Шәһри Казан

ДУМ РТ Хаҗ тег белән яңалыклар

  • 28 сентябрь 2018 - 13:04
    Быел Россиядән 22 мең кеше хаҗ кылган
    Россия Федерация Советында 2018 елгы хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды. Быелгы хаҗның үзенчәлеге электрон паспорт-бейджлар кулланудан гыйбарәт булды, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.
  • 31 август 2018 - 21:21
    «Иң авыры – Хаҗдан кайткач, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен саклау»
    Бүген Татарстаннан изге җирләргә киткән хаҗиларның 80 кешелек беренче төркеме кайтты. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Быел хаҗга республикадан 1800 кеше барган, аларның барысы да хаҗ гыйбадәтен исән-сау үтәгәннәр, акрынлап төркем-төркем булып туган якларына кайта башладылар. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хаҗ кылу бик авыр һәм җаваплы гамәл. 
  • 30 август 2018 - 13:33
    Татарстанга беренче хаҗилар кайта
    Иртәгә, 31 август көнне, 14.10 сәгатьтә «Казан» аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.
Реклама