16+

Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кертер

Һәр мөcелман өчен гыйлем алу фарыз.

Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кертер

Һәр мөcелман өчен гыйлем алу фарыз.

Гыйлем алу – кешеләр өстендә булган олы бурыч. Аллаһы Тәгалә: «Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез! Белгәннәр белән белмәгәннәр бер дәрәҗәдә булмас», – ди.

Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кертер.

Aллaһы Тәгалә һәм фәрештәләр, җиp-күк әһелләрe, хәтта ки oяларында булган кырмыскалар, судагы балыклар өйрәнүчегә рәхмәт һәм дога кылырлар.

Гыйлем алырга дип өеннән чыккан кеше кайтып кергәнче Аллаһы Тәгалә юлында саналыр.

Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, галимнәр, шәһидләр шәфәгать кылырлар.

Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары.

Гыйлемле кеше вафат булса да, исеме һаман кала. Галимнәр кабердә ятсалар да – теpeкләр, ә наданнар җир өстендә йөрсәләр дә – үлекләр.

Гыйлемле бyлy тәкъвалыкка, тәкъвалык исә – дөнья һәм axиpәттә бәхетле булырга сәбәпче.

Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан һәм ахирәт газабыннан коткаручы нур.

Гыйлем – аулакта иптәш, чит җирләpдә (горбәттә) – сердәш, дуслар хозурында – зиннәт һәм дошманнарга каршы үткен корал.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading