18 декабрь көнне Кариев театрында “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы үтәчәк. Ярымфиналда 32 җыр арасыннан жюри 19 җыр сайлап алыначак, ә тагын 1 җырны интернетта тавыш бирү юлы белән сайлау мөмкинчелеге тудырыла.
Барысы 34 җыр алынган булган, әмма бер җырчы ул көнне концертта катнаша алмау сәбәпле, аның җырлары ярымфиналга кертелмәгән. Җырларны аерып алу гомумән авыр булган, шуңа да аны концерт оештырып сайларга дигән фикергә килгәннәр.
Г.Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, әлеге проектка оеткы “Калеб” яңа буын җыены уздырыла башлаганда ук салынган булган.
– Җырчы, композитор һәм шагыйрьләр белән җырлар иҗат итеп, “Калеб” кичәләрендә үк тәкъдим итәләр иде. Кызганыч, бу җырлар зур яңгыраш алмады. Әмма моңа күңел төшермәдек, җырларны аерым проект итеп күрсәтергә кирәк дигән фикергә килдек. Идеяләребез күп, аларның күбесен сәхнәгә чыгара алдык, ә кайберләрен тормышка ашыру өчен финанслар кирәк булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел сигез проект өчен 3 млн сум акча бүлеп бирелде. Шуның белән “Безнең җыр” проектын башлап җибәрү мөмкинлеге туды. ТАССРның 100 еллыгына без аны зур концерт итеп күрсәтергә җыенабыз, – дип сөйләде журналистларга проекның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова.
“Калеб” яңа буын җыенының яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән “Безнең җыр” лабораториясе үзенең эшен май аенда ук башлаган иде. Беренче этабында журналистлар, мәдәният өлкәсе белгечләре һәм җәмәгатьчелек катнашында бүгенге эстрада торышына багышланган зур түгәрәк өстәл үтте, бу өлкәдәге кыенлыклар билгеләнеп, эш юнәлеше ачыкланды. Алга таба катнашучылар җыр өлкәсендә эшләгән өлкән буын шагыйрьләр һәм композиторлар белән аралышты, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев кебек олпат сәнгатькәрләребез яшьләргә үз киңәшләрен бирде.
Проектның кураторы Йолдыз Миңнуллина әлеге лабораторияне җырлар иҗат ителә торган мәйданчык кына түгел, ә төрле иҗатчыларның берләшеп эшләү урыны да дип карый.
– Аларның күбесе үзара таныш та түгел, бергә эшләү тәҗрибәләре дә юк иде. Композитор белән җырчы бергә эшли әле, ә менә җыр текстын язучы читтәрәк кала. Ә иҗат лабораториясендә эшләп, алар үзләренә яңа исемнәр дә ачарга өлгерделәр, – ди ул.
Проект ике этаптан торган. Беренче этапта жирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 17 командага бүленгән. Нәтиҗәдә экспертлар хөкеменә 17 җыр язылып тапшырылган. Икенче этапта исә командаларны оештыручылар үзләре төзегән.
– Бер генә этап белән дә чикләнергә була иде, үзебезгә шулай җайлы буласы иде дә, әмма без икенче этапны да үткәрергә булдык. Ни өчен дигәндә, берничә яңа шагыйрь һәм җырчы өстәлде. Аннары командаларга бүленгәндә элек тә бергә җырлар иҗат иткән кешеләр туры килгәләде. Яңа тандем тусын өчен икенче этап кулай булды. Җырларны сайлап алганда экспертлар да, үзебез дә бер фикергә килә алмадык, барысы да әйбәт, яхшы күренде. Шуңа да ярымфинал оештырырга булдык. Ни өчен егерме җыр сайлана дисәгез, концертта якынча шуның кадәр җыр яңгырый, – ди Гүзәл Сәгыйтова.
Композитор Эльмир Низамов иҗат лабораториясендә җырчылар Алсу Фәйзуллина һәм Илнар Миранов, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина белән танышып, җыр иҗат иткән. Бу тәҗрибә безгә яңа исемнәр табарга, үзара элемтәләр булдырырга һәм нинди юнәлештә эшләргә тиешлегебезне аңларга ярдәм итте, ди ул.
Җырчы Артур Исламов та “Безнең җыр” иҗат лабораториясен яшь иҗатчыларның берләшеп эшләве һәм шагыйрь-композиторларны әллә кайдан эзләмичә, аларның үз тирәбездә барлыгын күрсәтте дигән фикердә тора. Лабораториядә танышкан иҗатчылар проектан тыш та берничә җыр язарга өлгергән инде.
Финалга узган җырларны киләсе елга ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырыласы концертта тыңларга мөмкин булачак. Ул йә филармониядә, яки Кариев театры сәхнәсендә булыр дип көтелә.
Гүзәл Сәгыйтова матбугат очрашуы ахырында киләсе елга балалар иҗатына багышланган проектны башларга теләүләрен дә хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар