Гүзәл Уразованың инстаграмы аеруча үзенчәлекле. Ул анда иҗаты, шәхси тормышы турында гына язмый, ә файдалы киңәшләр белән дә бүлешә.
"Косметичка Уразовой" хештегы буенча җырчының бизәнү серләрен, нинди косметика кулланганын белеп була. Ə "Лайфхак от Уразовой" рубрикасындагы видеолар йөзәр мең караулар җыя.
Соңгы лайфхагында Гүзәл Уразова керне кул белән юа. Юганда - телефоны суга төшеп китә. Суга төшкән телефон киләчәктә дә менә дигән эшләсен өчен җырчы үзенең файдалы киңәшен тәкъдим итә.
- Əлбәттә, әлеге видеоның сюжеты алдан уйланылган иде һәм минем телефоным коры тазга төште. Халыкка аңлаешлы булсын өчен без һәр лайфхакка бераз сюжет линиясе өстибез. Шулай подписчикларның да хәтерендә ныграк кала. Күпләр керне кул белән юуыма аптырады. Əйе, вакытым булса, керне үзем юам. Аеруча балалар киемнәрен, күлмәк якаларын. Миңа калса, монда гаҗәпләнер өчен урын юк.
Әлеге киңәшләр сезонны күздә тотып төшерелсә дә, елның башка фасыллары өчен дә файдалы булачак.
Комментарийлар