Шәһри Казан

Гүзәл Уразова: «9 ай буе кроссворд чиштем»

Гүзәл Уразова - популяр җырчы гына түгел, ә 3 бала әнисе дә. Йөклелек чорын 3 тапкыр кичергән ана ул вакытта булган теләкләре һәм кызыклы хәлләре турында пост әзерләгән.

- Эллари белән авырлы булганда, гыйнвар аеның кышкы салкыннарында... Берзаман, кич җиткәч, бөтен җирдән карбыз исе килә башлады. Шул карбызны ашыйсы килә бит инде! Теләгем турында Илдарга әйттем. Ул: "Кит инде, бу вакытта нинди карбыз!" - диде.
Шул карбызны уйлап йокларга яттым, ә иртән торуга Ильдар каяндыр эзләп табып алып кайткан! Шундый зур иде ул, ямь-яшел, карбыз да димәссең инде аны. Ачтым да, исен иснәдем дә, ашамадым, ләкин шуның белән канәгать булган идем.

Гомумән, Эллари белән авырлы чакта булган мәзәк хәлләр ныграк хәтердә калган. Беренче бала булгангамы икән, аннары, гастрольдә дә йөрмәдек, буш вакыт күп булды. Шундый бер мәзәк күренешне хәтерлим: кайда гына булсак та, өйгә кайтышлый үземә кроссворд алып кайта идем. Калмагандыр чишмәгән башваткыч, "Тещин язык" сканвордлары... Кайбер кеше туктый алмый көнбагыш ашаган кебек, мин 9 ай буена шул башваткычлы гәзит-журналларны алып кайтып чишә идем.

Реклама

Авырлы булганда тырнаклар әйбәт үсә башлый бит. hәм минем тагын хәтердә калган бер әйбер - ул еш кына тырнак лаклары сатып алып, тырнакка рәсемнәр төшерү иде.

Камилла белән йөргәндә мин күбрәк гастрольдә булдым hәм шуны хәтерлим: гел ит яки камыр ризыгы ашыйсы килә иде. Шуңа да малай булыр дип көттем, ничә тапкыр узига бардым, ышанмыйча кайта идем. Туганчыга кадәр хәтта, малай булыр дип уйладым.

Ә Самир белән йөкле булганда бик күп җиләк ашаганым хәтердә. Самир да хәзер җиләкне нык ярата, алдыннан алмасаң берәр чиләк ашарга мөмкин.
Гомумән, бер бала белән дә токсикозлар булмады, үземне яхшы хис итә идем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2019 - 08:09
    Без имени
    Повезло. Меня токсикозе с обеими девочками замучил
  • 5 ноябрь 2019 - 23:23
    Без имени
    Значит сез все таки 4 не котэсез😍
  • 5 ноябрь 2019 - 21:43
    Без имени
    Мин 1 айза селедка менан мороженое ашаным