Язның бер көне ел туйдырганда – уттай кызу эш көнендә килдек без Күнгә. Шуңа китапханә бусагасын да китапханәчедән башка берәүне дә күрмәбез дигән уй белән атлап кердек. Бәхеткә, ялгышканбыз икән.
Анда китапханәгә очраклы рәвештә керүчене түгел, ә китап укырга яратучы, мөдир Резедә Зарипова әйткәнчә, быел иң күп китап укучы исеменә лаек булган Рәйсә апа Хәлимова белән таныштык.
Гомерен сыер савучы булып эшләп, туган авылында уздырган, инде хәзер лаеклы ялга чыккан 68 яшьлек бу ханым китапны укырга ярата гына түгел, аны укымыйча һич кенә дә тора алмый, ул аңа һава шикелле кирәк икән. Китапка мөнәсәбәт кимегән бүгенге чорда бу хакта ишетү зур шатлык һәм бик гаҗәп тә булды.
Ә Рәйсә ханым үзе моны бер дә гайре табигый хәл дип санамый, киресенчә, китап укымаучыларны, укырга яратмаучыларны аңлый алмый. Ире Илдус абзыйның телевизордагы киноларга мөкиббән булуына да эче поша. Тик 45 ел гомер иткән иреңә ничек ачуланасың инде?!
– Элек эшләгәндә дә укырга бик ярата идем. Төннәр буе укып утырган чакларым күп булды. Ә бит таң беленү белән, иртәнге савымга барасым бар. Шул китап геройлары белән яшәп, бар дөньямны оныта идем. Ул геройлар миңа үземне борчыган күп кенә тормыш сорауларына җавап та бирделәр, яшәргә дә өйрәттеләр.
Әйбәт өйрәткәннәр. Эше күп булса да, Рәйсә апа китап укырга да вакыт табып, ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Берсе дә йөз кызарта торган түгел. Улларының кайсысы баянчы, кайсысы төзүче. Бүген китаплардан алган гыйлемне алты оныкка өйрәтеп яши Рәйсә апа. Җиденчесенең дә исән-сау, бәхете белән тууын көткән көннәре.
– Хәзер китап укуы рәхәт кенә: вакыт күп, китаплар да. Кызыклырак булса, бер кичтә бер китап укып бетерәм. Вакыйганың нәрсә белән беткәнен белми торып, күземә йокы керми. Балачактан укырга ярата идем. Әтисез үскәч, бөтен эш без ике бала җилкәсендә булды. Эш эшләмичә, китап укып утырганны әни бик өнәмәгәнгә, качып укый идем, – дип искә ала Рәйсә апа.
Сугыш турында, тормыш турында хак язылганнарны уку ошый икән. Яраткан язучыларын да тезеп санап чыкты. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники кебек классиклар янына Нурислам Хәсәнов, Нәбирә Гыйматдинова шикелле замандаш әдипләрне дә өстәде.
Китап укырга яратуының сәбәбен сорагач, башта: «Белмим дә инде, үзем шундый булганмын бугай, – диде. Аннары: – Китапханә күршесендә яшәвемнәндер бәлки», – дип куйды. Шулайдыр. Башта китапханәнең өске ягында торганнар алар. Аннары шул ук урамга китапханәнең аскы ягына кияүгә чыккан. Каенананың әнисе, ветеран укытучы дәү әни белән уртак тел табарга да шул китаплардан алган тәҗрибә ярдәм иткәндер.
Рәйсә апа китаплар гына түгел, вакытлы матбугатны да яратып укый икән. «Ирек мәйданы», «Сираҗи сүзе» кебек шәхси газеталарны санады. Үзе сөйләгәнчә, хат ташучы почта әрҗәсенә салу белән йөгереп чыгып алып, бөтен эшен калдырып, башта карап, укыр әйберләрен барлап куя. Аннары эше беткәч, кич җиткәч, тәмләп укый. «Ярты сәгать буш вакытым булса да, кулыма гәҗит йә китап алам, вакытны бушка уздырмаска тырышам», – диде ул. Иң яраткан журналы – «Түгәрәк уен». Моннан 25 ел элек Алабуга мәдәният училищесында укучы кызы авыл апаларыннан ансамбль оештырган. Анда әле алтынчы сыйныфта гына укучы энесе Илнур гармунда уйнаган. (Хәзер ул – районның танылган баянчысы.) «Яшь йөрәкләр» дип аталган бу ансамбльнең даны ерак киткән. Түгәрәк уенга Екатеринбургка барып җиңеп кайткач, Халык исемен дә биргәннәр үзләренә. Хәзер олыгайганнар инде. Күбесе – 80нән узган карчыклар.
Аны тыңлавы рәхәт. Ул бит гади авыл хатыны. Ихлас. Кемнәргәдер ярарга дип тырышмый...
Питрәч, Күн
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар