16+

Ибраһим хәзрәт Исәнәев турында: “Хәләл ризык эзләп чыгып киткән җирдән һәлак булды”

Ибраһим хәзрәт Исәнәевның үле гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек. Кызганыч, дин әһеле рәхимсез рәвештә үтерелгән булып чыкты.

Ибраһим хәзрәт Исәнәев турында: “Хәләл ризык эзләп чыгып киткән җирдән һәлак булды”

Ибраһим хәзрәт Исәнәевның үле гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек. Кызганыч, дин әһеле рәхимсез рәвештә үтерелгән булып чыкты.

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Әбүзәров әйтүенчә, ул “Сары яр” мәчетендә азан әйткән. Кайчандыр Ибраһим хәзрәтнең әтисе дә азанчы булган. 

– Ибраһим кардәшебез бик ихлас, намуслы, ышанычлы һәм җаваплы кеше иде. Имам булмаганда, аны да алыштырып торды. Дәресләр бирде, мәчет эшләрен алып барды. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә җиде төркем кешеләр турында әйтелә, алар кыямәт көнендә күләгә астында булачаклар, шул төркемнәрнең берсе – йөрәге мәчет белән бәйле кеше, диелә. Ибраһим хәзрәт тә мәчет дип янып торган кеше иде, – диде ул.   

Ибраһим хәзрәтнең терлекләр сату-алу белән шөгыльләнүен һәм хәләл ризык эзләп чыгып киткән җирдән һәлак булуын сөйләде. 

– Хатыны белән өч бала тәрбияләделәр, азанчының хезмәт хакы зур түгел, гаиләсен туендыру өчен терлек сату-алу эшен дә алып барды, – диде Рифат хәзрәт. 

Мәрхүм булган хәзрәт спортны да яраткан. Футбол белән шөгыльләнгән, ярышларга йөргән. 
– Безнең өчен зур югалту бу. Динне яратучы һәм аны өйрәтүче үрнәк кеше иде, – диләр Урта Әләзән халкы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading