16+

Гошер сәдакасын бирергә онытма

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте бу атнаның шимбәсендә, ягъни 29 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне игълан итә. Бу көнне барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырыла.

Гошер сәдакасын бирергә онытма

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте бу атнаның шимбәсендә, ягъни 29 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне игълан итә. Бу көнне барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырыла.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы «Сыер» сүрәсенең 267нче аятендә күрсәтелә: «Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..» Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Әлеге хәйрия чаралары республика мөселманнары тормышына кабат кайта башлады. Мөселманнар актив рәвештә мәчеткә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр китерәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә.

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имам хатибы:
– Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Моннан чыгып караганда, 100 чиләк бәрәңге алгансыз икән, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә тиешсез. Гошер сәдакасы биргәннән син ач калмыйсың. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара.

Фото: dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading