16+

Иҗади экспромт, әллә экспромтлы иҗатмы?

Бөек композитор, язучыларыбыз мирас итеп калдырган үзләренең иҗат җимешләрен буыннар аша барсын дип, “очлый”, “сүтеп, яңадан җыя”, ә бер импровизацион мизгел эчендә туган җыр вә шигырьнең “иҗат” дип аталырга хакы бармы? Бәлки шуңа да иҗат һәркем өчен үзгәдер.

Иҗади экспромт, әллә экспромтлы иҗатмы?

Бөек композитор, язучыларыбыз мирас итеп калдырган үзләренең иҗат җимешләрен буыннар аша барсын дип, “очлый”, “сүтеп, яңадан җыя”, ә бер импровизацион мизгел эчендә туган җыр вә шигырьнең “иҗат” дип аталырга хакы бармы? Бәлки шуңа да иҗат һәркем өчен үзгәдер.

«Калеб» яңа буын җыены вәкилләре “Калеб. Импровиз” дип аталган чара белән яңа сезон ачты. Кариев театрының холлы бер кичкә экспромтлар сәхнәсенә әйләнде. Музыка, әдәбият, бию – барысы да бербөтенгә җыелып, яңа төрле перфоманс булдырды.

Чараның катнашучылары – күпләргә шәхси иҗатлары белән таныш булган композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр һәм биючеләр. Әмма бу юлы сәхнәнең “хуҗалары” алар түгел, ә нәкъ менә читтән килгән илһам чыганагы, иҗади бирем иде. Күз алдына китерергә авыр булса да, аңлатып карыйм әле.

Импровизация жанрын рус комиклары алып барган тапшыру аша беләсездер. “Калеб.Импровиз” да үзенә күрә бер реалити-шоу. Тамашачылар күзәтеп торганда, “Калеб” вәкилләре шул минутта иҗат итә. Нәтиҗәдә, өр-яңа җырлар, мәгънәле шигырьләр, төсмерле көйләр, экспрессияле хореографик борылышлар туды. Әле импровизация дигәч тә, бөтенләй онытылып, үзләре теләгән темага түгел, ә автор, режиссерлар тарафыннан аерым командаларга бүленеп, бирем бирелеп, кыска вакыт эчендә иҗат итү иде бу тамаша.

Бер яктан, кеше күпме генә профессионал булса да, аның чын таланты көтелмәгән стресс хәлендә ачыла. Низамовлар, Хуҗиналар тандемы даими тамашачыга күптән таныш булса да, яшь буын да әлеге чарада үзе турында үзе матур итеп белдерде.

Гади фатирник форматында, тамашачылар белән аралашу, кичәнең алып баручысы Артем Пискуновның үз иҗади тәҗрибәсеннән булган вакыйгалар белән үрелеп, узып та китте импровизация кичәсе. Ә азакта авторлар тамашачыларны һәм катнашучыларны сюрприз белән шатландырды. Кариев театрының җитәкчесе, танылган шагыйрә Луиза Янсуар да үтемле гитара тавышы астында импровизацион шигырен тәкъдим итте.

Йөрәк тибешеннән, импульстан башланган юнәлешебез – “Калеб” – бүгенге көндә шушындый иҗади, җылы күрешү форматына җитте. Алга таба да бу традицияләрне саклап, “Калеб”не яңа буынга, яшьләргә тапшырасы килә. Шуңа аның ишекләре һәрвакыт ачык. Алда әле тагын да кызыклы, яңа проектлар, чаралар көтелә, - дип тамашачыларны кызыктырды Луиза Янсуар.

Бу кичә - иҗатның чиксез булуына һәм татар яшьләренең киңкырлы, талантлы булуларына тагын бер дәлил. Әмма башта бер сорау кала: бөек композитор, язучыларыбыз мирас итеп калдырган үзләренең иҗат җимешләрен буыннар аша барсын дип, “очлый”, “сүтеп, яңадан җыя”, ә бер импровизацион мизгел эчендә туган җыр вә шигырьнең “иҗат” дип аталырга хакы бармы? Бәлки шуңа да иҗат һәркем өчен үзгәдер. Аны бернинди кысаларга, бернинди кануннарга да салып булмый. Күңелең киң булсын, тамашачы!

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading