16+

«Гөлшаян» спектакле белән бәйле бер кызыклы вакыйга

1956 елны мин, Оренбург шәһәренең 3нче һөнәр училищесын тәмамлап, заводта эшли башладым. Кичләрен шәһәрнең бердәнбер татар драма түгәрәгенә йөрим. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыялланган идем.

«Гөлшаян» спектакле белән бәйле бер кызыклы вакыйга

1956 елны мин, Оренбург шәһәренең 3нче һөнәр училищесын тәмамлап, заводта эшли башладым. Кичләрен шәһәрнең бердәнбер татар драма түгәрәгенә йөрим. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыялланган идем.

Ул вакытта Оренбургта Ленин исемендәге клубны, татар драма түгәрәген белмәгән кеше булмагандыр. Аның җитәкчесе, режиссеры – артист Мәхмүт Саттаров (Тупикский Мәхмүт) иде.

Мәхмүт ага революциягә кадәр үк Оренбургта Ильяс Кудашев-Ашкадарский оештырган «Ширкать» профессиональ театрының артисты була, «Сәйяр», «Нур» театрларында да эшли. Ул безгә Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская кебек атаклы артистлар турында, алар белән бергә эшләгән еллары турында сөйли иде.

1957 елны мин апам янына кунакка дип Ташкент шәһәренә киттем. Ташкентта Татар дәүләт академия театрының гастрольләре бара иде. Апам белән икәү, татар артистларын күрү нияте белән, Хәмзә театрына киттек. Спектакль башланырга вакыт бар иде әле. Театр ишегалдында мөлаем йөзле кеше миннән нәрсәгә килүем турында сорашты. Ул театрның баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков булып чыкты. Мин аңа үземнең бик тә артист булырга теләгем барлыгын әйттем. Шул ук көнне бер төркем артистлар, сәхнәгә чакырып, сәләтемне сынап карадылар һәм мине театрга алырга булдылар.

Менә шулай итеп, мин Казанга килдем һәм атаклы театрда эшли башладым. Театрның күп кенә артистларын Мәхмүт абый әйтүе буенча беләм, ләкин яннарына барып сөйләшергә кыймыйм.
Бераздан миңа Фатыйма Ильская бенефисы уңаеннан куелган «Тормыш җыры» спектаклендәге Каюм ролен әзерләргә бирделәр. Ул рольне Зифа апа Басыйрова уйный иде. 1958 елның март аенда булган Фатыйма Ильская бенефисында Каюм ролен уйнау бәхетенә ирештем.
1959 елны театрда Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» исемле комедиясе куелды. Гөлшаян ролендә – Рәшидә Җиһаншина, аның ире Әхмәтне Празат Исәнбәт башкарды. Ул спектакльдә миңа Ибекәй исемле малай ролен уйнарга туры килде. Шундый атаклы артистлар белән бергә уйнау миңа күктән төшкән бәхет кебек тоела иде.

Менә шул «Гөлшаян» спектакле белән бәйле бер кызыклы вакыйга турында сөйләп китәсем килә.
1959 елның җәй аенда Арча ягына, Тукай-Кырлайга спектакль белән килдек. Җылы итеп каршыладылар, йортларга урнаштырдылар. Клуб иске, сәхнәсе бик тар булу сәбәпле, безгә өйдән үк әзерләнеп, киенеп, грим салып килергә куштылар. Клубка барыр вакыт җиткәч, капкадан чыгуыма, Рәшидә апаны күреп алдым. Аның башында ак яулык, балитәкле озын күлмәк, чигүле алъяпкыч, чулпы тагылган озын кара чәч, кулында йөзек-балдаклар, сылу гәүдә – гаҗәеп сөйкемле – айдан төшкән Зөһрә йолдыз диярсең. Клубка халык җыелган, ишегалдында төркем-төркем яшьләр артистларны каршы алалар.

Менә бервакыт яшьләр арасыннан озын буйлы бер егет чыгып, Рәшидә апаны күрүгә, кочакларын җәеп, аның янына йөгереп килә башлады. Әмма өлгермәде, берничә егет тиз генә ике арага керделәр, Рәшидә ападан гафу үтенәләр.

Әйе, спектакль урамда ук башланып китте дисәм, ялгышмам. Гөлшаянның гүзәллегенә сокланып, ир-егетләр тормышта да, спектакльдә дә аңа тынычлык бирмиләр. Әйе, сәхнәдә барачак тамаша – спектакльдәгечә. Матур Гөлшаян артыннан калмыйча, «кулга төшерү» ниятләре белән, авылның мулласы да, старостасы да, байлары да гел аны борчып торалар.

Тапкыр, зирәк Гөлшаян ире белән сөйләшеп, ул бозыклардан үч алу нияте белән, өендә «очрашу» оештыра. Ә Ибекәй, Гөлшаянның ниятләрен чынга ашыру өчен, үзенең «этлекләрен» башкара, теге «бозыкларны» әйтелгән бер вакытка «очрашуга» чакырып китерә. Берсе артыннан берсе килеп ишек шакуларын ишетүгә, ирем кайтты дигән сылтау белән, Гөлшаян берсен – сандыкка, берсен – чаршау артына, берсен сәке астына «яшерә». Менә шул вакытта пәһлеван гәүдәле Әхмәт кайтып кереп, тегеләрнең «сабакларын» укыта.

«Гөлшаян» комедиясенең төп геройлары да, сәнгати эшләнеше дә халыкка якын, чын халык тормышыннан алып язылган. Бигрәк тә төп хатын-кыз образы Гөлшаян аша сәхнәдә татар хатын-кызларының тышкы яктан гына түгел, эчке рухи дөньясы белән дә гүзәл, зирәк, иренә тугры булулары, тапкырлыклары чагыла. Рәшидә апа башкарган Гөлшаян образы искиткеч гүзәл, җор сүзле, шаян, тормыштагыча, чынбарлык итеп уйнавы һаман онытылмый.

Раил СӘЙФУЛЛИН, Татарстанның атказанган укытучысы
Рәсемдә: Гөлшаян ролендә – Рәшидә Җиһаншина, Ибекәй – Раил Сәйфуллин (1959 ел. Казан).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading