– Яулыклар белән электән мавыгам. Интернет-кибетемне ачарга да озак әзерләнеп йөрдем. Һәм, ниһаять, быел хыялым тормышка ашты. Мәскәүгә барып күп итеп яулыклар сатып алдым да интернет аша сатуга элдем. Шундый ажиотаж булыр дип күз алдына да китермәгән идем! Беренче көнне көне буе заказлар кабул итеп утырдым. Үзем моңарчы 600 сумга яулык сатып ала идем. Әмма, миңа калса, әлеге бәя яулык өчен кыйммәтрәк. Шуңа күрә 300 сумнан куйдым һәм бу бәя күпләр өчен оптималь булып чыкты.
Әлегә кибетемдә бары тик яулыклар гына сатыла. Киләчәктә ассортиментымны киңәйтеп, башка төрле баш киемнәре, мөселман күлмәкләрен дә сатасым килә.
Мөселман стиле соңгы арада аеруча популяр. Шәхсән үземә дә бу стиль бик ошый. Миңа башка баш киемнәре килешми, ә менә яулык әйбәт. Тик яулыкның шул ягы бар: һәрвакыт аның төсенә китереп бизәнергә, күлмәкләрне һәм аксессуарларны дөрес сайларга кирәк.
Комментарийлар