да гаиләсе белән үз йортларында яши. 

- Йортыбызны бик озак салдык. Төзелеш эшләре барганда Әминәм белән йөкле идем әле, - ди җырчы. - Бакчабыз артык зур түгел. Миңа карарга җитә. Яңгыр яуса шатланам. Яумаса, иртә белән тутырып киткән мичкәләрдәге суны кичен яки төнлә түтәләргә сибәм. Бакчада виктория, җимеш агачлары, кишердән кала барлык яшелчәләр, чәчәкләр үсә. Помидорны быел соңрак утырткан идем, шулай да уңышы бик әйбәт булды. Булган уңышны урнаштыра барам. Кыярларны тозладым, чия компоты яптым. 

Быел кырларны тозладым, чия компот ясадым. Ике бер литрлы банка белән күркә кайнатмасы ясадым. Хәзер Анкл бенс салатын һәм баклажан икрасы гына ясыйсы калды. Баклажан икрасын аеруча яратып ашыйбыз. Тәмле дә, туклыклы да була ул. 

Баклажан икрасы рецепты

Баклажан – 2-3 данә
Кишер – 2 данә
Суган – 1 баш
Болгар борычы – 3 данә
Помидор – 3 данә
Сарымсак, үсемлек мае 
  

Үсемлек мае салынган чуен казанга баклажан белән суганны салып болгатабыз. Аннары борыч, кишер салабыз. Боларны болгатып торырга кирәк. 20 минуттан соң помидор саласыз. Иң ахырдан берничә тырнак сарымсак кушып җибәрергә кирәк.   


 

Анкл Бэнс салаты

I. Озынча итеп туралган ташкабак – 2 кг
Шикәр комы – 1 стакан
Үсемлек мае – 1 стакан
Тоз – 2 аш калагы
Томат пастасы – 1 стакан
9 процентлы уксус – 2 аш калагы


II Озынча итеп туралган 10 суган
Болгар борычы – 5-6 данә
Озынча итеп туралган помидор – 10 данә 


I сан астындагы продуктларны болгатабыз һәм 0,5 стакан су кушып, утка куябыз. Ун минут пешерәбез. Аннан соң суган өстибез дә, тагын ун минут пешерәбез. Шуннан соң болгар борычы кушып, тагын ун минут пешерәбез. Иң ахырдан помидорны кушабыз да, тагын унбиш минут пешерәбез. Әлеге рецепттан 1 литрлы дүрт банка чыга. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading