16+

“Гыйнвар бәйрәмнәреннән соң авыруның көчәюенә юл куя алмыйбыз”. Корпоративлар булырмы?

Яңа ел алдыннан оешма вәкилләре дә, ресторан бизнесы өлкәсендә эшләүчеләр дә көтеп алган Яңа ел корпоративлары башлана. Быел пандемия шартларында алар узармы?

“Гыйнвар бәйрәмнәреннән соң авыруның көчәюенә юл куя алмыйбыз”. Корпоративлар булырмы?

Яңа ел алдыннан оешма вәкилләре дә, ресторан бизнесы өлкәсендә эшләүчеләр дә көтеп алган Яңа ел корпоративлары башлана. Быел пандемия шартларында алар узармы?

Санкт-Петербургта, мисал өчен, җәмәгать туклану урыннарының күбесенә эшләү тыелды. Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина туры эфирда шул сорауга җавап бирде.

Корпоративлар уздыру буенча бездә чикләүләр юк. Әлбәттә без вирус йоктыру билгеләре булган яисә коронавирус йоктырган очракта, хәлләре авыраерга мөмкин булган хроник авырулы кешеләргә аларны оештырырга һәм катнашырга киңәш итмибез. Моңа 65 яшьтән өлкәннәр дә керә, - диде Марина Патяшина.

Аның сүзләренчә, әгәр дә бер оешма корпоратив уздыра икән, ул очракта чарада 100 дән дә күп булмаска, ә бер кешегә, хезмәт күрсәтүчеләрне дә кертеп, кимендә 4 кв метр мәйдан туры килергә тиеш.

Моннан тыш, әгәр дә зал зур була икән, анда башка оешма вәкилләре яисә башка кешеләр утырырга тиеш түгел. Ягъни бер залда бары бер оешма вәкилләре генә бәйрәм итә ала.

Әгәр дә Яңа ел төнендә кафе яисә ресторанда бәйрәм итәргә теләүчеләр була икән, ул вакытта җәмәгать туклану урынында өстәлләр 70 процентка гына тулган булуы шарт. Ягъни өстәлләрнең барысына да кеше утыртырга рөхсәт ителми. Өстәлләр арасында социаль дистанция саклану да мөһим.

Официантлар битлек һәм пирчәткәдән булырга тиеш.

- Гыйнвар бәйрәмнәреннән соң авыруның көчәюенә юл куя алмыйбыз. Бер яктан без бизнеска да, кешеләргә дә тәэсир итә торган кискен чикләүләр кертәсебез килми. Әмма куркыныч янамасын өчен, яңа кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген дә онытмаска кирәк, - дип киңәш итте Роспотребнадзор җитәкчесе. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading