16+

Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров тере тавыш белән фонограмманы аеруның 5 ысулын әйтте

27 октябрьдә “Пирамида” концертлар залында “Татар радиосы хитлары” концертын тәкъдим итә.

Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров тере тавыш белән фонограмманы аеруның 5 ысулын әйтте

27 октябрьдә “Пирамида” концертлар залында “Татар радиосы хитлары” концертын тәкъдим итә.

“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева әйтүенчә, өч ел элек әлеге концертны тере инструменталь ансамбль белән халыкка җиткерү уе туган.

- Әлеге концертны оештыру җиңел түгел, чөнки җырчыларның репертуарындагы һәр җырны тере инструменталь ансамбль белән эшләргә кирәк. Җырчыларны репетицияләргә җыю да җиңел түгел. Бу проект финанс чыгымнарын да күп таләп итә. Ләкин без бу эшкә алынганбыз икән, ахырга кадәр эшләп чыгачакбыз, - диде Динә Гәрәева әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында.

Концертта 30 популяр артистның хит булып әйләнгән җыры яңгыраячак. Алар арасында бер ел эчендә хитка әверелгәннәр дә, кайчандыр халык яратып тыңлаган җырлар да бар. Һәм, әлбәтттә, аларның барысы да бары тик тере тавышка гына башкарылачак. Татарстанның атказанган артисты, “Татар радиосы хитлары” концертының алып баручысы Гөлназ Сәфәрова фикеренчә, әлеге популяр җырчыларга карап, эстраданың юнәлешен билгеләргә мөмкин.    

Әлеге концертта Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та катнашачак.
- Мин фонограмманың бер өстенлеген дә күрмим. Ә уен коралларына тере тавышка җырлау җырчыны да, эстраданы да югары баскычка күтәрә торган күрсәткеч, - дип бәяләде һәм сөйләгәннәрен раслап, җырлап та күрсәтте.

Бөтен җырчылар да Филүс дәрәҗәсендә көчле вокалга ия булмасалар да, һәрберсенең дә  үз стиле, үз йөзе бар, үз тембры ди оештыручылар. Һәм монда һәр җырчы үз вокалын күрсәтә алачак. Ә тере тавышка җырлый алмаган җырчыларны алар чакырып та тормаган.

- Концертларымда бары тик тере тавышка җырласам да, инструменталь ансамбль белән башкару күп көч һәм әзерлек таләп итә. Бу катлаулы эшләрнең берсе дип уйлыйм. Ике ай инде әлеге “җанлы концерт”ка әзерләнәбез. Минем өчен иң авыры – сүзләрне онытмау. Шуңа күрә сәхнәгә чыкканда җыр сүзләрен кулыма язып чыгам, - диде концертта катнашучы Эльмира Сөйләйманова.

Матбугат конференциясендә Гөлназ белән Айваз җырчының тере тавышкамы яки фонограммагамы җырлавын аерырга өйрәтте.

1. Әгәр тавыш аудиотасмага яздырылган булса, ул салмак һәм тигез генә яңгырый. Ә тере тавышка җырлаучының хәрәкәтләре, эмоцияләре тавышка чыга.

2. Тере уен коралларында башкарылгач, җырчы техник яктан “плюс”ка  җырлый алмый.

3. Халык радио, телевидениедә һәрдаим ишетелеп торган җырларның яңгырашына ияләшә. Әгәр концертта җыр башка төрлерәк яңгырый икән, димәк җырчы тере тавышка башкара дигән сүз.

4. Тере тавышка җырлаганда җырчының муенындагы кан тамырлары бүртеп чыга.
 
5. Тере тавышка җырлаган җырчы эмоциональ яктан үзен иркенрәк, ышанычлырак тота.   

Фото: bars-media.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading