16+

Гражданнар сугышын булдырмау җиңелрәк

Россия өчен ХX гасыр башы трагедияләрдән генә тора: рус-япон сугышында җиңелү, Беренче бөтендөнья сугышы, революция, Гражданнар сугышы... Бүген дә тарихчылар бу канлы вакыйгалар турында бәхәсләшә. Теге яки бу (кызыллар һәм аклар) якка басарга теләүчеләр дә юк түгел. Бу сорауларга җавап һәм аңлатма таба алабызмы?

Гражданнар сугышын булдырмау җиңелрәк

Россия өчен ХX гасыр башы трагедияләрдән генә тора: рус-япон сугышында җиңелү, Беренче бөтендөнья сугышы, революция, Гражданнар сугышы... Бүген дә тарихчылар бу канлы вакыйгалар турында бәхәсләшә. Теге яки бу (кызыллар һәм аклар) якка басарга теләүчеләр дә юк түгел. Бу сорауларга җавап һәм аңлатма таба алабызмы?

Мәскәүнең бер мәктәбендә эксперимент рәвешендә Гражданнар чорына «кайтып», укучылар – крестьяннар, эшчеләр һәм буржуазия катламнарына бүленгән һәм һәркайсы шул чорның хәрәкәтен сайларга тиеш булган. Күпчелек «аклар» өчен тавыш биргән. Моның сәбәбе нәрсәдә? Көнбатышның чәчәк аткан тормышын күзаллауда һәм шуны безнең яссылыкка күчерергә омтылумы, әллә тарихи белемнең җитеп бетмәвендәме? «Мин Чапаев абыемны кинодан күреп беләм» дип җырлап үскән буын башка тарихны укыган һәм ул чордагы белем бирү дәрәҗәсен бүгенге белән чагыштыру урынсыз.

Гражданнар сугышы башланып киткәнгә быел төгәл бер гасыр (1917 елгысын тарихчылар кече гражданнар сугышы дип атый, төп вакыйгалар 1918 елда Идел буе фронтларында башланып китә). Әйткәнемчә, бүген әлеге вакыйгага караш төрле, берәүләр өчен Павел Корчагин герой булса, икенчеләр өчен – поручик Галицын. Берәүләр әлеге сугышны «Свадьба в Малиновке» фильмы һәм «Батька Махно» җыры аша белсә, икенчеләре А.И.Деникинның мемуарлары аша таныш. Һәр ике як сугышны күргән, хезмәтләрендә яктырткан, каршы якны өйрәнгән һәм берсенең дә ялгышлары булмаган түгел. Борынгы римнарча әйтсәк: «Заманалар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез». Күпләгән тарихчылар фикеренчә, «Гражданнар сугышы әле тулы мәгънәсендә тарих булмаган, Россия җәмәгатьчелегендә татулык юк һәм һәрьяклап үлчәнгән нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җитмәгән».

Бүгенгесен карасак, ул татулык булырмы икән? Советлар Союзы таралганнан бирле, Гражданнар сугышы исе аңкый: дистәләрчә регионнардагы низаглар илне әлеге сугыш чигенә китерә язды: Приднестровье, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Таҗикстан, Чечня. Элеккеге социалистик лагерьдан мисалга Югославияне китереп була. Бу хәлләр бүгенге сәяси лидерлардан сабырлык, юл куя белү, чыдамлык таләп итә.

Бер гасыр элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтсак, большевикларга каршы булганнарны «аклар» дип шартлы рәвештә генә атап була, ул як төрле һәм бик чуар, сан ягыннан күп булуына карамастан, «кызыллар»га җиңелүе дә әлеге чуарлыкка бәйле. Күпләр аны гражданнар сугышы гына дип атый, ни сәбәпледер «интервенция»сен (чит көчләрнең тыкшынуы) төшереп калдырып. Бер гасырдан соң кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын ачыкларга алынганчы, әлеге дә баягы «аклар»ның составын барлап чыгу кирәк: алар берсе дә патша Россиясе өчен сугышмаган, һәркем үзенең шәхси мәнфәгатен кайгырткан. 1918 елның язында Мурманскины алган британ десанты, Владивостокны үз кулына төшергән япон десанты (соңыннан аларга америкалылар да кушыла), немец штыклары ярдәме белән Донда «казак дәүләте» төзегән атаман Краснов, чехословак корпусы ярдәме белән Идел буенда барлыкка килгән эсерлар «Комуч»ы (большевикларга каршы булган хөкүмәт) , Новороссийск, Севастополь, Одессада торган британ һәм француз эскадроннарының кайсы гына патша Россиясе өчен көрәште икән? Колчак турында: «инглиз мундиры, француз погоны, япон тәмәкесе, Омск хакиме» дип җырланган такмак тигез урында пәйда булганмы? Читтән күрсәтелгән ярдәм белән чуарланган канлы вакыйгаларны Гражданнар сугышы гына дип атау дөреслеккә туры килми.

«Үткәнне контрольдә тотучы – киләчәген, бүгенгесен контрольдә тотучы үткәнне контрольли» дигән Джордж Оруэлл (британ язучысы). Моның белән килешеп булмый, чөнки бу – тарихны дөрес яктыртмау. СССРда халык якты киләчәк өчен үткәндәге дөреслектән тайпылырга әзер иде. Хәзер исә якты киләчәкнең сурәте дә чалынмый, бу бер бездә генә дә түгел, дөнья күләмендә шулай. Ә Россияне алсак, үткәндәге вакыйгаларның үзеңә кирәклесен генә көчләп тагарга маташып, үзең яратканны гына яклап утырырга кирәкми, тарихның бөтен битен карап чыгып өйрәнү кирәк, ә аның сабак бирерлек битләре шактый. Гражданнар сугышын туктатуга караганда, аны китереп чыгармау күпкә җиңелрәк. Бер гасыр элек булганына күз салсак, ул чуарланып китәргә мөмкин, интервенция кыяфәтендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading