16+

«Иң авыры – Хаҗдан кайткач, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен саклау»

Бүген Татарстаннан изге җирләргә киткән хаҗиларның 80 кешелек беренче төркеме кайтты. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Быел хаҗга республикадан 1800 кеше барган, аларның барысы да хаҗ гыйбадәтен исән-сау үтәгәннәр, акрынлап төркем-төркем булып туган якларына кайта башладылар. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хаҗ кылу бик авыр һәм җаваплы гамәл. 

«Иң авыры – Хаҗдан кайткач, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен саклау»

Бүген Татарстаннан изге җирләргә киткән хаҗиларның 80 кешелек беренче төркеме кайтты. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Быел хаҗга республикадан 1800 кеше барган, аларның барысы да хаҗ гыйбадәтен исән-сау үтәгәннәр, акрынлап төркем-төркем булып туган якларына кайта башладылар. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хаҗ кылу бик авыр һәм җаваплы гамәл. 

– Хаҗ кылып кайткан кеше Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһсыз сабый кебек була. Хаҗ гамәлләре ансат түгел, сабырлык сорый. Бу бер авырлык булса, икенче авырлык хаҗи исемен алганнан соң. Хаҗдан кайткач, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен саклау иң авыр сынау булып тора. Хаҗга барам да, иншалла, гөнаһларымны бетереп, үзгәреп кайтып, Ходай кушканча гына яши башлыйм дип уйлау бик дөрес түгел, кеше хаҗга барганчы ук үзгәрә башларга тиеш. Изге җирдән кайткан һәрбер кешегә Аллаһы Тәгалә хаҗилык хәлен сакларга ярдәм итсен иде, – диде ул. 

Аның әйтүенчә, мөмкинлеге булган кешегә гомерендә бер тапкыр хаҗ кылу фарыз. Берничә тапкыр барса, алары нәфел хаҗы була.

– Үзләре өчен хаҗ кылганнан соң, әти-әниләре өчен дә барып хаҗ кылып кайтучылар күп, – диде Рөстәм хәзрәт. 

Беренче булып кайткан төркемдә хаҗга беренче тапкыр баручылар күп иде. Җырчы Гүзәлемнең әтисенә дә быел хаҗга барырга насыйп булган. Аны каршы алырга килгән кызы безгә, әтием бер ел элек үк хаҗга барырга ниятләп куйды, аңа бик әзерләнде, безне дә әзерләде дияргә була, чөнки әтинең әле безне калдырып бер айга шулай читкә киткәне булмады, дип сөйләде. 

Гүзәлемнең әтисе Илфак Шиһапов бик дулкынланган иде. Ул да ара-тирә күз яшьләрен сөртте.

– Бик дулкынладыргыч булды, кайтып төшкәч тагын да дулкынландыра. «ДУМ РТ Хаҗ» операторы егетләренә бик зур рәхмәт, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде, – диде ул.

Ульяновскидан ирле-хатынлы Рәмзия белән Рәис Шәрәфетдиновларга исә хаҗга парлап барырга насыйп булган. Алар ике ел элек үк хаҗга барырга хыялланган.

– Ниһаять безгә дә хаҗга барырга насыйп булды. Аллаһы Тәгалә балаларыбызга да шуны насыйп итсә иде, – дип, күзләрендәге яшьләрне сөртә алар. – Аллаһ кушкан гыйбадәтне үти алдык, күңелгә тынычлык иңде. Мөселман кешесе изге җирне барып күрергә тиеш, барыгызга да шуны телибез. 

Флера Шәймәрданова исә хаҗга барырга биш ел әзерләнгән. 

– Изге җирләрне күрү бик дулкынландыра. 46-50 градус эсселеккә дә түздек, авырып та алдык, Аллаһ ярдәменнән ташламады, – ди ул. 

Кукмара районының Уразай авылыннан 76 яшьлек Наҗия әби Гарипованың быел хаҗга өченче тапкыр барган. 

– Яшь чакта барырга кирәк икән, картайгач авыррак. Яшьләрдән калмаска тырышып йөрдек анысы, әмма сөякләр хәзер авыррак шул, – диде безгә.

Быел хаҗга «Апанай» мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт Сабиров та барган. Ул да хаҗның елдан-ел яхшырак оештырыуын билгеләп үтте.

– Изге җирдән кайтуга ук аларны сагына башлыйсың, анда тагын барасы килә. Хаҗ гыйбадәте ул кңелне пакләү генә түгел, ул белемнәрне арттыру да, сабырлыкка өйрәнү дә булып тора. Аллага шөкер, хаҗиларның саны елдан-ел арта бара. Яшәү шартлары да камилләшә, безнең дә бу өлкәдә тәҗрибә арта бара. Хаҗилар өчен махсус табиблар бара, алар тәүлек буе безнең янәшәдә булды, – дип сөйләде ул безгә. 

Фотолар: ДУМ РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading