16+

Җиде «мин» бәйрәме 

Гаиләнең рус телендәге атамасы әйбәт уйлап табылган – җиде «мин». Тулы гаилә булып, һәркем үзен бәхетле тоеп яшәсен өчен, шул «җиде мин» кирәк ул кешегә. 

Җиде «мин» бәйрәме 

Гаиләнең рус телендәге атамасы әйбәт уйлап табылган – җиде «мин». Тулы гаилә булып, һәркем үзен бәхетле тоеп яшәсен өчен, шул «җиде мин» кирәк ул кешегә. 

2008 елдан бирле, унберенче тапкыр инде, илебездә 8 июльдә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Аның Христиан дине изгеләре Петр һәм Феврони көнендә үткәрелүе дә юкка гына түгел. Бу парларның исеме тарихка тугрылык һәм ныклы мәхәббәтләре белән кереп калган. Әлеге көнне матур бәйрәм итеп уздыру елдан-ел зуррак колач ала. 25 елдан артык бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәп, республика-шәһәребез тормышында актив катнашкан парларга Россия Федерациясенең «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә шул көнне тапшырыла. 

Ел саен әлеге тантананы ЗАГС шәһәр идарәсе «Казан» гаилә үзәге янында уздыра иде. Быел ул мәйданны футбол җанатарларына биргәнгә, «Әкият» курчак театры янындагы Чәчәкләр фестивале паркында үткәрделәр. Бу халыкта тугрылык символы – ромашка көне дип тә аталып йөртүче бәйрәмнең ямен тагын да арттырды. Тантанага чакырылган христиан һәм ислам дине җитәкчеләре гаиләнең кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтәге роле турында берсен-берсе уздырып аңлаттылар. Әйе, диннәрнең барысы да кешеләрнең гаилә булып яшәүләрен хуп күрә. Хәтта Мөхәммәд (с.г.с.) үз хәдисләрендә дә: «Кем гаиләсенә иң яхшы мөнәсәбәттә – сезнең арагыздан иң яхшысы шулдыр», – дигән. Аннары әлеге сүзләрнең чынлыгын раслап, мәхәббәткә һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтеп, сәхнәгә бер-бер артлы матур парлар күтәрелде. Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллина – 44, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм һәм Резедә Сәфәровлар – 32, Мөхсинә һәм Роберт Гатауллиннар, 63 ел тату гомер итеп, гаилә корабын җил-давылларда да исән-сау саклап кала алганнар. Роберт ага – сугыш ветераны, Мөхсинә ханым – укытучы. Үзләренең ике балалары янына тагын ике ятимне дә алып тәрбияләгән мәрхәмәтле җаннар. 

Сәфәровлар да туган телгә һәм милләткә мәхәббәтне кызларына да бирә алганнар. Клара һәм Никита Байматовлар, ак халатлы гаилә Лүзия һәм Ренад Фәйзуллиннар – алтын туйларын оныклары белән онытылмаслык итеп үткәргән бәхетле парлар. Табиблар династиясен хәзер ике яшьлек оныкчык дәвам итәр дип өметләнә Фәйзуллиннар. Ә менә эшче һөнәренә тугры калып, гомерләре буе заводта эшләүче Клавдия һәм Владимир Игнатьевларны бу гомер бәйрәме якын киләчәктә көтә. Алар да тиздән алтын туйларын бәйрәм итәргә җыеналар. Ольга һәм Андрей Терентьевларның гаилә стажы – 27 ел. Айсылу һәм Игорь Когдашиннар – берничә ел рәттән «Ел эшмәкәре» конкурсы лауреатлары. Хатирә һәм Заһит Мәрдәшиннарның да гаилә стажы – 40 ел. Бу гаилә, сугышта хәбәрсез югалган солдатларны эзләп табу һәм исемнәрен кайтару буенча зур эш башкарган өчен, Россия оборона министрлыгы медале белән дә бүләкләнгән. 

«Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре» дигән конкурс җиңүчеләрен дә шул сәхнәдә котладылар. Башкалабызның дус-тату гаиләләре спорт, интеллект һәм сәнгать буенча ярыштылар. 
Һава торышы да бик үзенчәлекле иде ул көнне: нәкъ тормышның үзе кебек – болыты да, кояшы да булды. 
«Яңгыр түгел, таш яуса да, ут капса да, су басса да, аерылмас безнең йөрәкләр, без булырбыз гел бергә!» – дип, эре тамчыларга исләре дә китмичә селкенми дә утырган бу парларны күргәч, куркытырга уйлаган яңгыр да, җиңелгәнен аңлап, бер-ике сибәләп тынып калды. Тантанадан: «җәмгыятебенең нигезе булган гаиләнең дәрәҗәсен арттыра, аның ролен үстерә торган мондый чаралар ешрак үткәрелсен, аны күбрәк яшьләр күреп үрнәк алсын, матур гаиләләр, бәхетле балалар күбрәк булсын иде!» – дип таралыштык. 

Редакциядән. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр арасында газетабыз хезмәткәре, балалар шагыйрәсе Йолдыз һәм Сирин Шәраповлар гаиләсе дә бар. Коллективыбыз һәм күп санлы укучыларыбыз исеменнән, аларны һәм барлык бүләкләнүче гаиләләрне ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә исәнлек-саулык, бәрәкәтле, озын парлы тормыш телибез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    чын күңелдән тәбрик итәмен, Сирин абый бн Йолдыз апа гаиләсен! Аларның гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр ул!

    Мөһим

    loading
    2
    X