– Сез бит әле Кырымда “Сөембикә варислары” фестивален үткәрә идегез. Бәйгене киредән торгызасы килмиме?
– Фестиваль барлыгы унбер тапкыр үткәрелде. Шуларның җидесе – Кырымда, дүртесе – Казанда. Ул фестиваль генә түгел, зур тәрбия, агарту мәктәбе. Ярышудан кала, балаларга дини, тарихи, мәдәни тәрбия бирдек. Бәйгедә дин әһелләре, мәдәният эшлеклеләре дә катнашты. Алар балаларга остаханәләр булдырды. Катнашучы ир-балалар азан әйтергә өйрәнде. Бәйгенең бар чаралары да һәрвакыт татар телендә генә барды. Төрки дөньясыннан төрки-татар балаларын җыя алдык. Алар бүген дә аралашып торалар, шөкер! Фестивальнең чыгымнарын башта үз өстемә алып башлап җибәргән идем. Аннан соң ярдәм итүчеләр дә табылды. Соңрак Бөтендонья Татар конгрессы һәм Мәдәният министрлыгы да кушылды. Бүген дә минем иң зур хыялым, “Сөембикә варислары” фестиваленең төрле еллардагы лауреатларын җыеп, Казаныбызда зур концерт үткәрү.
“Аңсыз һәм күңеле тар кешеләр” – Эстрадада нинди кимчелекләр күрәсез?
– Җырчыларны мыскыл итәсе килми. Аларны җәллим. Күбесенә Аллаһы Тәгаләдән тавыш та бирелгән. Сәләтләрен күбесе акча эшләүгә юнәлдерде. Болар – коммерсантлар! Җырның тәрбия чарасы булуын оныттылар. Алар чын сәхнә әсәренең нинди булырга тиеш икәнен күрмиләр. Заманында безнең буын моңлы җырлар тыңлап үсте. Шуның белән беррәттән каһарман җырлар да тәрбияләде безне. Бүген каһарман җырлар башкаручылар бөтенләй дә юк диярлек.
– Мәхәббәт турында җырлар эстраданың иң зур өлешен алып тора. Алар да кирәкмиме?
– Мәгънәсе булса, кирәк. Күп җырларның мәгънәсе юк бит. Кем соң син? Аллаһ Тәгалә бу тавышны сиңа нәрсә өчен биргән? Башта шуны уйларга кирәк. Тавыш нәфесне үстерү өчен бирелми. Милләткә хезмәт итәм дисәгез, тәрбияви роль уйнаган бер җырыгыз бармы? Бу сорауга җавап бирегез. Тормыш каршылыклардан тора. Җыр аша да аларны үтеп була бит.
– Хәзер башкаручылар юридик яктан да белемле. Автор хокуклары өчен судка бирүләр дә күзәтелә. Сезнең заманда ничек иде?
– Без халык җырларын башкардык. Аны бар кеше җырлый ала. Ә композитор исә, җырын кемгә беренче бирде, шул җырлады.
– Ә сәхнәдән кала башкаруга килсәк?
– Радио һәм телевидениедән чыгыш ясау турында сөйләшсәк, җырчы белән судка бармыйча да килешеп буладыр. Безнең заман җырчылары арасында андый әйбер булмады.
Комментарийлар
0
0
Голзада Сафиуллина жырларын бик яратам. Анын турында укырга рахат булды.
0
0