16+

И, адәм балалары...

Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...

И, адәм балалары...

Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...

Шулай дип уйлаган чакларым бик күп, чөнки мин кеше дип аталучы бу затларны берничек тә аңлый алмыйм. Алар беркайчан да мантыйк буенча эш йөртми, ә ниндидер импульслар, кинәт килгән тойгы дулкыннары нәтиҗәсендә хәрәкәт итәләр. Бөтен нәрсәләре – аркылыга.

Әнә алдымнан гына бик матур пар атлый. Яшьләре бар инде боларның. Тик матур яшәп олыгайганлыклары әллә кайдан күренеп тора. Кибеттән кайтып киләләр бугай. Ире йомырка тутырылган пакет күтәргән, хатынын култыклаган. Соклангыч итеп атлыйлар. Бер-берсен хөрмәт иткән парлар күңелдә һәрвакыт соклану уята. Күз генә тия күр... Тиде, чукынган! Хатыны кинәт нәрсәдер кычкырып җибәрде дә бер-берсенә карап көдрәйгән әтәчләр кыяфәтенә керделәр. Хатыны ура гына моны. Ир беркадәр тыңлап торды да, йомырка тулы пакетын җиргә бәреп, каядыр китеп барды. Хатыны нәрсәдер чәйнәнеп калды шунда. Кызганыч инде дә бер карасаң, тик үзе гаепледер. Ире йомыркасын ташлап качарлык булгач... дип уйлап та бетермәдем... Ну, уйлавын уйлап бетердем анысы... шулай да әллә ни күп вакыт үтмәде инде... Теге ир кабат әйләнеп килде. Нәрсәдер сөйләштеләр дә пакеттан тәгәрәшкән йомыркаларын бергәләшеп җыярга тотындылар. Бераздан тагын элекке кебек матур итеп атлап киттеләр...

Банкоматка кердем. Чират. Менә элек колбасага нинди чират булса, монда банкоматка шулай тезелгәннәр. Шулай ук талашалар. Барысы да ашыга, тизрәк байыйсылары, акчалы буласылары килә. Мин дә ашыгам. Тирә-якка карангалап торганда, тагын ике кеше килеп, минем алдан басты. «Сабыр итегез әле, мин алданрак бит...» – дим. Телгә миннән дә остарак марҗалар туры килде: авыз да ачтырмыйлар. Китәргә дип борылганда, күзем төште, берничә адым читтәрәк кенә тагы бер банкомат тора. Аңа якын да килүче юк: «Бөтенесе монда тезелгән, димәк, мин дә шушында басарга тиеш». Барып карасам – эшли. Йомышны йомышладым да читкәрәк басып күзәтәм боларны. Бераз шок хәлендә тордылар да, барысы бер булып, теге банкоматка күчтеләр. Талашалар, тарткалашалар. Ул арада беренче банкомат янында берәү дә калмады... Аны оныттылар... Популярлыгы беткән талант иясе шикелле бик мескен хәлдә калды.

И, кызык инде бу адәм балалары. Шуңа күрә мин алардан һәрвакыт беркадәр читтә йөрим, ахмаклыкларыннан сакланырга тырышам. Базарга чыксам, хәтта итне дә тик бер кешедән генә, ышанычлы кешедән генә алам. Тик анысы да беркөнне сасыган ит биреп җибәргән. Туң булгач, әллә ни сизелми бит, алдым инде. Кайткач карасам... Исем китте... Барып тавышланып йөрмәдем, ышанычлы кеше бит. Чыгарып түктем генә. Сатучы ул сатып алучыны хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр бүген сыйфатсыз тауар бирә икән, сатып алучы башка сатучыга күчә. Моны бөтен кеше дә белә, белергә тиеш ич. Мин дә беләм. Беркөн тагын базарга чыккач, бөтен рәтне карап уздым, берсенең дә ите юньле түгел. Кемнекен пычратып, кемнекен кызартып бетергәннәр, кайсысында шыр сөяк. Вәт, тагын теге ышанычлы сатучыга килдем. Моныкы бик матур булып тора. Алдым инде тагын, бәясе дә әллә ни түгел иде. Кайткач карасам... Исем китте... Юк, ни генә әйтсәң дә, алай эшләргә ярамый бит инде. Кеше йодрыгы төшмәсә, алланың каһәре төшәр дип уйларга кирәк. Бу бит сатып алучыны мыскыл итү. Ну, тавыш-фәлән кубарып йөрмәдем инде, монысын да тыныч кына чыгарып түктем...

И, карале бүген базардагы халыкның күплеген! Берәр бәйрәм-фәлән түгелдер бит ул? Бәйрәменең дә иге-чиге юк хәзер, истә калдырып та булмый. Бәйрәмдер инде иртәгә, югыйсә шулкадәр халык чыкмас иде. Бәйрәм түгелмени?! Тик торганнан нәрсәсе котырган соң шулай бу халыкның. И, кызык инде бу адәм балалары. И, сәер инде... Кая карама, чират. Ярый, өч-дүрт кило ит өчен әллә кая барып йөрмәм инде, теге ышанычлы сатучыма сугылырмын. Бу юлы да алдамас әле.

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X