16+

Һава торышы “нервылана” бара

Экстремаль югары температуралы көннәр саны арту көтелә.

Һава торышы “нервылана” бара

Экстремаль югары температуралы көннәр саны арту көтелә.

А.М. Обухов исемендәге Атмосфера физика институты директоры урынбасары Александр Чернокульский “Российская газета”га биргән интервьюсында Россиядә, планетадагы уртача күрсәткечләргә караганда, һава торышының ике тапкыр тизрәк җылынуын белдергән. “Гомуми күренеш шундый: кыш көне салкыннар йомшара, мәңгелек туң эревен дәвам итә” дигән ул. Аныңча, кайбер төбәкләр өчен ул файдага гына. Климат элек авыл хуҗалыгы лидерлары булмаган төбәкләрдә авыл хуҗалыгын алып бару өчен уңайлырак була бара, ләкин аларга мондый "бүләккә" җайлашырга кирәк, чөнки анда җир бөтенләй кара түгел. Ә менә безнең төп уңыш бирә торган районнарга җәйге корылык ешрак янаячак яный. Шуңа күрә монда чәчә торган культураларны яңадан карарга, яңа шартларга тотрыклы булганнарын чәчәргә туры киләчәк.

“Явым-төшемнең характеры үзгәрә”

– Чыннан да, илебез, үзенең географик урнашуы аркасында, климатның үзгәрүен тулаем Җир шары буенча алып караганда күбрәк тоя. Әйтик, уртача алганда, соңгы дистә елда җирдә температура якынча 0,28 градуска артса, Россиядә – 0,47 градуска. Аерым алганда, Татарстанда җылыту темплары Россия буенча уртача күрсәткечләргә тиңләшеп, ун елга 0,5 градусны тәшкил итә. Казан университетының метеорология обсерваториясе мәгълүматларын истә тотканда (анда һава торышын 210 елдан артык күзәтәләр), бу чорда уртача еллык температура хәтта 4,5 градуска күтәрелгән, – дип сөйләде безгә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Климат үзгәрү белән бәйле рәвештә, ул тискәре күренешләрнең саны арта баруын да ассызыклый: явым-төшем җитмәү сәбәпле, корылык була, яңгыр кирәгеннән артык күп явып, су басулар күзәтелә. Интенсив рәвештә җылына торган кышларны экстремаль түбән температуралы кыска вакытлы салкыннар озата барырга мөмкин. Болар барысы да хәзерге климатның "нервылы" чагылышлары, ди ул.

Безнең республика өчен аның тагын нинди тискәре тәэсире булырга мөмкин?
Татарстанга, аграр республика буларак, вегетация чорының җылылык һәм дым белән тәэмин ителеше гаять мөһим. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, вегетация чорының озынлыгы арта бара. Бу уңыш үстерү өчен кирәкле булган вакыт күбрәк дигән сүз. Дым белән тәэмин ителеш тә үсә, явым-төшем күләме арта. Әмма явым-төшемнәр белән барысы да алай җиңел түгел. Явым-төшем күләме дә, корылык та арта барган гаҗәеп вазгыять барлыкка килә. Бөтен хикмәт шунда: явым-төшемнең характеры үзгәрә, ягъни кыска вакыт эчендә бер айлык яңгыр явып китә дә, аннары явым-төшемсез көннәр, озакка сузылган корылык башлана. Ә аграрийларга яңгыр «расписание буенча» кирәк. Шуңа да аларга туфракта дымлылыкны тоткарлау һәм ясалма сугару технологияләрен эшләп, авыл хуҗалыгы культураларын яңартып, яңа шартларга җайлашырга туры киләчәк.

Моннан тыш, Россиянең бөтен территориясендә диярлек экстремаль югары температуралы көннәр саны арту көтелә. Бу халыкның, бигрәк тә эре шәһәрләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлегендә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Озакка сузылучы җылы чор фонында җылыту сезонының кимүе дә күзәтелә, ләкин аның кире тәэсире дә бар: җәйге чорда кондиционерлаштырырга чыгымнар арта. Ягулык-энергетика секторы, төзүчеләр үз инфраструктураларын, шул ук газүткәргечләр, нефть үткәргечләр, юлларны һәм башкаларны яңача эшли торган итеп төзергә тиеш була.

Фауна да үзгәреш кичерә

КФУның табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы өлкән мөгаллиме Наил Назаров фикеренчә, климатның үзгәрүе, дөресрәге, хәзерге вакытта күзәтелә торган гомуми җылыну процесслары ул – табигый рәвештә кабатлана торган циклик процесс.

 Җир шары тарихындагы бик күп табигый цикллар: кояш активлыгы циклы, планета күчәренең нутация һәм прецессия күренешләре, тектоник активлык һәм башкалар климатик чорларның алмашуына йогынты ясый. Бу периодларны бозлык (ледниковый) һәм җылылык (межледниковый) чорларына бүләргә мөмкин. Соңгы бозлык чоры моннан якынча 15000-12000 ел элек тәмамланган дип исәпләнә. Һәрбер климатик алышыну экологик системага да йогынты ясый. Табигать шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә күп җирдә су режимнары үзгәрергә мөмкин, үсемлекләрнең һәм хайваннарның төрләре үзгәрә. Мәсәлән, без яши торган табигый зонага гадәти шарларда көньякта тереклек итүче бөҗәкләр, әйтик, парсыз ефәк күбәләге, суфи чикерткә (богомол), саранча һәм чаяннарның кайбер төрләре, шулай ук чүл-дала зонасы үсемлекләре үтеп керә башлады. Төньяк төбәкләрдә яши торган хайваннар да, гадәти көнкүреш шартлары үзгәрү нәтиҗәсендә, башка табигый зоналарга күчә бара. Моның мисалын эзләп торырга да кирәкми. Соңгы өч-биш ел эчендә Татарстан җирлегендә аюларның саны арту күзәтелә, ди ул.

Кошларның яшәү шартлары үзгәрә

Температураның һәм явым-төшем күләменең шактый үзгәрүе климат зоналарының күчүенә китерә, һәм бу, үз чиратында, кошларның яшәү шартларын үзгәртә. Төрле илләр һәм шул исәптән Россия галимнәре уздырган соңгы илле еллык анализлардан күренгәнчә, климат җылыну күчмә һәм эре кошларның нәсел саны кимүгә китерә икән. Шул ук вакытта утрак төр кошларга киресенчә файдага гына, алар күбрәк үрчи.

Эш шунда: күчмә кошлар, һава температурасы күтәрелү сәбәпле, иртәрәк очып киләләр дә, яз башында ук йомырка сала башлыйлар. Әмма һава торышының үз законнары: кинәт кенә суыклар килеп, популяция темпларын киметергә мөмкин. Аннары озакка сузылган суыкта кошлар балалаларына ашатырга җим таба алмый. Бу бигрәк тә бер генә төр азыкны өстен күргән төрләр өчен аеруча актуаль. Ризык җитмәгәч, кошларның бер өлеше үлә.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, климат җылыну белән бәйле рәвештә, күчмә кошларның безгә килү һәм кабат җылы якларга китү көннәре үзгәрә бара.

Җылы көннәр сузылу сәбәпле, алар хәзер соңрак очып китә. Яз иртә килгәч, иртәрәк кайталар. Ә җылы як кошларының кайбер төрләренең яшәү урыны төньякка таба киңәеп бара. Соңгы елларда сирәк кенә сыерчык, кара каргалар, миләш чыпчыклары, тургай, солы чыпчыгы (овсянка) һәм кыр үрдәкләре еш кала башлады. Дистә еллар элек Кабан күлендә бер-ике үрдәкне күреп шаккаткан булсак, соңгы кышта ике мең тирәсе үрдәк калган иде, ди ул.

Галимнәр бәяләвенчә, әгәр уртача глобаль температура 2 градуска күтәрелсә, 2100 елга үсемлек төрләренең – 18, хайваннарның 22 проценты юкка чыгарга мөмкин.

Җир шарындагы климатның үзгәрү сәбәпләре

Электр энергиясе җитештерелү. Бүген планетада кешеләр электр энергиясенең дүрттән берен генә җил, кояш, җил һәм башка чыганаклар хисабына ала. Калганы файдалы ягулыкны яндыру юлы белән алына. Традицион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә көчле парник газлары – углекислый газ һәм азот барлыкка килә.

Сәнәгатьчелек. Эшкәртү сәнәгате, товар җитештерү һәм төзелеш өчен ягулыкның казылма төрләре яндырыла, парник газлары бүлеп чыгара торган машиналар һәм механизмнар эшләп тора.

Урманнарны кисү. Ел саен авыл хуҗалыгы, көтүлекләр һәм төзелеш өчен 12 миллион гектар урман юк ителә.

Транспорт. Автотранспортның күп өлеше, корабль һәм очкычлар ягулык нигезендә эшли.

Биналарны энергия белән тәэмин итү. Дөньяда иң күп электр энергиясе торак һәм коммерцияле корылмаларга китә. Биналарны җылыту һәм яктырту өчен казылма ягулык кулланалар, бу шулай ук җир атмосферасына парник газлары чыгаруга китерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading