16+

Гуманлылык турында гөманлаганда

Җир йөзендә бүгенге тотрыксызлыкны бик гамьсезләр генә күрми торгандыр, ул шулхәтле киеренке хәлгә җиткерелгән һәм тартылган җәя кылын хәтерләтә – кулны ычкындыруга, уклар очачак. Төбәлгән ноктага барып җитү-җитмәве билгесез, әмма кем дә булса барыбер зыян күрәчәк.

Җир йөзендә бүгенге тотрыксызлыкны бик гамьсезләр генә күрми торгандыр, ул шулхәтле киеренке хәлгә җиткерелгән һәм тартылган җәя кылын хәтерләтә – кулны ычкындыруга, уклар очачак. Төбәлгән ноктага барып җитү-җитмәве билгесез, әмма кем дә булса барыбер зыян күрәчәк.

Белгечләр, без хәзер яңа Бөтендөнья сугышы алдында торабыз, дип белдерә, Көнбатыш белән Россия арасындагы киеренкелек Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан булган хәлне хәтерләтә. Төп игътибар, әлбәттә, Мәскәү белән Киевның үзара мөнәсәбәтенә бирелә.

Көнбатышның кул астында һәрчак берәр пешка булмый калмый инде, бу рольне алмаш-тилмәш элеккеге союздашлар башкарып килә. Украинаның сугыш башларлык хәле булуына да, башлый калган очракта, нәтиҗәгә ирешә алмаганына да беркем шикләнми. Бу, бәйләнергә сәбәп чыгару өчен, өлкән малайларның кечерәкләре аша икенчеләрен ирештергәне кебек: «Син бар, тегене үрти тор, калганын үзебез эшләрбез». Украинаның башка чарасы да юк бугай, аның Көнбатышка бурычлары күп, яңа кредитлар аласы бар. Аның әле Европа союзына керү хыялы да юк түгел.

Көнбатышның хәрби белгечләре яңа Бөтендөнья сугышы киеренкелеге НАТОның Россия чикләренә якынаюы белән бәйле дип белдерә үзе, ә белә торып нигә аңа якынаерга? Шул ук вакытта ул, Россия Кубада хәрби базасын яңарту теләге белән яна, дип кайгыра. Аңа хәтле Сүрияне икенче Ливия итү планы эшләнгән дип язып чыкканнар иде, янәсе, анда Россия хәрбиләре ике базаны үзләштерә дә башлаган.

Никарагуада разведка үзәген булдырырга җыена, имеш. ә НАТОның базалары кайда юк? Ноябрьдә генә аның хәрби аэродромын Тбилисида төзү турында килешенгән, Польшада төзеләчәк базаны «Трамп форты» дип атарга тәкъдим дә ясалган. Дөнья күптән бер полярлы түгел инде, моны аңларга вакыттыр. Тегеләре ничек – болары шулай. Пентагон үзенең чит илләрдәге 800 хәрби базасын тоту өчен 100 миллиард доллар сарыф итә һәм бу сан Россиянең хәрби бюджетыннан ике тапкырга күбрәк. Шуның хәтле базалар бездә хәтта СССР чорында да булмаган, әмма кайберәүләрне бераз «суыту» өчен җиткән булса кирәк. Аның гаскәрләре Варшава килешүенә кергән һәрбер илдә булса, хәрби кораблар күп төштә үзләрен иркен хис иткән. Совет солдатлары Луандада (Ангола), Александрия һәм Мерса-Матрухта (Мисыр), Латакия һәм Тартуста (Сүрия), Триполь һәм Тобрукта (Ливия), Дахлакта (Эфиопия) хезмәт иткән. Вашингтон ул чакта СССРны агрессив сәясәт алып баруда тәнкыйтьли һәм тышкы хәрби структурасын киңәйтүен туктатуны таләп итә. Әмма үзе туктамый – 90нчы елларга хәтле АКШның чит илләрдә 500 хәрби объекты булганы мәгълүм. Көнбатышның хәзер Кубадагы хәрби база уңаеннан борчылуы урынлы – СССР чорында аның аша АКШ разведкасы мәгълүматының 75 проценты алына.

Чит илләрдә хәрби базалар булдыру җиңел эш түгел, кайбер дәүләтләрнең Россия – АКШ мөнәсәбәтенә тыгыласы килми. Россиянең хәзер бу уңайдан БДБ илләре белән дә аңлашылмаучанлык килеп чыккалый. Аның базалары Абхазия, Көньяк Осетия, Приднестровьены да санап, барлыгы ун илдән чыгарылмаган. Кыргызстан базаны ябу турында 2016 елда ук белдергән иде (килешү 2058 елга хәтле), Казахстан Байконурдан Россия хәрбиләрен тулысынча чыгару турында уйлый. Әрмәнстандагы Гюмри базасын ябу турында сүзләр ишетелде, Лукашенко да яңа база төзүгә каршы булуын белдерде. Дөрес, бу «янаулар» күп очракта үзенә нинди дә булса файда алу өчен эшләнә – берәүләргә яңа кредит кирәк, икенчеләренә – арзанрак бәядән газ. Кем әйтмешли, «Сугыш – сугыш белән, әмма йомырка тәбәсен вакытында кыздырып ашыйсы килә». Көнбатыш белгечләре фаразлаган яңа сугыш башланып киткән очракта, немецларның Париж аша узганы кебек, базасыз илләр аша «ура» кычкырып узасыларын үзләре дә белә, әмма бераз бәя дә күтәрәселәре килә. Һәр сугыштан файда күрүчеләр бар, бусы күптән инде сер түгел. Без генә, бөтенесе дә гуманлы булырга тиеш, дип гөманлап утырабыз. Бар да безнең кебек беркатлы түгел шул, аларга сугыш ни дә, йомырка тәбәсе кыздыру ни. Аларга тәбә дә ике сарылы йомыркадан кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading