16+

Гүзәл Уразова Илдар Хәкимовка: «Савыгуыңны көтеп калабыз, җаным!»

Ике көн элек Кукмарада Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концерты булырга тиеш иде. Əмма анда Гүзәл Илдарсыз чыгыш ясаган.

Гүзәл Уразова Илдар Хәкимовка: «Савыгуыңны көтеп калабыз, җаным!»

Ике көн элек Кукмарада Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концерты булырга тиеш иде. Əмма анда Гүзәл Илдарсыз чыгыш ясаган.

Тамашачылар, әлбәттә, аптырашта кала. Əмма концерт барышында Гүзәл бар нәрсәне дә аңлатып китә. Баксаң, 28 гыйнвар көнне җырчылар «Яшәгез мәхәббәттә» дип аталган дуэт җырларына Лаеш районында клип төшергәннәр, съемкалар вакытында Илдар нык җәрәхәтләнә һәм аны шундук хастаханәгә алып китәләр.

Кичә үзенең Инстаграмында Гүзәл болай дип язган:

«Кадерле тамашачыларыбыз, дусларыбыз.
Бүген интернет челтәрендә чыккан хәбәрдән соң бик куп шалтыратыраттылар...
Ильдарның хәлен сорыйлар.

Бүген инде яхшырак. 15 ел бергә, кулга кул тотынып эшләп, беренче тапкыр сәхнәгә үзем генә чыктым. Кукмара концертында тамашачыларга Ильдарның концертта була алмавын аңлатып киттем. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кем уйлаган, көтмәгәндә, клип төшергәндә егылып төшеп җәрәхәтләнер дип. Әйтәләр бит, егыласыңны белгән булсаң, мендәр салып куяр идең, дип. Ходай язмасын беркемгә дә. Газап чикмәгез, сак булыгыз.
Илдар бирешми, озакламый сәхнәгә чыгам, ди.
Савыгуыңны көтәбез, җаным!»

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading