Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача», «Балаларым минем» романнары нәшер ителү белән ничектер кинәт кенә бестселлерга әверелде. Бигрәк тә әсәрләрнең беренчесе киң танылды: егермедән артык телгә тәрҗемә ителде, шушы роман буенча сигез серияле нәфис фильм төшерелеп, Россия-1 телеканалыннан күрсәтелде.
Күптән түгел Гүзәл Яхина «Сәмәркандка эшелон» романын төгәлләде, һәм ул март башында басылып та чыкты. Әлеге уңайдан язучы “ШК”ның берничә соравына җавап бирде.
– Гүзәл, бу романда да, “Зөләйха күзләрен ача”дагы сыман, татар персонажлар бармы?
– «Сәмәркандка эшелон» романында андый төгәл билгеләмәләр кулланылмады. Баш каһарманның кайсы милләттән булуына басым ясамадым, чөнки моның романга салынган мәгънәләрне ачуда бернинди әһәмияте юк. Бу милли тарих түгел. Киресенчә, кешелек турында тарих, киң мәгънәсендә. Авыр язмышлы өлкән кеше ачлыктан зәгыйфьләнгән балаларны коткара. Аларның ятим калуына да ул үзе гаепле. Һәм, әлбәттә, кешелеклелек турыда.
– Яңа романыгызның темасы – ачлык. Сюжетта ачлык темасына күп урын биреләме?
–«Сәмәркандка эшелон» – 1920 еллардагы ачлык турындагы әсәр. Эвакуация эшелоны начальнигы Деев Казаннан Урта Азия якларына, ач үлемнән коткарыр өчен биш йөз баланы илтергә боерык ала. Һич тә җиңел генә бурыч булмый бу: илдә ачлык-ялангачлык, сугыш узган. Шуңа күрә сюжетны мавыктыргыч итәргә тырыштым – материалның авырлыгыннан, фаҗигалардан аның өстенрәк булуы бик мөһим иде...
Икмәкле Сәмәркандка хәрәкәт иткәндә Деев батырлыклар эшләргә тиеш: балаларга ризык, паровозга ягулык, дарулар, сабын табарга, тимер юл кинәт кенә өзелгәч, эшелонны чүлдән чыгаррыга... Деев ялгызы гына түгел: аңа ярдәмгә балалар комиссары Белая билгеләнә. Романдагы башка өлкәннәр дә – казаклармы, басмачлармы, содатлармы – хәтта бер-беренә сыйнфый дошман булсалар да, ахыр чиктә бөтенесе балаларга ярдәм итә.
– Китап балаларга адресланганмы, әллә өлкәннәргәме?
– Роман өлкәннәр өчен һәм бик җитди нәрсәләр турында. Ләкин аны үсмерләргә дә кызыклы булыр, дип өметләнәм. Чөнки романда маҗаралар сызыгы көчле: йә персонажлар бер эшелон ач бала-чаганы ашатырга азык һәм яңа туган сабыйга сөт эзли, йә вагоннарга яшерен генә утырткан сукбай балаларны контролерлардан яшерә, йә басмачылардан кача.
Мәхәббәт сюжеты да бар: йомшак Деев белән ирдәүкә холыклы балалар комиссары Белая мөнәсәбәтләре. Әйе, бу хатын Деевның капма-каршысы. Ул ачлык белән көрәшүдә профессионал, меңләгән кешене үлемнән коткарган. Аның гамәлләре кешене жәлләүдән түгел, ә белемле булуыннан. Шушы ике каршылык арасында очкын кабынып китә, танышу, беренче үбешүдән башлап аерылышуга хәтле гыйшык хәлләре сөйләнелә.
– Замана әдипләренең бик сирәге генә әсәрләрендә стандарт интим күренешләрне тасвирламый. Сезнең дә беренче романыгыздагы Зөләйха ирен үтергән рус кочагына керә. “Сәмәркандка эшелон” китабында да – баш каһарманнар арасында ир белән хатынга бернинди бурычлар йөкләми торган мөнәсәбәтләр. Тирән, чын хисләр һәм гаилә кору, традицион кыйммәтләрне санга сугып яшәү турында сүз бармый монда...
– “Сәмәркандка эшелон”да сурәтләнгән тарихи чорда, ягъни 1920 елларда “гаилә” төшенчәсе үзе үк большевиклар идеологиясе басымы астында аздан гына чәлпәрәмә килмәгән. Анда инде Россиядә, шул исәптән, Шәрекъ республикаларында да, Татариядә дә, хатын-кызларның эмансипацияләшү процессы кызу тизлектә бара, 1917 елдан безнең илдә хатын-кызлар хокуклары буенча ирләр белән абсолют рәвештә тигезләштерелде. Ә совет идеологиясе тарафыннан әлеге эмансипация тырыша-тырыша хупланылды, чөнки яшь дәүләткә эшче көчләр кирәк иде – хатын-кызлар станокларга басарга, иген кырларында һәм төзелешләрдә эшләргә – социализм төзүдә ирләр кебек үк актив катнашырга тиеш булган. Большевиклар төзегән яңа дөнья барлык социаль институтларны, шул исәптән никах һәм җенесләр арасында мөнәсәбәтләрне дә яңача аңлауга китерә. 1920 елларда мәхәббәткә алдынгы караш никахлашып яшәүне күздә тотмый, ә киң таралган “бер стакан су теориясе” хәтта яхшылып таныш та булмаган яшь кешеләр арасында сексуаль бәйләнешләрне мөмкин итә. Шуңа күрә, әгәр “Зөләйха күзләрен ача” һәм “Сәмәркандка эшелон” романнарына төбенә төшә торган тарихчылар күзлегеннән карасак, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә без бары тик шушы еллардагы тарихи дөреслекнең чагылуын гына күрербез. Һәм Зөләйханың өйдәге кәнизәктән, колдан алып аучы хатын-кызга тикле үткән психологик юлы – шулай ук тарихи дөреслекнең чагылышы ул, ягъни советның баштагы елларында хатын-кызларның актив рәвештә эмансипацияләшүен күрсәтү.
Субъектив, бәя бирә торган һәм гаять тирән интим “чын мәхәббәт” төшенчәсен мин бүген мәгънәсе бик тә көпшәкләнгән, үзгәргән “гаилә кыйммәтләре” җыелмасы белән бергә болгатып карамас идем. Татар хатыны Зөләйханың сыйнфый дошманы урыс Иванга мәхәббәте – араларында рәсми теркәлгән никах булмаса да – иң чын хис. Анна Каренинаның Вронскийга гыйшкы кебек. Яисә Аксиньяның Григорий Мелеховка булган хисләре кебек. Яисә классик әдәбиятның антик мифларындагы меңәрләгән геройларныкы кебек үк.
Әлбәттә, хисләр, мөнәсәбәтләр һәм интим күренешләрне тасвирлаганда автор үзенең чама хисенә таяна. Минемчә, үз әсәрләремдә бу темага язганда әдәп кысаларын саклыйм, чама хисен югалтмыймдыр кебек.
– Романдагы вакыйгалар кайда җәелеп китә? Ачлык, билгеле булганча, хәзерге Татарстан, Урта Идел буенда котырына бит.
– Идел буендагы ачлык – бик төгәл булмаса да, тарихи әдәбиятта берегеп калган исем. Чынбарлыкта 1920 еллар ачлыгы утыз биш губернадагы туксан миллион кешене иңләгән. Ачлыктан үлемне ул чакта беркем дә санамаган, әмма галимнәр биш миллион санын атый. Бу совет үзәк статистик идарәсенең халык дефициты турындагы хисабыннан алынган саннар. Иң зур югалтулар Самара һәм Чиләбе губерналарында, Татарстан һәм Башкортстанда күзәтелгән. Иң күбе крестьяннар кырылган.
Биш миллион үлем – ул айсбергның күренеп торган өлеше генә. Саулыгы һәм психикасы гарипләнгәннәрне исәбе-саны булмаган. Ачлыкның бит бик күп куркыныч нәтиҗәләре бар. Бу – эпидемияләр, ачлыкның юлдашлары да. Тиф, ваба, цинга, грипп. Бу гаилә бәйләнеше бозылу, юкка чыгу да: бик күп балаларны ата-анасы урамга чыгарып ташлаган, вокзалларда, балалар йортлары ишек төбендә калдырган. Бу фахишәлекнең, димәк, венерик авыруларның коточкыч рәвештә артуы да. Шул исәптән балалар арасында да, алкоголизм һәм наркомания үсеше. Юлбасарлык, фетнәләр, йөкләрне урлау, йортларны яндыру, коммунистларны үтерү һәм әлбәттә, сукбайлык: миллион ярым бала урамда калган, башлыча, крестьян балалары. Белгечләр ачлыкның вакыт кысаларын киңәйтә һәм ике түгел, биш ел дип күрсәтә: 1918-23. Ачтан үлүчеләр 1918 дә үк булган һәм 1923 кәчә дәвам иткән.
Романымдагы вакыйгалар 1923 елда – Идел буе һәм казакъ далаларыннан Арал диңгезе ярларына, Аралдан Кызыл ком чүленә һәм Төркестан тауларына кадәр җәелә.
– Әсәргә материаллар туплаганда Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” бәянын укыдыгызмы?
– Ибраһимов әсәрен укымадым. Бик күп архив материалларын, тарихчы профессор Вячеслав Поляковның «Голод в Поволжье» диссертациясен укыдым. Шулай ук «Советская деревня глазами ВЧК—ОГПУ—НКВД» һәм ачлыктан интеккән халыкның хатлары, истәлекләре тупланган ике архив җыентыгы бик булышты. “Красная Татария” газетасының 1926 елгы төпләмәсен тулаем өйрәнеп чыктым. Нәфис әдәбиятны да күп укыдым. Шулай да иң тетрәндергеч чыганак – Самарада 1922 елда басылган «Книга о голоде» китабы булды. Ачлыктан газапланган авторлар иҗат иткән әдәби-публицистик материаллар (пьесалар, шигырьләр, хикәяләр) җыентыгы иде ул. Гаҗәеп көчле текстлар – әдәби генә түгел, акылдан язарлык дәрәҗәдә.
– Китапларыгыз басылгач, аларны кабат укыйсызмы? “Төзәтәсе иде”, яки “бүтәнчәрәк язасы булган икән” дигән урыннар буламы?
- Юк, үз әсәрләремне кабаттан укымыйм, хәтта кулыма типографиядән яңа гына кайткан китап нөсхәсе килеп кергәндә дә. Матбага буяулары исен, лаклы тышлыкның шомалыгын, тигез итеп киселгән бит кырларын яратам, әмма әсәрне яңадан укымыйм.
— Китапны басмага тапшырганнан соң нинди хис-тойгылар кичерәсез? Иҗаттан ял итәсегез киләме, әллә шунда ук яңа әсәр уйлый башлыйсызмы?
— Әлбәттә, зур текстны эшләп бетергәннән соң эмоциональ төшенкелек булып ала. Айлар, хәтта еллар буена бөтен тормышың, яшәешең шул роман тирәсендә әйләнгән, “дөнья кендеге” шушы әсәр булган бит. Һәм кисәктән “кендек”не тартып алсыннар әле... Яңа текст турында уй-фикерләр бар инде, ләкин әле бу хакта сөйләргә иртәрәк. Тема белән “дуслаша” алырмынмы?
- Сез Казанда физика-математика юнәлешендәге мәктәп тәмамлагансыз, үзегез әдәбият-сәнгать юлын сайлагансыз. Язучы булып китүегездә укытучыларыгыз роль уйнадымы?
—Тарих һәм әдәбият белән кызыксынуым – мәктәп елларыннан. Бу, билгеле, укытучыларымның хезмәтенә дә бәйле. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы да, тарих укытучысы да безне мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтте. Мин өлкән сыйныфларда чакта тарих дәреслекләреннән укымадык – туксанынчы еллар, элекке дәреслекләр яраксыз, яңалары әле юк. Укытучы башка чыганаклардан материал эзләп, объектив мәгълүмат бирә иде, үзебез дә шуңа омтылдык.
— Сәнгать мәктәбен тәмамлавыгыз мәгълүм. Рәсем сәнгате белән ныклап мавыктыгызмы? Пумала, мольбертыгызны хәзер дә аласызмы?
- Дүртенче номерлы балалар сәнгать мәктәбе иде ул. Мин аны хәзер дә иң җылы хисләр белән искә алам. «Пионерская» тукталышына кара-каршы гына урнашкан почмактагы бина иде, кемдер, бәлки, хәтерлидер әле. Соңрак мәктәпне Горбунков урамына “сөрделәр”. Мин анда мольбертым белән бергә бик күп бәхетле сәгатьләремне үткәрдем. Укытучыларым белән пленэрга да еш чыга идек – Казан зоопаркына, Горький Паркына, иске кала урамнарына. Хәзер дә майлы буяулар белән сурәтләр төшергәлим – иң әйбәт ял минем өчен.
— Балаларыгыз бармы, ничә яшьтә? Ниләр белән мавыга? Замана балаларында укуга мәхәббәт уятып буламы?
— Уналты яшьлек кызым бар. Ул укырга ярата торган үсмер. Минемчә, укырга (бүтән файдалы күнекмәләргә дә) үз мисалыңда өйрәтеп була. Өйдә китаплар булса, ул китаплар турында гел фикер алышып торсалар, бәхәсләшсәләр, китап бүләк итү гадәткә керсә, әти-әни ял иткәндә кулларына китап алса, кыскасы, гаилә тормышында әдәбиятка урын булса – бала да укуны үз тормышының бер өлеше итәчәк.
—Сез иҗтиамгый оешмаларда әгъза булып торасызмы? Мин Сезнең Татарстан Язучылар берлегендә 2015 елның декабреннән бирле әгъза булып торуыгыздан гайре, бүтән оешмалар турында мәгълүмат тапмадым.
— Татарстан Язучылар берлеге турындагы соравыгызга җавап бирәсем килми. Ә иҗтимагый оешмалар турында шунысын өсти алам. Бер ел элек Чулпан Хаматова мине «Подари жизнь» хәйрия фондының попечительләр советына керергә чакырды. Ул онкология чирле кешеләргә ярдәм итә. Шатланып, хәтта рәхмәт хисләре белән ризалаштым. Әлеге фондның эшләре белән эчтән танышканчы, мин аны иң бай хәйрия оешмаларының берсе дип белә идем. Юк, алай түгел икән: эре хәйриячеләрнең өлеше фондның өчтән бере генә. Өчтән ике өлеше зур булмаган шәхси кертемнәр: кешеләр смс лар аркылы 100-500-1000 сум күчерә. Ачыш иде бу минем өчен.
Әңгәмәдәш – Рузия Сафиуллина.
Комментарийлар